Илфат–Раушания Мозаффаровлар: Чеби сатып алганыбыз юк
Тирсәдә яшәүче Илфат–Раушания Мозаффаровлар алтмышлап тавык тоталар
“Күп еллар инде бройлер да, каз, үрдәк бәбкәләре дә сатып алганыбыз юк. Чөнки үзебезнең тавыклар майдан башлап августка кадәр чеби чыгаралар. Әнә шуларны үстерәбез”, – диләр Тирсәдә яшәүче Илфат–Раушания МОЗАФФАРОВлар.
Йорт кошларының да яз җитүенә, көннәр җылынуына сөенгәннәре сизелеп тора. Ишегалдында үзләре өчен бүленгән территориядә рәхәтләнеп туфрак актаралар. Яннарында әтәчләр кукраеп йөри. Әлеге хуҗалыкта алар барысы бергә алтмыштан артык.
– Бер елны тавыкларыбыз үлеп бетте. Ул чакта күп тә түгел иде алар. Йорт кошларына шулкадәр ияләнгәнбез, үзебезгә ямь таба алмадык. Шуннан соң апаның кызыннан тавыклар алып кайттык. Күпме чеби чыгарсалар да үстерәбез, дигәнем истә. Менә шуннан китте инде, – дип елмая Раушания ханым.
Әнә шулай үрчи-үрчи тавыклар саны ел саен артып барган. Алар арасында гадәти ак, кызылларыннан тыш, тәпиләре, башлары йонлы бик матурлары да бар. Әтәчләр дә шулай ук төрле токымнан.
– Ишегалдына чыккан саен шуларның кыланмышларына бертын карап торабыз. Куркытам димә үзләрен. Алга да менеп кунаклыйлар әле. Ишегалдының яме – йорт кошлары. Шуңа күрә аларны суйганым да юк, жәллим, – ди Илфат абый.
Бик тиздән сары йомгак чебиләр белән дә тулыланыр хуҗаларның ишегалды. Чөнки май ахырына таба тавыклар чеби чыгара башлыйлар.
– Берьюлы сигез-тугыз тавык утыра. Аларның һәрберсе 9-12 чеби чыгара. Нәкъ шул вакытта качып утырган бер-ике тавык та сары йомгакларын ияртеп кайтып керә. Моңа ничек сөенмисең инде?! – ди Раушания ханым.
Чебиләрне әниләре белән тартмаларга урнаштыралар. Аннан соң аерым урынга ябалар. Чөнки песиләр һәм тилгәннәр һөҗүм итәргә генә торалар. Чебиләр үскәч кенә иркенгә чыгаралар.
– Берьюлы йөздән артык чеби үстерергә туры килә. Мондый күңелле мәшәкать җәй буе дәвам итә. Сораучылар булса, чебиләрне әниләре белән бергә биреп тә җибәрәбез, – ди хуҗабикә.
Тавык асрауның отышлы яклары да бар, ди Раушания апа. Ел әйләнәсе йомыркасын, җәен чебиләрен сатарга була. Йомырка сала торган тавыклар да сораучылар бар, ди. Димәк, эре мал асрый алмаганда, тавык тотып та азмы-күпме табышлы булырга мөмкин икән.
– Әлбәттә, тавык зыян салырга гына тора ул. Бакчага да чыккан вакытлары бар, күршеләргә дә керәләр. Ишегалдын да пычраталар. Әмма нишлисең, түзәргә туры килә, – ди Илфат абый.
... Авыл тормышы әнә шундый тиктормас, үзләренә шөгыль табып торучы уөган кешеләре белән кызык та, күңелле дә, мавыктыргыч та ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев