Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Иске Эсләктә яшәүче яшь ана 4 сыер, 4 бозау, 200 баш кош-корт тота

Брынза сыры ясап саталар

Иске Эсләктә яшәүче әлеге яшь ханым һәм аның әнисе Асия Кэримова дүрт баш сыер асрыйлар, шуның кадәр үк бозау тоталар. Җәй көне ике йөздән артык кош-корт  үстерәләр. 

Кэримовларның зур гаиләсе язмыш кушуы буенча 1997 елда Әзербайҗаннан безнең якларга кайтып төпләнәләр. Иске Эсләктә өй сатып алып, биредә яши башлыйлар. 

–    Миңа ул вакытта ун яшь иде, – дип сөйли Эльмира. – Ни татарча, ни русча бер сүз белмибез. Әмма бу вакытлыча гына булган. Абыем Илкен дә, энем Эльчин дә, мин дә татарчага бик тиз өйрәндек. 

Әти-әниләре терлекчелек тармагына эшкә урнашалар. Асия апа бозаулар карый, Йосыф абый осеменатор була. Хезмәт хакы хисабына алынган тананы сыер итәләр. ...Һәм шуннан башлана да. Сыерлар саны акрынлап алтыга җитә, бозауларның да баш саны арта. Җәй көне ишегалды кош-корт белән тула. 

Әтиләре алты ел элек кинәт вафат булып зур югалту кичерсәләр дә, мал санын киметмиләр Кэримовлар. Бу вакытта өч улы белән Эльмира да авылга кайтып төпләнгән була инде. Пилорама ачып үз эшен башлаган абыйсы Илкен, әнисе һәм Эльмира хуҗалыкны әтиләре исән чактагы кебек алып баруны дәвам итәләр. Асия апа менә инде ничә еллар брынза сыры ясап сата. 

–    Кырык литр сөттән биш кило сыр чыга. Сөтөсте дә аертабыз, май да язабыз. Сөтне эшкәртеп сату күпкә отышлырак, – ди ул. 

Эльмираның уенда сыерлар санын арттыру теләге күптән була инде. Мини-ферма төзеп 200 мең сум субсидия алу мөмкинлеге турында ишеткәч, әлеге уе тагын да ныгый. Иске абзарлары янына пеноблоктан яңасын төзү эшенә керешәләр. Биш башка исәпләнгән ферма әзер инде. Әлегә субсидия килеп җитмәгән. Аны алуга сөтлебикәләр дә артачак. 

–    Сыерлар санын җидегә җиткерәчәкбез, – ди Эльмира. – Әлбәттә, сөтлебикәләр белән бергә бозаулар да артачак. 

Илкен читкә китеп, Эльчин Ижауда полициядә эшләгәнлектән, хуҗалыктагы бөтен авыр эш Эльмира җилкәсендә бүген. Әмма ул зарланмый. 

–    Печән-ашлыкны абыем һәм энем ярдәме белән җитәрлек итеп әзерләп куйдык. Азык булгач, күңел тыныч. Мин бит үзем генә түгел, әнием – иң олы терәгем, улларым да кул арасына керә башладылар, – ди Эльмира.

Сыерларны Асия апа белән бергәләп савалар. Маллар карауда, тирес түгүдә уллары –11 яшьлек Тимур белән 9 яшьлек Искәндәр – зур булышчы. “Маллар тирәсендә кайнашырга 6 яшьлек Али дә бик ярата“, ди Эльмира. 

Тынгысыз хуҗалар җәй буе кош-корт та үстерәләр. Каз-үрдәкләр, бройлер чебиләр, күркәләр – барлыгы ике йөзгә җитә. 

–    Төп эш урыным булмагач, терлек, кош-корт асрауга өстенлек бирәм. Бакча үстереп тә азмы-күпме табыш алабыз, – ди Эльмира. 

Быел өч бакчадан 12 тонна бәрәңге алганнар. Аны үзләренә кыш чыгарлык итеп кенә калдыралар да, калганын саталар икән. 

–    Алга таба планнар зурдан. Сыерлар санын арттырып табыш күбрәк алалсак, өйне яңарту, башка төзелеш эшләрен башкару уебыз бар. Әле безнең, кем әйтмешли, кулда ут уйната торган вакытыбыз. Димәк, эшләргә, эшләргә һәм эшләргә, – ди Эльмира.    

Фото Хаҗиевларның гаилә архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев