Борчулы хат: авыл русча сөйләшә
Авыл – үзендә туганнарның һәм шунда гомер кичерүчеләрнең гомер бишеге. Үсеп, туган яктан читкә китеп, авыл капкасын озакка – гомерлеккә ябучыларның ул – гомерлек таяну ноктасы, сагыну-җирсүе, калебендә булган иманын, кыйбласын, гореф-гадәтен, газиз туган телен саклаучы күңел сандыгы, соңгы мизгелдә кайтып ятар җире...
ТАТАРЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТКӘННӘР
Авылларның иңнәрендәге изге бурычлар зур, җаваплы, бик тә авыр... Шуларның иң әһәмиятлесе – телне саклау. Кайда ничектер, белмим, безнең Исәнбай авылы җәй көне русча “сөйләште“... Һәм әлеге тел мәсьәләсе кулга каләм алырга этәрде.
Мин кечкенә вакытта авылда бер рус кешесе яши иде – Иван абый. Ул озак еллар Мәдәният йортында кино күрсәтте. Без, кинога йөрүче балалар, аңламасак та аның рус телендә сөйләшүен кызыксынып тыңлый идек. Хатыны Мөнирә апа билет сатты. Һәр көнне безне: “Иртәгә “военный” кино күрсәтәбез, балалар, килегез!” – дип озата иде. Ә без, биш тиенебезне учларыбызга кысып, акча булмаса тавык йомыркасы тотып теге “шәп” киноны карарга йөгерә идек.
Шулай еллар үтте, без дә үстек... Авыл халкына ихтирамы көчле булганмы, хатынын яратуы этәргеч бирдеме икән, Иван абый да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Балалары да безнең белән укып йөрделәр.
Еллар үтү белән авылда тагын бер ир-егет – Лёвик пәйда булды. Ялгызы гына яшәгән бу рус егете, авырып дөньялыктан киткәч, зиратның бер почмагында урын алды. Саф татар авылында руслар яшәү, рус телендә сөйләшү шулай сирәк, безнең өчен гаҗәеп сәер күренеш иде... Шунысы да кызык, алар татарча сөйләшергә омтылалар иде. Хәер, нигә гаҗәпләнергә, элек-электән үк күрше мари авылыннан базарга килүчеләр дә авыл халкы белән татар телендә аралашырга тырышкан бит...
ДӨНЬЯ БИРӘ КИРӘКНЕ
Бүген инде хәлләр үзгә, әллә ни булды безгә! Кибет тирәсендә йөрсәң, кичләрен Мәдәният йортына керсәң, кунакка кайтучылар белән авыл кешесе арасындагы гел русча аралашуны ишетеп, колакларны тотып качасы, чәчләрне йолкып кычкырасы килә: “Нишлисез сез, татар балалары?!” Ә бит кунакка кайтучылар да – үзебезнекеләр! Балаларыбызның балалары!
Оныгым белән мәктәп янындагы спорт мәйданчыгына кердем. Җиде яшьлек оныкны балалар белән таныштырып чыгарга иде исәбем. Атынгычта бик чибәр 6-7 яшьлек кыз атына. Аяк астында бер самокат ауный... Мин, оныгыма атынгычка утырырга җайлы булсын өчен, самокатка кагылдым: “Кемнеке бу?” – дип сорадым. “Мой!” – диде теге бала күзләрен зур итеп ачып. Шулвакыт җилкәсеннән ефәк шарфы төшеп китте. Алып бирим инде дип иелүем булды: “Не трогай!” – диде ул. Аптырап киттем. Бу бала да – кемнеңдер оныгы, татар баласы инде... Мәрхәмәтле, шәфкатьле әби-бабасы яшидер авылда... Ий, ник катыра бу нәни күңелләрне шәһәрнең таш диварлары, ник алдый, ник адаштыра? Кем булганын, каян килгәнен әйтә алмас дәрәҗәгә җитә бит бу балалар. Татар теле дигән төшенчә бетеп, туган телне өйрәнгәндә, “синең туган телең нинди“ дигән сорауга җавап бирә алмас балалар үсеп килә. Алар телне каян белергә тиеш, өйдә әти-әни рус телендә аралашкач, иптәшләре рус телендә сөйләшкәч. Алай гынамы соң, быел татар авылындагы спорт мәйданчыгы да русчага күчкән бит! Юк, балалар гына гаепле түгел! Бүген инде авылыбызда бер Иван гына түгел, дистәләгән Нина, Света, Карина, Марина, Кирилл, Михаил, Сергей яши. Авыл картая, буш калган йортларга алыпсатарлар читтән кешеләр алып килеп урнаштыралар. Катнаш никахларның саны арта бара. Шулай булгач яңа туган сабыйларның ана телен белми калуы да бик ихтимал!
Шулардан күреп, ирексездән, Хәсән Туфанның “бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте“ дигән сүзләрен “дөнья бирә кирәкне, татарчалап сөйләшмәскә өйрәтә“, диеп үзгәртәсе килә...
ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУ – ТӨП БУРЫЧ
Ничек котылырга бу ябырылып килүче афәттән!? Милләтебез, тел, гореф-гадәт сагында торучы татар авыллары русча сөйләшә башлау ул – фаҗига! Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, татар баласы үз туган телендә сөйләшә белергә тиеш, өйрәтик аларны, таләп итик! Бер бөек акыл иясе “син үзең татар булып, балаң яки оныгың татар телен белми икән, бу – җинаять!“ дигән. Әлбәттә, җәза каралмаган... Тик безне милли йолаларыбызны белмәгән, дога кыла алмаган балалар соңгы юлга ничек озатыр соң?! Каберләребезне карарлармы, сәдака бирерләрме, догалар җибәрерләрме? Уйланыйк, җәмәгать! Һәркемнең үз туган теле – ана теле бар! Һәркем туган телендә уйлый, сөйләшә, аңлаша белергә, туган телендә елмая, юата, елата алырга тиеш! Безнең татар теле бик шәфкатьле, мәрхәмәтле, сөйкемле, гүзәл, серле бит ул! Саклыйк, яклыйк аны!
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев