Әгерҗе районында “Авыл яши“ проекты старт ала
Төп максат - авылларны саклап калу
Татарстанда авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә, төрле эшчәнлекләр алып баруга юнәлдерелгән “Авыл яши – Деревня живет“ пилот проекты старт алды. Иң беренчеләрдән булып ул Әгерҗе, Балтач, Апас, Баулы районнарында эшли башлый. Алга таба аңа башка районнар да кушылачак.
Әлеге проектның асылы турында район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл активы, китапханәчеләр белән узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
– Авылның өстәлләребезне икмәкле итүче, шәһәр халкын туендыручы икәнен бик яхшы беләбез. Ул – туендыручы гына түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау учагы да, – дип башлады үз чыгышын Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев. – Проектның төп максаты да авылларны ничек тә булса саклап калуны күз уңында тота.
Соңгы елларда Россия, Татарстан күләмендә авылларны, фермерлык, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, яңа төр эшчәнлек башлаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән дистәләгән программалар эшли. Әмма күпләр бу турыда хәбәрдар түгел.
– Массакүләм мәгълүмат чараларында яңалыклар турында язылса да, авыл җирлекләрендә җитәкчеләр белән очрашулар вакытында программалар турында хәбәр ителсә дә, эшкә сәләтле авыл кешеләре белән күзгә-күз очрашып сөйләшүләр җитми безгә. Ә бу проект нәкъ менә шуны күздә тотып эшләнгән дә инде, – ди Таһир Галимҗан улы.
– Без кече бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны мәгълүматлы итәргә телибез. Бу алар ярдәм формаларын, нинди консультацияләр алырга һәм иң заманча гамәли технологияләрне ничек кулланырга икәнен белсеннәр өчен кирәк, – дип сүзгә кушылды Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.
Шуңа күрә әлеге программаны гамәлгә ашыруга китапханәләрне дә җәлеп итәләр. Алар ЗУМ формасында узачак укуларның төп мәйданчыгы булачак. Китапханәләр авыл хуҗалыгы тармагына багышланган күрсәтмә әсбаплар, китап-журналлар белән баетылачак. Укулар атнага бер тапкыр район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан оештырыла. Белгечләр, билгеле бер теманы сайлап алып, әлеге юнәлештә эшләүчеләрне, теләге булганнарны чакырып, эшне нәрсәдән башларга кирәк, нинди программаларда катнашу отышлы булачак һәм башкалар турында әңгәмә корачаклар. Темалар күптөрле: балык үрчетү, бакчачылык, кортчылык, гөмбә, җиләк үстерү, итчелек юнәлеше, халык кәсебе...
– Хәзер сезнең алда торган төп бурыч – программа әзерләү, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов. – Ноябрь аенда укуларга старт бирелергә тиеш.
Ә укулар, очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар интернеттагы социаль челтәрләрдә булдырылган “Авыл яши – Деревня живет“ сәхифәләрендә урын алачак.
– Язын Әгерҗе районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсен уздыру планлаштырыла. Без аңа кадәр әлеге пилот проекты өстендә ныклап эшләргә тиеш. Дөрес, авыллар картая, аларда яшьләр юк дәрәҗәсендә. Әмма авылда әле эшкә сәләтле урта буын бар. Төп басымны да нәкъ менә аларга ясарга кирәк, – диде киңәшмәне йомгаклап район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Кечкенә авылларның берсе булган Касайда Алмаз Солтанов берничә ел терлекчелек юнәлешендә фермерлык эшчәнлеге алып бара. / Миләүшә ЯГЪФӘРОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев