Исәнбайда халык җыены узды
Район башлыгы Валерий Макаров катнашында Исәнбайда узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев сигез айда башкарылган эшләргә тукталды.
Исәнбай – районда иң зур авылларның берсе. Биредә 904 кеше гомер кичерә. 1-17 яшьлекләр – 164, 18-30 яшьлекләр – 149, 31-40 яшьлекләр – 134, 41-60 яшьлекләр 174, 60тан өлкәнрәкләр 183 кеше. Халыкның уртача яше – 40.
Авыл халкы терлек асрау белән шөгыльләнә. Мөгезле эре терлекләр 340 баш тәшкил итә, шуның 118е – сыер. Иң күп сөт сатучылар Фәнил Шәмсетдинов, Минрахман Шәрипов, Халит Сундуков хуҗалыклары.
Авылда соңгы елларда республика программалары буенча Мәдәният йорты, мәктәп, амбулатория капиталь төзекләндерелгән, спорт мәйданчыгы сафка баскан. Электрүткәргечләр яңартылган.
Бу көнне үзешчәннәр авыл халкына концерт та куйдылар. Халык үтенечләрен район җитәкчелегенә дә җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев