Сарсак-Омгадагы “Хәсәнов“ крестьян-фермерлык хуҗалыгы – район буенча иң күп сөт савучылар рәтендә
Бары алга барырга кирәк
Бүгенге көндә әлеге хуҗалыктан көн саен 3600 кило сөт Хөкүмәткә озатыла. Бу – бер сыердан уртача 20 кило сөт савыла дигән сүз. Хуҗалык – сөт саву күләме буенча “Нәүрүз“ ширкәте карамагындагы мегафермадан кала икенче урында.
ШӘҺӘРДӘН – АВЫЛГА
“Сарсак-Омга“ хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән 2020 елдан фермер Марат ХӘСӘНОВ шөгыльләнә. Ижауда туып-үссә дә, бу ир-егет өчен Әгерҗе районы ят түгел. Аның тамырлары Тәбәрле, Иж-Бубый авылларына барып тоташа. Авыл хуҗалыгы өлкәсе дә яхшы таныш егеткә. Чөнки ул күп еллар итчелек белән шөгыльләнгән. Мал асраудан да туктамаган.
Эш белән еш кына Әгерҗе районында да булырга туры килгән.
– Бирегә килгән саен диярлек “Сарсак-Омга“ хуҗалыгы җитәкчесе Разиф Харисов белән очраша идек. Әңгәмәнең үзеннән-үзе авыл хуҗалыгы тармагына барып тоташкан чаклары да күп булды, – ди Марат.
Ел ярым элек Разиф Гатуф улы Маратка “Сарсак-Омга“ хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән шөгыльләнеп карарга тәкъдим итә. Егет ризалык белдерә. Әмма башта уе эшләп карау гына була...
СЫЕРЛАР ТУЛЫСЫНЧА АЛЫШТЫРЫЛА
Әлеге хуҗалыктагы сыерлар янына Марат Фидаил улы Мәскәү өлкәсеннән 50 баш сыер алып кайта. Терлек азыгы белән Разиф Харисов ярдәм итә.
– Гомумән, эш башлаганда ул төп ярдәмчем булды. Хәзер дә авыл хуҗалыгы тармагында зур тәҗрибәсе булган остазым миңа һәрвакыт алтын киңәшләре белән булыша, – ди Марат рәхмәтле булып.
Сөтне тапшыру буенча бернинди киртәләр булмаса да, баштагы чорда лейкоз авыруы белән көрәш, малларны көтүгә чыгару, аларның баш саннарын арттыру, белгечләр, эшчеләр саны җитмәү буенча проблемалар була әле. Аларны да хәл итү юлларын таба фермер.
Тора-бара фермадагы 150 баш сыер алыштырыла. Шулай итеп, лейкозлы маллар тулысынча бетерелә. Алар урынына Муром, Ярославль өлкәләреннән сөтлебикәләр кайтартыла. Җәй көне малларны көтүгә чыгаруны да оештыру юлын табалар. Акрынлап кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә.
Хәзер фермада барлыгы 200 баш сыер бар. Алар биш сыер савучыга бүленгән. Шуларның дүртесе – Наталья Байматова, Галина Касьянова, Елена Павлова, Надежда Яковлева – төп савымчылар. Татьяна Яковлева кирәк чакта аларны алыштыра, ярдәм итә.
– Барыбыз да – күпьеллык эш тәҗрибәләре булган сыер савучылар, – ди Галина Касьянова. – Мәсәлән, миңа 54 яшь. Гомеремнең күп елы фермада маллар арасында узды. Дөрес, эштән туктап торган вакытлар да булды. Әмма өйдә ятканга беркем дә түләми бит. Эшле булу – үзе зур бәхет. Фермада да элек белән бүгенгене чагыштырып булмый инде. Хәзер эш күпкә җиңелрәк.
Чынлап та, сөт торбалар аша үтә, терлек азыгын трактор белән кертәләр, төнге һәм көндезге каравылчылар азыкны малларның алдына этеп торалар. “Бу – бик зур ярдәм“, – диләр сыер савучылар.
Тәҗрибәле сыер савучы Галина Фроловна таналар өйрәткән. Хәзер аларның актив бозаулау чоры башланган.
Ә Наталья Байматова, хезмәттәшеннән шактый яшь булса да, аның да стажы 15 ел тәшкил итә икән инде.
– Башка хезмәттәшләремнеке кебек үк минем дә 48 сөтлебикәм бар. Эшкә көн саен иртәнге сәгать 4тә киләбез. Биштә сава башлыйбыз. Кичке эш сәгать 4тә башлана. Берьюлы өч аппарат белән эшләгәч, сыер саву әллә ни озакка сузылмый, – ди ул.
Айга бер тапкыр контроль савым уздыралар. Без барган көнне дә ферма мөдире Владимир Осипов бик җентекләп әлеге эшне башкара иде. Күп еллар юл хуҗалыгында эшләсә дә, аны да язмыш фермага алып килгән. Акрынлап биредәге эш серләренә өйрәнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев