Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Барлыгы 9617 тонна бөртеклеләр җыелган
29 июльгә урып-җыю эшләре 6713 гектарда башкарылган (планга карата – 22,2 процент).
Шулардан көзге арыш – 4441 (58,5 процент), көзге бодай – 490 (51 процент), арпа – 866 (7 процент), солы – 363 (14 процент), борчак 553 (77 процент) гектарда суктырылган.
Барлыгы 9617 тонна бөртеклеләр җыелган. Уртача уңдырышлылык – 14,3 центнер.
Иң күп уңыш “Наҗар“, “Сарсак-Омга“, Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Салагыштан Марат Мөхәммәдиев хуҗалыкларында. Аларда һәр гектардан 20 центнердан артык бөртеклеләр суктырыла.
Әгерҗе районы – уңдырышлылк буенча республикада 29нчы урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев