Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Җиләкле Чишмә–Парсыда авылдашлар очрашуы узды

Бу юлы туган авыл яңа истәлек тактасы белән дә каршы алды

Матур традиция буенча, быел да майның соңгы шимбәсендә авылдашлар Җиләкле Чишмәгә очрашуга җыелдылар. Бу юлы туган авыл безне яңа истәлек тактасы белән дә  каршы алды.         

Мин – шул авыл  кызы. Балачагым, яшьлегем дә шунда узгангамы, бик кадерле ул миңа. 1969 елда гаиләбез белән Барҗы-Умгага күченсәк тә, туган авылымны искә алмаган көнем сирәк. Менә шул сагынуны басарга, әле ярый, очрашулар бар. Быел да игелекле якташыбыз Тәлгать Муллануров гаиләсе тырышлыгы белән оештырылды ул. Тәлгать кардәшебез, сарык чалып, казанда бик тәмле итеп пылау пешергән иде. Һәркем күчтәнәч белән килде. Мин дә милли ризыгыбыз чәкчәк пешереп алып бардым. 

Быелгы очрашу шунысы белән үзенчәлекле: яшьләр дә, балалар да бар иде. Шулай кирәк тә. Чөнки мондый күрешү чараларының бездән соң да дәвам итүен телибез. Ә без, шушы авылда туганнар, өлкәнәеп барабыз инде. Шундыйлардан быел мин, апам Рәсимә, Тат.Чилчәдә яшәүче авылдашыбыз Рәкыйтҗә катнаштык. Читтә яшәүче якташларыбыз да бар иде. Чаллы, Ижаудан, Удмуртия һәм районыбыз авылларыннан, хәтта Свердлау өлкәсеннән дә кайтканнар. 

Иң элек, Барҗы-Умга авылы имамы Зөлфәт  хәзрәт Гатин әрвахлар рухына дога кылды. Ул азан әйткәндә күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде. Бу минутларда һәркем, авыл зиратында ятучы якынын искә алып, урыны оҗмахта булуын теләгәндер.  

Аннан очрашу чишмә буенда дәвам итте. Болында табын корып тезелешеп утыруга, авылыбыз белән бәйле хатирәләрне барлый башладык. Ә алар бик күп. Аңа юкка гына Җиләкле Чишмә дип исем бирелмәгән. Чокырларда кура, җир җиләге бик күп була иде. Бөрлегән, гөлҗимеш, балан дисеңме... Ә шомыртны чиләкләп җыеп көянтәгә асып алып китәләр иде күрше авыллардан килүчеләр. Чишмәләре, кушылып, әле дә ага. Очрашуда чишмә суыннан самавырда кайнаткан үләнле чәй тәме әле дә тел очында саклана кебек.       

Күңелдәге сагышны басар өчен яшьлегебез җырларын да суздык. Тәлгать сузган баянга кушылып җырлаганда килеп туган моңнар болынга, тугайларга таралды. 

Әнә шундый җылы очрашуны оештырган Тәлгать кардәшебезгә, аның хатыны Гүзәлиягә рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да бу матур традиция дәвам итсә иде. Чөнки ул безне яшьлегебезгә алып кайта, яшәү көче өсти. Сүз уңаеннан, авылыбыз урынында куелган истәлек тактасын ясатучылар да – шушы игелек ияләре. Бу гамәлләре белән алар безнең күңелдә йөрткән хыялыбызны тормышка ашырдылар. “Шушы авылда туып үскән әнием Мәсхудә истәлегенә ясаттым”, – диде Тәлгать. Шулай булгач, якыннарының да рухы сөенгәндер бу изге гамәлләре өчен.    

...Истәлек тактасында язылган сүзләр әле дә күз алдында тора:
Ямьле авыл калды үткәннәрдә, 
Әни, әби, бабай туган җире. 
Һәрберебезнең калыр хәтерендә
Челтерәп акка көмеш чишмә иле...
Без сиңа кабат-кабат килербез әле, чишмәле, җиләкле авылыбыз. 

Суфия АХУНОВА–ИБРАҺИМОВА.
Барҗы-Умга авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев