Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге алуны төгәлләделәр

“Агро-Престиж“ ширкәтенең “Уразай“ бүлекчәсе басуларында дүшәмбе көнне бәрәңге алуны төгәлләделәр.

463 гектардан 10500 тонна икенче икмәк җыеп алынган. Бу – гектардан 226 центнер дигән сүз. Шәхси хуҗалыклардагы кебек үк, “Уразай“ бүлекчәсе басуларында да икенче икмәк уңышы мулдан быел. 

  • Мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуда комбайнчылар Василий Петров, Владимир Васильев, Валентин Васильев, Виталий Шуматов, Марат Асылмәрданов көнне төнгә ялгап эшләделәр. Аларга ярдәмгә килгән Арча механизаторы Яхъя Габидуллин һәм аның ярдәмчесе Алмазга да рәхмәттән башка сүз юк. Бәрәңгене басудан ташу өчен КамАЗлар белән беррәттән шәхси машиналар да җәлеп ителде. Уңышны  алганда һава торышы да бик яхшы торды. Шуңа бернинди тоткарлыкларга да юл куелмады, – ди баш агроном Рифат Халматов.

Красный бордагы саклагычка җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы бәрәңге орлыгы салынган, сатарга да сайлап куелган.

  • Саклагычта эшне тиешле итеп оештыруда аның җитәкчесе Миңнефатыйх Хөснетдиновның тырышлыгы зур булды, – ди “Агро-Престиж“ ширкәте директоры Айнур Кашапов. – Аның җитәкчелегендә эшчеләр бәрәңгене чүп-чардан арындырдылар. Күмәк көч белән саклагычка 9000 тонна икенче икмәк салынды. Сүз уңаеннан: биредә эре бәрәңгене килосын 7 сумнан сату да оештырылган бүген. Теләгән кеше складка мөрәҗәгать итә ала.  

Башка еллардан аермалы буларак, быел Уразайда үскән бәрәңге ширкәтнең башка бүлекчәләрендәге амбарларга, Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына да озатылды.

  • Амбарларга кайтартылган бәрәңгене сортларга аерып капчыкларда тутыруда ярдәм иткән һәр кешегә олы рәхмәтебене җиткерәбез. Өмәләрдә актив катнашкан предприятие коллективларына да зур рәхмәт, – ди ширкәт директоры Радик Мәүлиев.

Җитәкче шулай ук “Агро-Престиж“ ширкәтенә күптән түгел генә җитәкче итеп билгеләнгән Айнур Кашаповның эшеннән дә канәгать.

  • Һәркем белән уртак тел таба, эшләгән кешене үсендерә дә белә, – ди, мактап. 

Менә шулай уртак көч һәм тырышлык белән бәрәңгене урнаштырып та бетергәннәр инде. Ширкәт хезмәтчәннәре икенче икмәкне Чаллыда, Әгерҗедә узган ярминкәләрдә тәкъдим итәләр. Бу атнада Әгерҗедә узачак көзге ярминкәдә дә сатып алырга мөмкин булачак Уразай басуларында үскән бәрәңгене.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев