Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Әгерҗедә бәрәңге уңышы ничек чыккан?

Көн соравы

Быел җиләк-җимеш тә, яшелчә дә ишелеп уңды. Шулай да бер-ике атна элек яуган көчле яңгырлар бәрәңгегә зыян салды. Күпләр икенче икмәк чери дип зарланалар. Бу хакта үзләреннән сораштырдлык. 

Тихния САДЫЙКОВА, Әгерҗе шәһәре:
–    Без бәрәңгене 9 майда ук утырткан идек. Һава торышы әйбәт чакта, 10 августта алдык та. 6 чиләк бәрәңгедән 48 чиләк уңыш чыкты. Бәрәңге бик эре, вагы юк диярлек. Череге дә бер-ике генә булды. 
Бәрәңге үстерүнең әллә ни сере юк. Өч ел саен участокка тирес кертәбез. Уңышын алганнан соң, бәрәңге, помидор сабакларын, бакчадагы үләннәрне таратып казыйбыз һәм горчица чәчәбез. Бәрәңгене агулап утыртмыйбыз. Колорадо коңгызы күренә башлауга агуны элеккечә өстән генә себерке белән сибеп чыгам.
Быел бакча күршеләребезнең күбесе черек бәрәңге күп чыкты, диләр. Узган яңгырлы елда безнең дә бәрәңге күп черде. Быел алай булмас дип ышанабыз.  

Рәүфә ХӘБИРОВА, Тирсә авылы:
–    Без дә бәрәңгене майда утырттык. 15 июльдә яңа бәрәңгедән авыз иттек. Күпме тырышып үстерсәк тә, кызганыч, быел кышка бер генә бәрәңге дә казып алалмадык. Моннан ике-өч атна элек, аннан соң бер тәүлек тоташ яуган яңгырлар аркасында бакчабыз су астында калды, резин сапоги белән дә кереп булырлык түгел иде. Нәтиҗәдә, бөтен яшелчә черде. Бәрәңге дә, кишер-чөгендер дә, кыяр-кәбестә дә – барысы да әрәм булды. Күршеләребездә дә шундый ук хәл. Хәтта елга тирәсендә яшәүчеләргә дә бу кадәр зыян килмәде. Безнең участоклар түбәнгәрәк урнашкандыр, күрәсең. 
Бәрәңгене юкка гына икенче икмәк димиләр инде. Аннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Рәхмәт туганнарга, танышларга. Безнең хәлләрне ишеткәч, күпләр бәрәңге китерделәр. Шулай булгач, бик төшенкелеккә бирелмибез. 

Рамил РӘХМӘТУЛЛИН, ТР буенча Россельхозцентр идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе:
–    Быелгы һава торышы яшелчә үсеше өчен яхшы булды дисәк тә, бәрәңгегә зыяны тими калмады. Иртә өлгерә торган сортларның күбесе фитофтора белән “чирләделәр“. 
Кайберәүләр бәрәңге сабаклары күптән корыды, кемнәрдер әле яшел дип сөйлиләр. Бу бәрәңге сортына бәйле. Иртә бәрәңге – 50, уртача өлгерә торганнар – 80, соңгылары 90 көндә җитешә. Нинди сортны кайчан алырга кирәклеген интернеттан карап та белергә була. Ни генә булса да, сабагын чапкач, бәрәңгене бер атна казымаска кирәк. Бу чорда ул тагын да ныгый. 
Бәрәңгене алгач та, шунда ук базга кертергә ашыкмагыз. Аны ачык һавада, өсте ябулы урында җилләтү мөһим. Әмма кояш нурлары турыдан-туры төшәрлек булмасын. Кояш ашаган бәрәңгене кулланырга ярамый, аны орлыкка гына салырга кирәк. 

Лилия Зәйнетдинова фотосы
Екатерина САМСОНОВА сораштырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев