Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Авылларда кызу урак өсте дәвам итә

Кулны пульста тоту кирәк

Һава торышы яхшы торганда район хуҗалыкларында кыр эшләре тулы көченә дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре өчен аеруча мәшәкатьле чорда “Сарсак-Омга“ ширкәтендә булып, урак өстенең гадәти бер көне ничек узуын үз күзләребез белән күреп кайттык. 

Хуҗалыкны зур организм белән чагыштырсак, аның пульсы хәзерге вакытта берьюлы берничә урында тибәдер кебек тоела. Чөнки бер басуда актив рәвештә терлек азыгы хәзерләү бара, икенчесендә бөртекле культураларны теземнәргә салалар, ә амбарларда ашлык җилләтәләр. 
Туңга сөрү башланган басу буйлап узганда хуҗалыкның ике төп комбайнчысына юлыгабыз. Иван Байкузин һәм Владимир Байков рапс суктыралар. Тәҗрибәле механизаторларның бер-берсен ярты сүздән аңлап эшләүләре читтән дә күренә. Ике комбайн берьюлы бункерларын тутырып килеп туктыйлар да машина шоферына ишарә ясыйлар. КамАЗ шоферы Алексей Чернов машинасын шунда ук ике комбайн арасына китереп тә куя. 

Авыл уңганнары тын алган вакытта без алар белән аралашырга ашыгабыз. Икесенең дә хезмәт стажлары – бер генә дистә ел түгел икән инде. Мәктәп елларыннан ук комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләгәннәр. 

–    Быел уңыш яхшы, эш барышы да канәгатьләнерлек. Көннәр яңгырсыз торганда төнге сәгать 10-11ләргә кадәр эшлибез. Ике тапкыр кайнар ризыкны басуга ук алып киләләр, – дип сөйлиләр. – Хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Безгә тагын ни кирәк? Табында – икмәк, аяк астында туган туфрак булса, шул җиткән. 

Техникага да зарланмыйлар. Владимир Байковның “Вектор“ыын әле узган ел гына алганнар, Иван Байкузинның “NOVA”сын – быел. 

Хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Харисов һәм баш агроном Александр Васильевны да басуда очраттык. Дөрес,  кызу урак өстендә кулны пульста тоту аеруча мөһим шул.  

Төп участокларның берсендә яңгырлардан соң терлек азыгы хәзерләү эшен дәвам итәләр. Үләннәрне икенче кат чабалар. Сенажны басуда ук зур өемгә салырга булганнар. 
Биредә дә эшнең җиренә җиткереп оештырылганлыгы күренә. Һәр эшче үз вазифасын яхшы белә. Василий Павлов үләннәрне чаба. Аның артыннан Василий Никифоров теземнәрне җыеп бара. Дмитрий Витвинов һәм Василий Дмитриев сенажны өемгә ташыйлар. Василий Масленников һәм Алексей Мотырев таптаталар. 

–    Аларның һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Хезмәт сөючән, тырыш алар, – ди җитәкче. 

Хуҗалык хезмәтчәннәренә ел саен авыл халкы да шәхси техникасы белән ярдәмгә килә. Әйтик, Александр Гаврилов – КамАЗы, Олег һәм Александр Тимофеевлар –  пресслы тракторлары белән. Равил Заһидуллинның тракторы исә печән әйләндергеч белән җиһазландырылган. Әнә шулай, бар эшне уртак көч белән башкаралар. 

Төп эшләрнең барышын баш агроном ныклы контрольдә тота. Без иртәнге якта барсак та, ул барлык төп участокларда булырга өлгергән иде инде. 

–    Игеннәрне җыеп алу һәм терлек азыгы хәзерләү белән бергә көзге чәчүгә туфракны әзерләү эшен дә алып барабыз. Быел яңа культиватор сатып алуыбыз аеруча сөендерә, – ди Александр. – Амбарда орлыкка дигән ашлыкны чистарту эшләре алып барыла. Шулай ук ашлыкны сату өчен һәм башка максатларга чистартып куябыз. Әлеге эшләрнең барышы өчен амбар мөдире Юрий Абидин җаваплы. Ул бар җиргә дә өлгерә. Алып кайткан ашлыкны исәпләп тә бара, кирәк икән, ашлык төягечкә дә утыра. 

“Сарсак-Омга” ширкәтендә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 1000 гектарын алып тора. Аларның бер өлеше – пай җирләре. Әлеге мәйданнарга бодай, арыш, арпа, солы чәчелгән. Пай җирләре өчен бик тиздән авыл халкына да бодай һәм терлек азыгы бирә башлаячаклар. 

–    Ел елга охшамый. Ә быелгы җәй муллыгы белән аерылып тора. Терлек азыгы да күп, икмәк тә җитәрлек, – ди Александр. – Тулаем алганда, барысы да яхшы, акрынлап алга барабыз. 

–    Димәк, кышны да исән-имин чыгачакбыз, – дип кушыла Рәзиф Гатуфович. 
Җитәкченең кәефе яхшы икән, эш чыннан да яхшы бара, димәк. 

Фотода: Тәҗрибәле комбайнчылар Иван Байкузин һәм Владимир Байков 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев