Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда иң күп сөт савучы һәм иң яхшы бозау караучыны ачыкладылар

“Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге быел терлекчеләр арасында “Иң күп сөт савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгеләре игълан иткән иде.

Аның шартлары буенча бәйгегә нәтиҗә һәр ай саен ясала. Шушы көннәрдә февраль ае җиңүчеләрен ачыкладылар.

“Иң күп сөт савучы“ – мегафермадан Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА. Ул узган айда 68 мең кило сөт сауган.

Мегафермадан Айсинә СӘХӘБИЕВА һәм Варкләд-Бодьядан Надежда ТИМБЕКОВА февраль аендагы эш нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы бозау караучы“ исеменә лаек булдылар. Айсинә Сәхәбиева карамагында 82 баш өч айга кадәрге бозаулар. Ул тәүлеклек артымны 1050 граммга кадәр җиткергән һәм малларның баш санын саклап калган.

Надежда Тимбекова 60 бозау тәрбияли. Тәүлеклек артым 942 грамм тәшкил иткән. Яшь бозауларның үлем очраклары булмаган.

Бәйгедә җиңгән терлекчеләргә “Нәүрүз“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев премияләр тапшыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев