Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Барҗы-Умга Таҗи Гыйззәт эзләрен саклый

15 сентябрьдә язучы якташыбызның юбилее

15 сентябрьдә татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе, актер, сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тула. Язучының олуг юбилее якынлашканда аның туган авылы Барҗы-Умгага юл тоттык. 

Авылга олы юлдан керүгә Таҗи Гыйззәт урамы каршы ала. Шушы ук урамда берничә ел элек кенә республика программасы буенча салынган Т.Гыйззәт исемендәге клуб гөрләп эшли. Биредә йорт сатып алып, җәйлеккә язучының энесенең кызы Әнисә Гыйззәтова кайта икән. 

–    Абыебызны “дурәтәй“ дип йөртә идек. Еш күрешүләр насыйп булмаса да, Казанга барганда алар фатирына тукталганнар, абый белән кара-каршы утырып әңгәмә корганнар, хатыны – Фирдәвес җиңгәбез пешергән тәмле ризыклар белән сыйланганнар – әле дә күз алдында, – ди Әнисә апа. 
Авылга кайтканда Таҗи Гыйззәт табигать кочагына чыгарга, елга буйларында, таулы урыннарда йөрергә яраткан. “Аның яңадан-яңа әсәрләре тууга Барҗы-Умга табигате һәм кешеләре дә ярдәм иткәндер“, диләр авылдашлары. 

–    Ижауда туып-үссәм дә дурәтәйнең китапларын балачактан яратып укыдым. Мин укыган 20нче мәктәп коридорында аның портреты эленеп тора иде. Нинди зур горурлык бит бу! Хәзер дә аның китапларын кадерле ядкарь итеп саклыйм. Кайткан саен Гыйззәттовларның төп нигезе булган урынга барып белгәннәремне укып кайтам, – ди Әнисә апа.   

Барҗы-Умга клубы каршында эшләп килүче театр төркеме, үзешчән артистлар, ел саен Таҗи Гыйззәтнең туган көнендә якташларының “Чаткылар“ һәм башка әсәрләреннән өзекләрне сәхнәгә куеп, аның сүзләренә язылган җырларны башкарып язучыны искә алалар, авылдашларын сөендерәләр. Быел драматургның юбилее елында да бәйрәм чаралары булачак, диделәр. 

“Безнекеләр“, диләр авылдан чыккан танылган кешеләре белән горурланып барҗыумгалылар. Чаллыда җаваплы вазифалар башкарган, тамырлары әлеге авылдан булган Салих Аитов, 1997 елда мәчет салдырып, зур бүләк ясаган. Хәзер биредә имамлык вазифасын Зөлфәт абый Гатин башкара. Җомга намазларына, дини бәйрәмнәрдә Аллаһ йортына килүчеләр күп, диләр. Салих әфәнденең якын дусты Минегали Гайнетдинов ярдәме белән өч ел элек Барҗы-Умгадан ерак түгел урындагы чишмә, бик тә үзенчәлекле итеп төзекләндерелеп, аңа “Салихҗан“ исеме бирелгән иде. Табигать кочагында утыручы әлеге көмеш сулы чишмә янына зур шәһәрләрдән дә килүчеләр күп, диләр. 

ТР Дәүләт Советында референт булган авылдашлары Раиф Гыйззәтуллин белән дә горурланалар. Әнисе әлеге авылныкы булган Ижау эшмәкәре Венера Образцовага да бик рәхмәтле барҗыумгалылар. Ул юлларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән. Олы йөрәкле ханым авылдашларын җыеп Коръән ашлары уздыра, һәрдаим мәчеткә ярдәм итеп тора икән. 

Әлеге авыл кешеләре хезмәт сөючән, бик тә киң күңелле, бердәмлекләре белән аерылып торалар. Азат–Рәфисә Әскәровлар, Өлфәт–Зәмфирә Моратовлар, Рамил–Әлфия Шәймөхәммәтовлар, Илсур–Гөлүзә Тимергазиннар – авылда иң күп сыер һәм терлек асраучылар. Биредә районда беренчеләрдән булып фермерлык эшен оештырган Тәлгать Муллахмәтов та яши. Әле хәзер дә җирдә бөртеклеләр үстереп, печән хәзерләп, мал-туар асрап гомер кичерә авыл уңганы. Гомере буе Кичкетаң авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рамилә Хикмәтуллина – авылдашларын борчыган проблемаларны хәл итүдә башлап йөрүчеләрнең берсе. Гомумән, биредә бик актив, сәнгатькә гашыйк халык яшәгәнлеге шуннан да күренә, алар юк кына сәбәпне дә бар итеп бергә җыелалар, рәхәтләнеп ял итә, күңел ача беләләр. Клуб мөдире Алсу Дәүләтшина да өлкәннәрнең тормышын җанландырырга тырыша. Аның тырышлыгы белән әледән-әле төрле һәм эчтәлекле бәйрәмнәр уза, төрле түгәрәкләр эшли. 

Авылда республика программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пункты да төзелгән. Биредә Кичкетаңнан килеп хезмәт куючы шәфкать иясе Гөлсәрия Мулланурованы мактап туялмыйлар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер, диләр аның турында. 

Барҗы-Умгада бер шәхси кибет эшли. Атнага бер тапкыр райпоның автолавкасы килә. 

–    Узган ел биредә “Чиста су“ программасы буенча эш башланган иде. Быел әлеге эш дәвам итә. Биредә тиздән су чистарту корылмасы урнаштырылачак. Бу республикада беренче “карлыгач“ булачак, – ди Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев. 

Күп кенә авылларга хас булганча, Барҗы-Умгада яшәүчеләрнең дә күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Биредә 75 кеше гомер кичерә, шуларның 50се – пенсионер. Хезмәт яшендәгеләр – 35. Мәктәп яшендәге җиде бала бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юк. 

Авылның иң өлкән кешеләренең берсе – Нәзирә Саттарова. Аңа 88 яшь. Нәзирә апаны чын мәгънәсендә, “аяклы энциклопедия“ дип атарга була. Барҗы-Умгада туып-үскән Нәзирә апа аның үткәнен, кешеләрен бик яхшы белә. 

–    Авылыбыз мәдрәсәле буларак та данлыклы булган. Без кечкенә чакта авылы зур, халкы күп иде. Башлангыч классларда икешәр сыйныфта 30ар бала укыдык. Мин үзем 14 яшемдә Алабуга педагогия училищесына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап 30 елдан артык авыл һәм күрше-тирә авыллардагы балаларга белем бирдем, – дип искә ала Нәзирә апа. 

Авылдашы Мәсгутькә кияүгә чыккач биш балага гомер бүләк итәләр алар. Ире күптән гүр иясе инде. Балаларының барысы да Ижау шәһәрендә яшиләр. Нәзирә апа картлыгын ялгыз уздырса да, моңаерга вакыты юк аның. Биш баласы, 13 оныгы, алты оныкчыгы – туган нигездә көтеп алынган кунаклар. Нәзирә апа үзе дә “хәрәкәттә – бәрәкәт“ дип яши. Җәен җиләккә йөри, бакчада эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, ветеран педагог – авылда иң күп матбугат басмаларын алдыручы. “Әгерҗе хәбәрләре“, “Шәһри Казан“, “Акчарлак“ һәм башка газеталар килү белән бер хәрефен калдырмый укып чыгам, ди. Китапханә юлына да тузан төшерми ул. Клубта узучы чараларда да актив катнаша. 

Авыл җирендә мал асрап, бакча үстереп яшәгән кешегә үз техникаң булу – зур бәхет ул. Ильяс Тимергазинга да моңа кадәр бакча эшкәртергә һәм башка эшләрдә башкалардан ярдәм сорарга туры килгән. Ә хәзер ул авылдашларына үзе булышырга әзер. Аның узган кышта җыйган мини-тракторында печән ташырга да, бакча эшкәртергә дә була. Әлеге техниканың моторы – мотоблокныкы, тартмасы “Ока“ автомобиленеке, “күперчеге“ “Жигули“ныкы икән. Ике атна эчендә оста куллары әнә шундый могҗиза тудырган. 

–    Моңа җир эшкәртү өчен сабан да, бәрәңге өйдергеч тә, печән чапкыч та тагарга була. Тракторлы булу кул эшләрен күпкә җиңеләйтте, – ди оста. 
Алтын куллы ир-егет турында авылдашлары “кулибинчы“ дип дөрес әйтәләр икән. Ильясның тракторы гына түгел, үзе ясаган утын яргычы да бар. Оста пилорамын да үзенә җайлап эшләгән. “Иж-Планета“ мотоциклы моторын мотоблокныкына алыштыруына да һич үкенми ул. Бу бензинга бик зур экономия, ди Ильяс. Хәзер 250 чакрымга нибары 1,5 литр бензин сарыф ителә икән. 

Ильясның тагын бер яраткан шөгыле турында әйтми булмый. Ул агачтан бизәкләп бик матур урындык-өстәлләр ясый.   

–    Якташ шагыйрь Чыңгыз ага Мусин безнең авылга багышлап “Барҗы-Умга“ исемле шигырь язган иде. Анда мондый юллар бар:
Һәр төбәкнең үзенә хас
Җәйләре бар, көзләре бар.
Барҗы-Умга якларында
Таҗи Гыйззәт эзләре бар.
Якташларның хәтерендә
Сагыну, сагыш сүзләре бар...

Әгерҗе районының капкасы булган Кичкетаң авыл җирлегенә керүче авылыбыз Барҗы-Умгада, әнә шулай, күренекле якташларыбызның эзләрен саклап, өлкән авылдашларның традицияләрен дәвам итеп, аларны яшь буынга тапшырып яши алуыбызга сөенәбез. Без авылны яратабыз. Иң мөһиме, читкә китеп төпләнгән яшьләрнең дә Барҗы-Умгабызга кайтып йөрүләрен телибез, – диде саубуллашканда авыл активисты Рамилә апа Хикмәтуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев