Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Бәзәкә фермерына чәчү вакытында туганнары һәм дуслары ярдәмгә килә

Яңа Бәзәкәдә фермер Раушан ХИКМӘТУЛЛИН язгы кыр эшләрен аеруча көтеп ала. “Күңелне һич кенә дә тыеп булмый, басуга ашкына“, ди ул.

 

Әнә быел да “Яңавыл“ бүлекчәсе басуларында тракторлар гөрелтесе ишетелә башлагач та, җиргә алтын бөртекләр салу турында хыяллана башлаган ул.

  • Чәчү күп булса бер атналык эш инде ул. Әле соңрак, чүп бераз баш калкыткач та җирне эшкәртеп чәчәргә була. Юк инде, ашкынган күңелне басармын димә, – дип елмая Раушан.

Бу атна башында җиң сызганып эшкә керешкән ул. Һәр елдагыча, ярдәмгә туганнары, дуслары килгән. Баҗасы Илфәр Галиев, җизнәсе Рәмзил Вәлиев, авылдашы Фирдәвес Уразманов, Бакыр Заводыннан Мөдәрис Сәләхетдинов, Марсель Галимуллин белән бергәләп бик күңелле эшлиләр. Җир-су кибүгә тырмаланган туфракны тагын бер кат культивацияләгәннәр. Аннан гәрәбәдәй сары  бөртекләрне җир куенына иңдерәләр. Артыннан ук катоклап та баралар.

Кызу чорда техника сәгать кебек эшләсен өчен иртә язда аны ремонтлау эшен башкарганнар. Төзекләндерүдә Раушанның әтисе Миргалим абый да зур ярдәм күрсәткән.

  • Әтинең киңәшеннән башка бер эшкә дә тотынган юк. Ул – киңәшче дә, ярдәмче дә, – ди Раушан.

Бу көннәрдә дә Миргалим абыйга хуҗалыктагы эшләрен онытып торырга туры килә. Кырдагылар янында кайнаша ул. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, ярдәм кулын сузарга әзер.

Раушанның 40 гектар мәйдандагы арпа, бишәр гектардагы бодай, солы басуларында чәчү төгәлләнгәннән соң, кызу эш чорында уң кулы булган туганнары һәм дусларының чәчүлек җирләренә күчәләр.

  • Күмәкләшеп эшләү – үзе бәйрәмгә тиң бит ул. Җәмәгатьләребез тәмле ризыклар пешерәләр. Аны басуга алып килеп ашыйбыз. Аннан соң бергә булгач, киңәшләшергә дә бик рәхәт. Берүзең тырмашканчы, йөкне бергәләп тарту күпкә җиңелрәк, – ди Фирдәвес абый Уразманов.

Чәчү беткәч тә бер-берсен ташламыйлар тырыш егетләр. Печән өстендә дә күмәкләшеп эшләүне кулай күрәләр, урып-җыю чорында да бер-берсенә олы терәк алар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев