Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Девятерняда Гөлүсә Гатауллина әнинең төсе итеп җиләк үстерә

    Көн саен бер-ике чиләк җиләк җыя

    Аларның бакчасына керсәң, башлар әйләнә. Бакчаның зурлыгына да, анда үсүче дистәләгән төр яшелчә, җиләк-җимешнең күплегенә дә хәйран каласың. 

    МИН – ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ
    Шулай дип әйтергә ярата Девятерняда яшәүче ветеран педагог Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА. Балачагы һәм үсмер еллары Әлмәт, Лениногорск якларында узган кызның әти-әнисе бик оста бакчачылар булалар. 

    –    Нефтьче әтием Вәлиулла бик еш кына командировкаларга йөрде. Кая барса да, шуннан җиләк-җимеш үсентеләре алып кайта иде. Ә аларны тәрбияләп үстерү әнием Энҗе һәм без – кызлар өстендә булды, – дип искә ала бәхетле балачагын Гөлүсә апа. 

    Улаклы Чишмә авылында яшәгәндә кул сузымында гына булган урманга йөреп тә күз ачып йомганчы җиләк, гөмбә җыялар. 

    –    Әле дә хәтерлим, авылда берәрсе авырып китсә, әни янына йөгереп килә иде. Әнә шулай, әни туңдырылган, киптерелгән җиләк-үләннәре белән күпме кешеләрне аякка бастырды, – ди Гөлүсә апа. 

    Сүз уңаеннан: алар бүген дә Әлмәт районындагы төп нигезләрен ташламыйлар. Андагы бакчаны әниләре исән чагындагы кебек итеп тоталар. 

    ӘНИНЕҢ ТӨСЕ
    Моннан 45 ел элек Девятерня мәктәбенә юллама белән эшкә кайткан Гөлүсәне язмыш гомерлеккә шушы авыл белән бәйли. Алдынгы шофер Рәфис белән гаилә корып төп нигездә төпләнәләр. 

    Балачакта ук бакча белән “җенләнгән“ кыз, монда да авыл халкын шаккатырып, күпләп виктория, яшелчә үстерә башлый. 

    –    Шул заманнарда ук әнинең “Кардинал“ һәм “Фестивальная“ җиләк сортларын алып кайткан идем. Аларны әнинең төсе итеп әле дә үстерәм, – ди Гөлүсә апа. 

    15 сутый бакчаның күп өлешендә үсүче викториянең унга якын сорты бар. Быел аларның уңышы бигрәк тә күп булган. 

    ТӘРБИЯЛӘҮ СЕРЕ
    –    Күпләр миннән “бу җиләкләрне ничек үстерәсең, серен әйт әле“, диләр. Ә аның сере бик гади. Иртә яздан чәчәк атканчы дүрт-биш тапкыр туфракны йомшартам, төпләрен өям. Ун көн саен әчетеп тирес һәм көл сибәм. Чәчәк аткач, җиләккә тимим, чүбен дә утамыйм, – ди бакчачы. 
    Ә менә җиләк уңышын җыеп бетергәч, мыекларын кисеп, чүбен утап, яңадан туфракны йомшартып куя ул. 

    –    Кайбер бакчачылар көзен җиләкне “кыркалар“. Элек мин дә шулай эшли идем. Әмма соңгы елларда яфрак-сабакларын кисмим. Шуңадырмы, уңышны күбрәк ала башладым, – ди. 

    Быел гына да ул үзләреннән арткан 150 кило җиләкне саткан. Әле хәзер дә бакчасыннан көн саен бер-ике чиләк җиләк җыя. 

    ТУҢДЫРГЫЧ ТА, БАЗ ДА – ТУЛЫ
    Күп кенә хуҗабикәләр кебек, Гөлүсә апа да бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән яши. Бакчада җиләк-җимешнең өлгергән чагы бит. Әнә, кара, кызыл карлыганнар да пешеп килә, кура да кызара башлаган. 

    –    Кайнатманы аз ясыйм. Җиләк-җимешне шикәр комы салып күпләп туңдырам. Күп итеп компот ясыйм. Кыш көне туңдырылган җир, бакча җиләгеннән пироглар пешерәм, – ди Гөлүсә апа. 

    Быел уңдырышлы ел, ди бакчачы. Карлыган-сливалар да, крыжовник-алмалар да, груша-чияләр дә бик мулдан. Барысын да эшкәртеп кенә өлгер! 

    –    Миңа һәр нәрсә мулдан булсын. Үзебездән артканын балаларга, туганнарга күчтәнәчкә өләшәм, – ди ул базындагы һәм туңдыргычларындагы нигъмәтләрне күрсәтеп. 

    ЯШЕЛЧӘЛӘР ДӘ, ЧӘЧӘКЛӘР ДӘ ШАУЛАП ҮСӘ
    Бакчаларында бер генә буш урын да юк Гатауллиннарның. Ишегалларында да – чәчәкләр дөньясы. Һәр чәчәкнең берничә сорты үсә. Яшелчәләрнең дә ниндиләре генә юк! 

    –    Бакча – минем стихия. Иртән йокыдан уянып чыгуга, бакчаны бер кат әйләнеп керәм. Чәчәк-җиләкләрем белән сөйләшәм, – ди Гөлүсә апа.
    Әнә шулай, 62 яшендә дә 15 сутый яшелчә, җиләк-җимеш бакчасын гөл итеп тота ул. 

    –    Үзем генә бу кадәр үстерә дә алмас идем. Янымда ирем – Рәфисем бар. Ул – һәрчак олы терәк, – ди иренә ягымлы караш ташлап. 

    БАРГАН САЕН – БЕР ЧИЛӘК
    Балачактан табигатькә гашыйк ханым урман нигъмәтләрен җыймый түзә аламы соң инде! Быел каен җиләгенә генә биш тапкыр барган. Һәрберсендә мул уңыш белән кайткан. Хәзер бер барганда 9-10 литр җир җиләге җыям, ди. 

    –    Элек әнине авылдашлар “урманга кереп кенә чыга, чиләге тулы була“, ди торганнар иде. Үзем дә аңа охшаган. Җиләк җыярга, табигать белән хозурланырга бик яратам, – ди Гөлүсә апа.  

    Фото Г.Гатауллинаның гаилә архивыннан алынды
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: