Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Исәнбайда узган җыенда җитәкчеләр атлар асраучы Ямалиевлар хуҗалыгында булдылар

Исәнбай авыл җирлегендә халык җыены башланганчы район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев атлар асрау белән шөгыльләнүче Илфат–Любовь Ямалиевлар хуҗалыгында булдылар.

Моннан сигез ел элек ике ат сатып алудан башлыйлар алар эшләрен. Соңыннан аларның баш санын 15кә кадәр җиткерәләр. Бүгенге көндә колыннары белән бергә ун атлары бар. Язга тагын үрчем көтелә, биш атлары колынларга тиеш.

Әлеге малкайларны тотарга бөтен шартлар тудырылган. Илфат әфәнде авыл егетләрен җыеп аларны ел саен Сабан туена чабышка да әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев