Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Бубый мәчете "Мирас" фонды тарафыннан ремонт эшләрен башкару исемлегенә кертелде

Иж-Бубый авыл тарихы музее язмасы

18 апрель - бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне буларак билгеләнеп үтелде. Иж-Бубыйда татар халкы өчен кыйммәтле саналган тарихи һәм мәдәни биналар - тарихи урыннар сакланган. Алар башлыча мәгърифәтче Бубилар һәм иганәче сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановлар тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле. Әлеге биналарны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз.

Иж-Бубый авыл тарихы музее бүгенге язмада мәчет бинасының тарихы белән таныштыра.

XIX гасыр азагында, Иж-Бубыйда шәкертләр күбәеп, җомга намазларында, гает бәйрәмнәрендә халык мәчеткә сыймый башлагач, авылның беренче гильдияле сәүдәгәре Мөхәмәтҗан Әхмәтҗанов зур мәчет салдыра. Ул мәчет бинасының нык һәм матур булуын таләп итә. Мөхәммәтҗан хаҗи бай, эшкә керешкән төзүчеләрнең эленке-салынкы эшләвен күреп, аларны куып җибәрә, икенче осталарны яллый. Ул, төзүчеләр мәчетнең идәнен җәйгәч, тигезлеген тикшереп, алтын акча тәгәрәтеп барган, диләр.

Мәчетне, бүрәнәләрне тип-тигез итеп өеп, борыс араларына дөя йоныннан ясалган киез салып җиткергәннәр. 300 квадрат метр мәйданны биләп торучы Аллаһ йортының уникаль бер ягы шуннан гыйбарәт булган: гадәттә башка мәчетләрдә намаз уку өчен икешәр зал булса, әлеге мәчеттә андый заллар өчәү булып, берсендә намазны гел шәкертләр укыган.

Мәчет 1895 елда салынып (Уфа архивының бер документында 1888 ел дигән дата да бар), 1900 елда тышыннан такта белән каплатыла. Бинаның тәрәзәләре зур, бер залы дүрт тәрәзәле булып, калган икесенә өчәр тәрәзә куела. Бинаның түшәмнәре биек булып, идәннәренә яшел постау җәелә. Баз өлешен дә биек итеп эшләтеп, гыйбадәт кылучыларның эссе көннәрдә намазны шунда төшеп укыганлыклары турында сүз дә бар.

Әлеге мәчеттә бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар имам булып торалар. Алар чорында азанчы (мөәзин) вазыйфасын Җиһангәрәй Әхмәтҗанов башкара.

1905 елда авылда чыккан коточкыч янгын вакытында тулы бер урам янып бетә, мәчетне исә өстенә су сибеп саклап калалар. 1939 елга кадәр ул авылга иман нурын таратып тора. Шул елда, манарасы киселеп, совет учреждениеләре ролен үти башлый. Башта анда яшелчә склады урнаша, соңрак - балалар бакчасы. 1949 елда монда сөяк туберкулезы белән авыручларны дәвалый башлыйлар, соңрак ул балалар үпкә туберкулезы санаториесенең беренче корпусы булды. Бинада баз өлешен беренче кат итеп үзгәртү һәм шунда тәрәзәләр кую да совет чорында башкарылды.

2004 елда санаторий Красный Борга күчерелгәч, бина буш калды. 2007 - 2008 еллар эчендә авылдашыбыз Җәүдәт ага Хәлиуллин тырышлыгы белән мәчетнең түбәсе профнастил белән ябылып һәм тышы буятылып, 22 тәрәзәсенең рамалары яңага алмаштырылды. Шулай ук мәчеткә яңа манара эшләтеп, 2014 елда аның очына алтын йөгертелгән ярымай да куелды.

Бүген мәчет бинасы республикабызның "Мирас" фонды тарафыннан ремонт эшләрен башкару исемлегенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев