Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уразай бәрәңгесе Казахстанга кадәр китә

Һәр гектардан 225 центнер

Узган ел Красный борда урнашкан бәрәңге саклагычның бер бүлегендә янгын чыгып шактый гына зыян килгән иде. Шунлыктан моңа кадәр ел саен 450 гектарда утыртылган икенче икмәкнең мәйданын быел шактый гына киметкәннәр. Барлыгы 150 гектар мәйданда гына утыртылган ул. 

–    Агроном Рифат Халматов җитәкчелегендә бәрәңгене барлык тиешле агротехник таләпләрне башкарып үстердек. Шуңадыр, уңышы да сынатмады, – ди идарәче Михаил Тихонов. 

Икенче икмәкне җыярга 30 августта керешкәннәр. Хәзер инде басуның күп өлеше бушап калган. “Һава торышы яңгырсыз торса, бер-ике көндә бәрәңге алуны төгәллибез“, диләр кыр уңганнары. 

Бәрәңге игү комбайннарын күп еллар инде тәҗрибәле механизаторлар Марат Асылмәрданов, Владимир Васильев, Валентин Васильев, Виталий Шуматов иярлиләр.

–    Бу комбайннар агрофирмада бәрәңге утырта башлаган 2006 елда кайткан иде. Егетләр үз техникаларын күз карасы кебек саклыйлар. Бәрәңге алырга чыкканчы тулысынча ремонтлаганнар иде. Хәзер вак-төяк ватылулар булганда запас частьләр белән дә, үзебез дә булышабыз, – ди Михаил Елисеевич. 
Комбайннар алган икенче икмәкне КамАЗларда складларга ташу  Владимир Исанаев, Александр Блохин, Рәмзил Гәрәев, Альберт Галиуллинга һәм кызу чорда шәхси КамАЗы белән ярдәм итүче Нурсаяф Закиров техникасында эшләүче Петр Тоюшевка йөкләнгән. Әбүдәр Мәҗитов бәрәңге уңышы җыелган мәйданнарны эшкәртә. 

КамАЗ шоферы Федор Красноперов белән МТЗ-82 тракторын иярләүче Радик Красноперов бәрәңге саклагычта эшлиләр. Алар транспортер аша төялгән вак бәрәңгеләрне урнаштыралар һәм чүпләрне түгәләр. 

Кызу эш чорында бәрәңге саклагычта хезмәт куючыларның да тын алырга вакытлары юк. Коллективтагы 34 кешенең күбесе биредә эшли. 

–    Бер ай дәвамында эш ике сменада алып барыла. Беренче сменада – даими, икенчесендә сезонлы эшчеләр, – ди склад мөдире Миңнефатыйх Хөснетдинов. 
Бәрәңгене эре-орлыкка, вакка һәм чүпләргә берьюлы аеручы транспортер янында унга якын эшче эшне контрольдә тотып, ана бәрәңгеләрне, чүпләрне җыеп баралар. Светлана Семенова, Юлия Семенова, Альбина Емельянова, Татьяна Симекеева, Евгения Аймурзина, Алексей Ишкулатов, Юрий Шугаров биредә беренче сезон гына эшләмиләр икән. 

–    Иртән сәгать 7дә автобус алып китә. Сәгать 3тә эш тәмамлана. Төшке ашны биредә ашыйбыз, – диләр алар. 

Алар арасында яше буенча иң өлкәне – Светлана Семенова. Ул бәрәңге утыртыла башлаган 2006 елдан бирле биредә хезмәт куя. 

–    Эшебез җиңел түгел. Көнозын аягөсте эшләргә туры килә. Басудан көн саен кайткан 160-180 тонна бәрәңгене урнаштырып бетерү ике смена эшчеләренә йөкләнгән, – ди Светлана. 

Аның ире дә биредә хезмәт куя, эшчеләр йөртә. Ирле-хатынлы эшләүче тагын берничә пар бар биредә. Аларның барысының да теләге бер: хезмәт хакы вакытында бирелсен иде. 

–    Күбебезнең мәктәп яшендәге, студент балалары бар. Аларны ничек укытырга? Без әле бары июнь ае өчен генә хезмәт хакы алдык, – диләр алар. 

Андрей Семенов биредә ике төрле эш башкара. Башкалар кебек үк транспортерда да эшли, оператор да ул. Пульт ярдәмендә бәрәңгенең тиешле биеклектә өелеп барылуын, транспортер “кулы“ның хәрәкәтләнүен контрольдә тота. 

–    Бәрәңге өемнәрен өч метр биеклектән арттырмыйбыз. Транспортер “кулы“ белән өелә торган бәрәңге арасы 30 сантиметрдан артык булмаска тиеш дигән таләпне дә катгый үтибез, – ди Андрей. 

Әнә шулай уртак көч белән 450 тонна эре, 360 тонна – эре-уртача, 240 тонна вак бәрәңгене складларга урнаштырганнар. 700 тонна орлык бәрәңгесе киләсе елга утырту өчен әзерләнгән. 

–    Алдагы елга бәрәңге утырту мәйданын 200 гектарга кадәр җиткерү теләгебез бар, – ди Михаил Тихонов. 

Ә хәзергә алар Уразай басуларында үскән “Ароза“ һәм “Зекура“ сортларын ярминкәләрдә саталар, килеп алучылар да бар, диләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев