Авылны ничек үстерергә яки "Егерме бурыч”
Бима авыл җирлегендә 2020 елга планлаштырылган 20 бурыч актив рәвештә тормышка ашырыла
Яңа ел алдыннан Бима авыл җирлеге белән Эдуард МИХАЙЛОВ җитәкчелек итә башлады. Яңа җитәкче авыл халкы алдына яңа бурычлар куйды. Алар ничек хәл ителә, бүген авыл халкын ниләр борчый? Эдуард Иванович белән әңгәмәбез – шул хакта.
– Эдуард Иванович, сезне районда бик тә эшлекле эшмәкәр, булдыклы җитәкче һәм спорт буенча әйдәп баручы буларак беләләр. Шуңа карамастан, яңа урында эшне башлап җибәрү катлаулы булдымы?
– Дөресен әйтәм: бернинди авырлыгын да тоймадым. Берничә ел җитәкчелек вазифаларында эшләгәнгәдер, бу система миңа яхшы таныш иде. Аннан соң монда барысы да күңелемә якын бит: туган авыл, авылдашларым.
– Ә “Егерме бурыч” идеясе ничек туды?
– Мине билгеләп куйганнан соң депутатларны җыйдым да ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләнеп үтүче тарихи 2020 елда авылның икътисади үсеш планын төзергә тәкъдим иттем. Шул рәвешле, аларның һәркайсы яңа елда нәрсәне тормышка ашырырга теләвен уйлап табарга тиеш булды. Иң мөһиме – әлеге бурычларның тормышка ашардай булуы. Планның исемен дә “Егерме бурыч” дип куйдык. Аңа унтугыз пункт кертелде. Егерменчесен без халык өчен дип калдырдык һәм гражданнар җыенында авылдашларыбызны эшлекле тәкъдимнәр җиткерергә чакырдык. Тәкъдимнәр булды, әлбәттә, әмма пандемия белән бәйле хәл планга төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итте.
– Әйтик...
– Без дүрт төбакара фестиваль уздырырга планлаштырдык. Аларны оештыруда мәктәп, китапханә, мәдәният учаклары катнашырга тиеш иде. Кызганычка каршы, коронавирус аркасында чараны уздырып булмады. Дөрес, әлегә ноябрь аендагы Халыкара бердәмлек көнендә төбәкара этнофестиваль уздыру өметебез бар. Башка фестивальләрдә күрергә теләгән кайбер мизгелләрне дә шунда кушып җибәрергә уйлап торабыз.
Сүз уңаеннан, пландагы бер пункт Бима Мәдәният йорты каршында кунакханә булдыру иде. Безгә Мари Иле, Удмуртия, Казан һәм Татарстаннаның башка шәһәрләреннән кунаклар еш килә. Кунакхнәнең булмавы күп кенә уңайсызлыклар тудыра. Шуның аркасында кайбер чараларны уздырмый калганыбыз да бар.
– Ялгышмасак, халык җыенына кадәр үк пландагы кайбер пунктлар үтәлгән булган инде.
– Әйе, без ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Пеләмеш чаңгы юллары”н уздырырга өлгердек. Ул халык иң күп катнашкан һәм иң зур чыгымлы чара булды. Шунысын әйтергә кирәк, “Егерме бурыч”ка кергән барлык чаралар да иганәчеләр ярдәме белән уздырыла. Аларга үзара салым акчаларының бернинди катнашы да юк.
– “Егерме бурыч” арасыннан кайсы пунктны иң мөһиме дип уйлыйсыз?
– Пеләмештә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл дип уйлыйм. Һәркем дә фронтта катнашкан авылдашларның истәлеген мәңгеләштерүнең изге бурыч булып торганлгын аңлый иде. Шуңа күрә проектлаштыру, һәйкәлне торгызу, бизәү кебек эшләрнең барысын да үзебез башкардык.
– Тирә-якны тәртипкә китерү чараларының кайсында халык аеруча актив катнашты?
– Тулаем алганда, җирлектә тәртипкә китерү эшләре күп башкарылды. Язгы санитар икеайлык кысаларында Күләгәш авыл җирлеге чигеннән алып Исәнбай борылышына кадәр 12 чакрым арада юл буйлары чүп-чардан һәм зур булып үскән куаклардан арындырылды. Элеккеге законлы булмаган чүп урыны тәртипкә китерелде. 1600 электр линиясе баганасы агартылды. Халык Бима елгасы буйларын чистартуда да актив катнашты. Әлеге эшкә гаиләләр белән чыгучылар да булды, кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр бар иде. Бик күп эш башкардык, зур үскән куакларны, корыган агачларны кистек. Елга иркен сулыш алгандай тоелды.
– Аеруча актив ярдәмчеләрегездән кемнәрне атап үтәр идегез?
– Бима һәм Пеләмеш клублары мөдирләре Владимир Корнев, Владимир Осипов, Пеләмештән Валерий Альматов. Алар бер генә чарадан да калмыйлар, һәркайсында катнашалар. Туган авыллары өчен янып-көеп йөриләр. Шулай ук даими иганәчебез, эшмәкәр Евгений Ибраев турында да әйтми мөмкин түгел. Ул безнең якларда туып-үскән. Әтисе үзвакытында Березовка авылына нигез салган булган. Хәзер аннан ташландык зират кына калган инде. Сүз уңаеннан: аны тәртипкә китерү дә “Егерме бурыч”ка кертелгән. Евгений Исаковичның Березовка авылы буасын торгызасы, территориясен чистартасы, баллы үсемлекләр чәчәсе, умартачылык белән шөгыльләнәсе дә килә. Андый актив кешеләргә без дә һәрчак ярдәм итәргә әзер.
– Сезнең тагын бер яңалык кертүегезне беләбез. Ул да булса, урам комитеты рәисләрен билгеләү...
– Әйе, без авыл җирлегендә тәртип саклау кагыйдәләрен бозучыларга каршы чын көрәш ачарга булдык. Урамнарда терлекне һәм кош-кортларны караучысыз йөртү, хуҗасыз этләр белән бәйле проблема, капка алларында төзелеш материалларын өеп кую кебек мәсьәләләрне халык белән тыгыз рәвештә элемтәдә торган хәлдә чишәргә планлаштырабыз. Урам комитетлары рәисләрен депутатлар арасыннан сайламадык. Бу кешеләр – тирә-якны тәртиптә тотуда төп ярдәмчеләребез. Иң активларын йомгаклау җыелышында, һичшиксез, билгеләп үтәчәкбез.
– Беренче карашка, бар да яхшы кебек, эш тә дөрес куелган. Әмма авыл җирлеге башлыгы буларак, борчыган пролемалар да юк түгелдер.
– Май аеннан фермалар бушап калды. Шуннан бирле мин үземә урын таба алмыйм. Агрофирма китте, халык эшсез калды. Берәр эшлекле хуҗа табылып, авыл хуҗалыгын торгызуга алынса, ничек яхшы булыр иде. Яшьләрне калдырасы, авылларның чәчәк атуын күрәсе килә.
Тагын бер теләк. Без үз алдыбызга бурычлар куйдык һәм аларны чишүгә бөтен тырышлыгыбызны җигәбез. Район җитәкчелеге дә, авыл халкының омтылышын күреп, ярдәм күрсәтсен иде.
– Сезнең киләчәктә тормышка ашырырга теләгән башка кызыклы идеяләрегез, зур планнарыгыз барлыгына ышанабыз. Аларны чынбарлык итүдә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев