Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» унберенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК оештыра.
Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында яшь комбайнчыларның 2019 елгы уракны ничек алып барулары турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын уздыру һәм аңа йомгаклар ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан булыр дип планлаштырыла.
Яшь комбайнчылар кырларда башкара торган эшләрне «Россия-1» һәм «Россия 24» каналларында (http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/) авторы да, алып баручысы да Дмитрий Второв булган «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак.
Мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев