Бай тарихлы авылым – җырлы-моңлы Салагыш
Авыл музеена быел 40 ел
Безнең авыл турында җыр бар. Кайсы авыл турында юк инде җыр дисезме? Анысы шулай. Безнең авыл турында да җырлар күп: авылдаш-һәвәскәрләр, якташ-үзешчәннәр язганнары, авылда яшәүчеләр, авылдан китеп, аны сагынып яшәүчеләр иҗат иткәннәре... Ә монысы! Монысын мин авылыбызның гимны дип йөртәм. Аның авторлары да бит – шагыйрь Мостафа Ногман һәм композитор Рөстәм Яхин. Рөстәм Яхинның Татарстан гимны авторы икәнен беләсез һәм сез минем белән килешерсез дә: “Салагыш болыннары” җырын Әгерҗе районы, Салагыш авылының гимны дип атарга мөмкин. Аның беренче башкаручысы һәм озак еллар җырлаган җырчы Рафаэль Ильясов булды. “Күңел түренә урнашкан җыр” дип атый ул аны һәм шул исемдәге мәкаләсендә мондый юллар бар: “1969 ел. Июнь ае. Җәйнең иң матур вакыты. Кама буйларына, сихри гүзәллеккә күмелеп утырган Салагыш авылына яңа җыр килә.
...Бу кичне колхозның биш бригадасында да бәйрәм булды. Чөнки авыл культура йорты сәхнәсе колхозның җирле радиоузелы белән тоташтырылган иде. “Салагыш болыннары” һәр өйгә керде, һәрбер колхозчы белән очрашты, хезмәттә яңа үрләр яуларга чакырып, матурлыкка өндәп яңгырады”. (“Салагыш таңнары” китабыннан).
Зәңгәр Кама буйларында
Салагыш болыннары,
Шунда мәхәббәт юлыбыз
Кушылган урыннары.
Салагыш, Салагыш,
Мин китәмен еракларга,
Авылым, хуш, бәгърем, хуш.
Җыр язылганнан соң, ярты гасырдан артык вакыт үткән. Аның язылуы, беренче башкарылулары инде тарих. Тарих халык хәтерендә, китапларда, музейларда яши. Салагыш авылы тарихы музеенда “Салагыш болыннары” җырының ноталары төшерелгән дәфтәр саклана, композитор Рөстәм Яхинның үз куллары белән төшергән ноталары.
Авыл музееның үзенең дә тарихы шактый зур инде, аңа быел 40 ел. Ә эчтәлеге тагын да баерак. Музейның оеша башлау чоры минем мәктәптә укыган елларга туры килде. Ул вакытта колхозның партия оешмасы секретаре булган, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, авылның мәдәният тормышына кызыклы яңалыкларны кертеп кенә торган Мидхәт абый Исламов башлап җибәргән иде ул эшне. Озак еллар музей җитәкчесе булды, экспонатлар туплау буенча күп эшләде. Гаиләдә истәлекле, авыл тарихында әһәмияткә ия булырдай әйберләрне музейга китерүне сорап, әледән-әле укучыларга мөрәҗәгать иткәләве дә хәтердә. Мидхәт абый вафатыннан соң музейда аның хатыны, укытучы Мәсхүдә апа Исламова эшләде. Гомумән, музейны оештыруда, аны баетуда, танытуда алар гаиләсе зур эшләр башкарды. Музейның хәзерге җитәкчесе Хөснетдинова Хәлимә Муллакай кызы – Мидхәт Шәеховичның бертуганы Гөлсинә апаның кызы. Менә шундый музей хезмәткәрләре династиясе. Мактаулы хезмәт!
Музей тормышы элекке колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан бинада башланып киткән иде, хәзер ул Салагыш мәктәбендә зур гына мәйданны биләп тора. “Их, – дидем, музейга кергәч, аның бай экспозицияләрен күргәч, – аерым бинада, һәр экспозиция аерым бүлмәдә булса, музейның эчтәлеге тагын да яхшырак ачылып, аның байлыгы бөтен барлыгы белән күренер иде!” Монысы хыял инде, теләк. Кем белә, бәлки берәр меценат та табылып куяр әле. Элек булганнар бит, авылда мәктәп тә ачканнар, сәләтлеләрне үз хисапларына укытканнар.
Ә музей, чынлап та, бай! Анда ике меңнән артык экспонат бар икән. Экспонатлар “Алар Ватан өчен көрәште”, “Авыл тарихы”, “Мәктәп тарихы”, “Әдәби туган як”, “Авыл халкының тормыш-көнкүреше”, “Сирәк очраучы язмалар” дигән экспозицияләрдә урын алган. Һәр бүлектә тупланган материалларны айлар буе өйрәнеп утырырга, мәкаләләр генә түгел, китаплар язарга була. Мин бу юлы Бөек Ватан сугышына багышланган “Алар Ватан өчен көрәште” сәхифәсен ныклабрак карадым.
“Салагыш авыл советыннан Бөек Ватан сугышына бер меңгә якын кеше киткән. Музеебызда 600дән артык фронтовикның портреты саклана. Авыл җирлеге советына караган һәр авылның кулдан ясалган Хәтер китабы бар. Музейдагы дәһшәтле сугыш елларына багышланган экспозициядә орденлы авылдашлар, ветеран хатын-кызларга багышланган стенд, сугыш көндәлеге, немец каскасы, фронттан килгән хатлар, командирлар тапшырган Рәхмәт хатлары белән дә танышырга мөмкин. Сугыштан кайткан чемодан да бар”, – ди музей җитәкчесе Х.Хөснетдинова.
Күбесе белән таныштым. Таныштым гына. Әле укып чыгасы, өйрәнәсе, мөмкин булганнарын язмаларда файдаланып, басма тарихка да кертәсе килә.
Сугыш белән бәйле экспонатлар. Менә Янчурин Рәис абыйның фронт көндәлеге, әтисе Шакир абзыйга, әнисе Кафия әбигә сугыштан язган, өчпочмаклап җибәргән хатлары. Сугыш чынбарлыгын, шул чор кайгы-сагышларын сеңдереп саргайган кәгазьләр. Рәис абый озак еллар мәктәптә география укытты. Кайбер темаларны аңлатканда, сугыш истәлекләрен җор тел белән, кызык итеп кенә кушып җибәргәли иде. Хәзер инде Рәис абый да, сугыштан әйләнеп кайткан бүтән кешеләр дә бакыйлыкта. Ә без бәләкәй чакларда авылыбызда ветераннар күп иде. Һәрберсенең күңелендә күпме истәлек, күпме тарих булгандыр. Авылыбыздагы сугыш ветераннарыннан иң соңгысы булып Фәхриев Имаметдин Баһаутдин улы вафат булды, 99 яшендә. Музейда Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия президенты В.Путинның котлавы күчермәсе һәм Фәхриева Рима Имаметдин кызы язып алган истәлекләр саклана. Истәлекләрдән күренгәнчә, Имаметдин абый “За Отвагу”, “За оборону Москвы”, “За оборону Сталинграда”, “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнгән булган. Әйтүебезчә, Салагыштан һәм бу авыл советына караган авыллардан Бөек Ватан сугышына меңгә якын кеше киткән, шуларның унсигезе хатын-кызлар, бишесе – Салагышныкы. Әле без мәктәптә укыган елларда аларның өчесе исән-сау, авылда яши иде. Без аларны Мәрьям апа, Фатыйма апа, Фәһимә апа дип йөрттек, митингларда күрә, очрашуларга чакыра идек. Бүтән ветераннар кебек үк, алар да гап-гади кешеләр иде. Әмма һәр гади кеше олы бер шәхес бит ул, һәр гади кешенең күңел дөньясы – олы бер роман. Хәзер бу кешеләрнең биографиясе авыл тарихына языла, истәлекләр – авыл музеенда.
Мин әле балачакка кайтып, әле үзем бу дөньяда булмаган да чорларга сәяхәт итеп, авыл музеенда йөрим. Хәлимә апа сөйли дә сөйли. Бер экспозициядән икенчесенә күчәбез, яңадан әйләнеп кайтабыз. Менә “Әдәби туган як” дип аталганы. Биредә Салагыштан һәм шушы авыл советы җирлегеннән, күрше авыллардан чыккан язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның китаплары, Салагышка багышланган китаплар, мәкаләләр, шигырьләр. Салагыш авыл җирлегенә карый торган Уразай авылы кияве булган Гариф Ахуновның китаплары (безнең якларны тасвирлаганнары, аеруча “Идел кызы”, бигрәк кадерле), шагыйрь Ринат Батталовның һәм башкаларның китаплары бар. Аерым зур бер стенд Юныс Әминов иҗатына багышланган. Монда аның тормышына, иҗатына кагылышлы экспонатлар шактый: китаплары, фотографияләр, документлар, язу машинкасы. Алтмышынчы-җитмешенче елларда сәхнәләрдән төшми уйналган күп кенә пьесаларның авторы булган бу әдип турында драматург Риза Ишморат “Каләмдәш дус турында берничә сүз” мәкаләсендә (1980) болай язган: “Юныс Әминов – чын кеше, чын язучы, салагышлылар аның белән горурлана алалар”. Салагышлылар Юныс Әминов белән дә, әдәбиятта-сәнгатьтәме, бүтән берәр өлкәдәме тырыш хезмәт итеп, матур нәтиҗәләргә ирешкән һәр авылдаш белән горурлана. Галимнәр дә күп чыккан безнең авылдан. Музейда филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Вәҗиева Җамал Гали кызы хезмәтләре, филология фәннәре кандидаты, тел белгече Нуриева Алмазия Хаҗи кызы төзегән дәреслекләр, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Хәбибуллин Фоат Хәмәт улы тапшырган экспонатлар да лаеклы урын тапкан. Биредә тупланган бай эчтәлекле материал белән авылдашларны, укучыларны таныштырып, авылдагы әдәби-мәдәни тормышны җанландырып торуда музейның роле дә зур инде. Авыл бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрүдә клуб, мәктәп хезмәткәрләре белән бергәләп, Хәлимә Хөснетдинова актив эшли, эчтәлекле чыгышлар ясый.
...Менә тагын теге җыр яңгырый. Рафаэль Ильясовның моңлы тавышы җырны күңел күзәнәкләренә кадәр үткәрә.
Күлдә йөзгән аккошларга
Сокланып карап уздык.
Аккошлар мәхәббәтенә
Тиң булсын безнең дуслык.
Җыр тәэсире беләндерме, моңа кадәр игътибарымнан читтәрәк торган тагын бер стендка күзем төште. Матур-матур картиналар. Кайсы рәссамнарныкы микән дип, якынрак барып карасам – үзебезнең авылдашларныкы икән ләбаса. Р.Гайнуллин, Р.Саттаров, А.Хөснетдинов хезмәтләре. Чын талантлар һәрчак янәшәбездә инде.
Музей бай шул. Чөнки авылның тарихы бай. 1929 елга кадәр волость үзәге булган Салагыш. Унтугызынчы гасыр ахырларында авылда өч мәчет, өч мәдрәсә эшләгән. Чыганаклар 1920 елда авылда 3690 кеше яшәгәнлеге турында мәгълүмат бирә. Хәзер авылда яшәүчеләр күпкә әзрәк. Авыл халкының кимүенә анда булган янгыннар (әле егерменче гасыр башында да авылда йөзләгән йортны юк иткән янгын булган), ил кичергән сугышлар да, заманча урбанизация процесслары дә йогынты ясаган. Әмма нәсел җепләре югалмаган бит. Авылдан чыккан кешеләр республикабыз шәһәр- авылларында, илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле илләрдә яши. Япониядә яшәүчеләр турында шактый мәгълүмат бар музейда. Аларның язмышы – үзе бер китаплык тарих.
Унсигезенче гасырның беренче яртысында авыл кешеләренең патшага ясакны алтын акча хисабына кыйммәтле җәнлек тиреләре белән түләгәнлекләре турында документлар, ничәнчедер елдагы (билгесез, тышлыгы юк) халык исәбен алу җурналы кебек бик күптәнге экспонатлар да, авылдашлар кулы белән язылып барган тарих та бар биредә. Егерменче гасыр урталарының кайсы көнендә Салагышта нинди һава торышы булган, кем туган да кем үлгән, колхозчылар нинди эштә булган – Ясәвиев Хәмәт абый көндәлеге бу турыда мәгълүмат бирер. Янчурин Шакир бабай язган истәлекләр революциягә кадәрге һәм совет властеның беренче еллары, шул чор кешеләре турында сөйләр. Тарихка чумасың. Ниндидер ил-империяләрнең тарихына түгел, сәясәт белән йөзгә төрләнгән тарихка түгел, җанга якын авылның, таныш кешеләрнең тарихына. Авыл музейлары менә шуның белән кадерледер дә. Шушы тарихларны музейда туплап, тәртипкә китереп, файдаланырлык итеп тоткан кешеләрнең хезмәте дә зур рәхмәткә лаек. Мидхәт Шәех улы Исламов – музейны оештыручы, хәзер инде авыл халкы хәтерендә хөрмәт белән сакланучы шәхес. Мәсхүдә апа Исламова – озак еллар музей эше белән җитәкчелек итеп, хәзер лаеклы ялда булган хөрмәтле ханым. Хәлимә Муллакай кызы Хөснетдинова – күңел җылысын биреп, яратып эшли торган кеше, музейның бүгенге җитәкчесе.
...Авылга кешеләр кайта тора, китә тора. Һәммәсенең күңел түрендә җыр йөри:
Йөрәгемдә алып китәм
Сине, Салагыш җире,
Чәчәкле болыннарыңа
Кайтып килермен кире.
Биш дистә елдан артык яңгырап, инде авылның гимнына әверелгән җыр бу. Имин бул, авылым. Җырлар язылып, яңгырап, тарихыңа яңа сәхифәләр өстәлеп торсын.
Гөлфәния НӘҖМИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев