Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Алтмыш кешеле авыл яки Мадыкка сәяхәт

“Авыл яшәсә – ил яшәр“, диләр. Әгерҗедән 99 чакрым ераклыкта урнашкан МАДЫК авылына шушы сүзләрнең хаклыгына инану өчен юл тоттык.

 

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Мадык – ХVIII гасыр башында нигезләнгән мари авылы. Авылның исеме 1723 елгы документларда телгә алына. 1917 елга кадәр бу авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, урман эшләрендә катнашкан. Ул вакытта Мадыкта 312 кеше яшәгән. 1992 елда халык саны 116 булган. Бүгенге көндә анда 60 кеше гомер кичерә.

 

ИКЕ РЕСПУБЛИКА ЧИГЕНДӘ

Татарстан белән Удмуртия чигендә урнашкан Мадык авылы
Бима авыл җирлегенә керә. Мадык безне ак чәчәккә күмелеп каршы алды. Алмагачлар, чияләр һәм шомыртлар бик күп биредә. Урам чиста. Мондый күренеш урамда гына түгел, бөтен җирдә: юл буйларында, авылдан читтәрәк элек Кече Мадык урнашкан урында, яшьләр яратып ял итә торган буа янында. Буа дигәннән, алар өчәү биредә. Табан балык тотарга күрше-тирә авыллардан да киләләр икән хәтта. Рәхәтләнеп су коенырга да була. Агачлар ышыгында ял итүе дә бик күңелле.

 

ЭШЧӘН, ТЫРЫШ, ТӘРТИПЛЕ ХАЛЫК

Күпләп сарык асрыйлар биредә. Кәҗә тотучылар да бар. Аларны иртән иртүк авыл башындагы киртәләп алынган берничә гектарлы киң-иркен урынга куып кертәләр һәм кичен генә алып кайталар. Авылдагы алты сыер да – шулар янәшәсендә. Мал көтү проблемасын әнә шулай бик җайлы хәл иткәннәр. Үгезләр, дуңгызлар үстереп ит сатучылар да шактый Мадыкта.

“Россия“ колхозының районда алдынгылар сафында йөргән дуңгызчылык фермасы да шушы авыл янында булган. Хәзер лаеклы ялдагыларның күбесе шунда хезмәт куйган. Биш бала тәрбияләп үстергән Галина Юферова ферма мөдире вазифасын башкарган. Аның улы Алексей Чечня сугышы ветераны булган. Ике катлы зур таш йортта хәзер берүзе гомер кичерә Галина Исаковна.

  • Авылыбыз бик тыныч безнең. Оҗмах бакчасына тиң. Табигать нигъмәтләре бик мулдан. Мин үзем гөмбә җыярга яратам. Җирән гөмбә бик күп була. Халык тырыш, эшчән,– ди хезмәт ветераны.

Чыннан да, авылда эш юк дип тормыйлар, кайдан да булса шөгыль табып, мари халкының уңган-булганлыгын раслап хезмәт куя мадыклылар. Алдынгы шофер буларак Казанда Уңыш бәйрәмендә катнашкан Вячеслав Петашев агрофирмада эшли. Сергей Макаров – “Брус“ җәмгыятенең Әгерҗедәге участогында эретеп ябыштыручы. Надеҗда–Валерий Юферовлар дүрт бала үстерәләр. Йорт хуҗасы вахта белән ерак җирләргә эшкә йөри. Юрий Петряев моңа кадәр “Татэнерго“да оператор булып хезмәт куйган, хәзер Исәнбай кирпеч заводында электрик. Күпләр күрше Бимада эшли: балалар бакчасында, мәктәптә, кибеттә, авыл җирлегендә...

  • Үземнең тракторларым да, тагылма агрегатларым да бар. Андыйлар җитәрлек бездә. Печән әзерләү, бакча эшләрендә бер-беребезгә булышабыз. Күрше авылларга да барабыз, – ди Юрий Петряев.

Мадыкта туып-үсеп читтә гомер кичергән Леонид Юферов лаеклы ялга чыккач Бимага кайтып буш участокта йорт һәм каралты-куралар төзегән. Ә умарталык өчен җирне туган авылы Мадыктан, игезәк сыңары Николай Юферов йорты янәшәсеннән алган.

  • Умарталарым 14 кенә әле, киләчәктә арттырырга уйлыйм, – ди.

Тарихи хатирәләргә бирелеп, җил тегермәне тоткан, кулак дип читкә сөрелгән бабасы Игнат Юферовның йортын Бимага мәктәп итеп күчереп салулары турында да сөйләде ул.

Мадыкта гомер кичерүче, зарлануны, масаюны белмәүче, эшләргә яратучы Макаровлар, Яркеевлар, Ильиннар, Петашевлар, Захаровлар, Петряевлар, Юферовларның һәрберсе турында да бик күп мактау сүзләре әйтергә була...

 

ЗООПАРК – ЯНӘШӘДӘ

“Иртәнге сәгать өчтә сандугачлар сайрый башлый. Аларга кәккүк моңнары кушыла. Җылы көннәрдә бакалар да өстәлеп, “оркестр“ йокыдан уята безне, диләр мадыклылар.

  • Безнең бакча артында буа бар. Тәрәзәдән карап, анда йөзгән кондызларны, су күселәрен карап утырабыз. Кайчакта кыргый үрдәкләр дә очып килә, – дип сөйли Вера Петряева.

Тагын бер “зоопарк“ны күреп, андагы матурлыкка сокланудан әйтер сүз таба алмыйча телсез калдык: түбәдә – койрыгында салават күперенең барлык төсләре балкыган тавис,  агачта – диңгез бөркете, күгәрченнәр, тутый кош Кеша, җирдә – көртлек, байгыш, кызылказ... Бу матурлыкны бухгалтер булып эшләүче Лилия Петряева пластик шешәләрдән ясаган. Искиткеч! Бакчада йөзәрләгән лаләләр үсеп утыручы түтәлләр генә дә дистәдән артык. Петряеваларның абзар тутырып мал асравын да өстәсәң, бу тыйнак авыл ханымнарының осталыгы-булганлыгына таң калырлык. 

 

СПОРТ – ГОМЕРЛЕК ЮЛДАШЛАРЫ

Мари спортчыларының даны күптәннән еракларга таралган. Тугач та баса ахрысы алар чаңгыга. Шуңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урамда таганнар, бокс белән шөгыльләнү өчен ком тутырылган капчыклар эленеп торуын күргәч тә артык гаҗәпләнмәдек. Яшьләр өчен турниклар да бар. Авыл уртасындагы мәйданчыкта укучылар волейбол уйныйлар. Сабантуйларда ярышларда актив катнашалар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-педагогы Евгений Яркеев – Мадыкның горурлыгы.

 

КӨР КҮҢЕЛЛЕ, РӘХМӘТЛЕ

Мадыкта кем белән генә очрашсак та сүзләрен рәхмәт әйтүдән башладылар. Иң беренче чиратта, таш юл өчен. Бимадан Мадыкка кадәр ике чакрымнан артык арага узган ел вак таш җәйгәннәр. Мәктәптә укучы җиде бала да, эшкә йөрүчеләр дә моның өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Авылдагы электр баганалары да яңага алыштырылган. Интернет бар. Телефон – һәр кешедә. Йортлар газ белән җылытыла, су кергән. Атнага ике тапкыр автолавка килә. Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Кар яуганда юллар чистартыла.

  • Мадыкта 31 йорт. Буш йортларның кайберләрен балалары дача итеп тоталар. Сарапулдан һәм Чаллыдан кайтып өй сатып алучылар да бар. Туган авылыбызда рәхәтләнеп, сөенеп яшибез, – дип авылдашларының фикерен белдерде Галина Борисовна.
  • Бездәге һаваны “ипигә май итеп ягып ашарлык“. Сочи да кирәкми, иң яхшысы – туган авылыбыз. Тыныч. Техникабыз урамда “куна“, тиюче юк. – Бу – игезәкләр Николай һәм Леонид Юферовларның сүзләре.
  • Бу авылда халык бик бердәм. Өмәләргә дәшсәң, барысы да чыгалар. Хәтта балалар да читтә калмый. Бима белән Мадык арасын көнгә өчәр тапкыр ураучылар бар. Иртән – укуга, төштән соң – спорт секцияләренә, кичен – клубка. Төшке ашка өйгә җәяү кайтырга да иренмиләр. Авыл тирәсенә агач утырту буенча өмәләр уздыралар. Халкыбыз традицияләренә тугры алар. Җыр-биюгә дә бик осталар. Мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эмма Ильинаны һәм аның зур уңышларга ирешкән укучыларының даны да еракларга таралган. – Монысы – Мадыкта яшәүче һәр кеше турында җылы сүзләр тапкан Бима авыл башлыгы Владимир Шамеевның сүзләре.

Язмабызны “авыл яшәсә, ил яшәр“ дигән сүзләр белән башлаган идек. Таңнан торып алны-ялны белми эшләүче, туган ягын җаны-тәне белән яратучы, халык традицияләренә тугрылык саклаучы мадыклылар кебек илсөярләр барында салаларыбыз яшәр әле...

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев