Авылларда күңелле мәшәкать – каз суяр вакыт җитте
Йолалар сакланмаса да, каз үстерүчеләр бар әле
Авылларда элеккечә зурлап өмәләр уздырмасалар да, каз асраучылар, шөкер, бар әле. Һәр авыл йорт кошларын күпләп тотучылары белән дә үрнәк.
Кырындыда яшәүче Флүс– Физәния ШАМИЛОВлар, мәсәлән, елның-елында 50 баш каз үстереп суялар.
– 1977 елда гаилә корганнан соң, озак та үтмәде башка чыктык. Шул елны ук казлар асрый башладык, – дип искә ала Физәния апа.
Ул елларда авылларда һәр хуҗалыкта диярлек йорт казлары тоту гадәте бар иде. Шамиловларның үзләренең генә дә өч оя казлары булган. Ел саен 20дән артык бәбкә үстергәннәр.
– Җиргә беренче кар төшү белән иң күңелле мәшәкать – каз өмәләре башлана, ул авылда чын бәйрәм рухын ала иде, – ди Физәния апа хатирәләр яңартып.
Хуҗабикә 7 сыйныфта укыганда ук өмәгә йөри башлый. Эшкә оста кызны көн саен диярлек күрше-күлән, туган-тумача каз йолкырга чакыра. “Кулына күз иярми“, дип әйтә торган булалар аның турында.
– Ул вакытта бит каз өмәләре бик матур, әби-бабайлардан калган йолаларны саклап үтә торган иде. Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар, түгәрәккә тезелеп утырып, җырлый-җырлый каз йолкыйлар, үзләре җыр сузалар:
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була...
– Борынгы җырларның күбесен мин нәкъ менә шул өмәләр вакытында отып калдым да инде. Җор теллелеккә дә өлкән апалардан өйрәндем, – ди Физәния ханым.
– Казның эчен алып, пешекләп, калган йоннарын чистарткач, казларны көянтәгә асып елгага төшү мизгелләре иң күңеллесе иде, – дип дәвам
итә хуҗабикә.
Арттан бала-чага “икенче елга казлар күп, ите тәмле булсын“ дип теләкләр теләп җиргә канат сипкәннәр. Ә эш бетүгә каз итеннән пешкән бәлеш, каз мае белән майланган коймак белән сыйланып рәхәтләнеп күңел ачканнар.
Дуслар! Язманы тулысынча газетабызның җомга санына укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев