Ижау егете Илмир Закиров Әгерҗе районында ат фермасы оештырган
Авылны яшәтәсем килә, ди
Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗинаның «Шәһәрдән – авылга» дигән язмасы чыкты.
Бүгенге яшьләр авылдан чыгып китеп, шәһәргә барып төпләнергә тырышкан вакытта 31 яшьлек Ижау егете Илмир Закиров көн саен 100 чакрымнан артык ара үтеп, авылга эшкә йөри. Бер ел элек ул Әгерҗе районы Татар Шаршады авылында ат фермасы булдырган. Хәзерге вакытта хуҗалыгында – 50 баш авыр йөк атлары. Тырыш, уңган, максатчан егет эшен тагы да ныграк җәелдерергә омтыла.
Мин килгәндә, Илмир болында чабып йөргән атлары янында мәш килә иде. Гомумән, минем белән аралашканда да онытылып китеп, аларга күбрәк игътибар бирде ул.«Карагыз инде, нинди матур бит алар», – ди ул, атларга карата булган мәхәббәтен яшермичә.
Илмир Ижауда башта 6нчы санлы гимназиядә, соңыннан 12нче мәктәптә белем алган. Ижау Дәүләт техник университетын тәмамлаган. Һөнәре буенча – нефтьче, әлеге өлкәдә озак эшли. Тик күңеле белән җиргә тартыла. Үз эшен ачу теләге анда 3 ел элек барлыкка килә. Булачак ферма өчен урынны әти-әнисенең туган ягында, Әгерҗе районында эзли. Максатына ирешә. Бер ел элек ферманы Татар Шаршадысы авылында булдыра. Аның өчен хәтта ара ераклыгы да киртә булмый.
«Мин көн саен иртән авылга ашыгам. Атлар торганчы килеп җитәм. Аларны болынга чыгарам, тәрбиялим. Хәзер хуҗалыгымда 50 баш авыр йөк атлары бар. Аларны татар атлары да, диләр. Бу атлар холыклары буенча иркә түгел, күп игътибар таләп итмиләр. Һәрберсенә дә өйрәнеп беттем, алар кеше кебек бит. Үз холыклары, гадәтләре бар. Көн саен сагынып, яннарына ашыгам. Минем болай йөрүемә дусларым да, туганнарым да шакката», — ди Илмир.
Тик моңа аптырыйсы юк икән. Ул кайчандыр авыл хуҗалагын үстерүгә лаеклы өлеш керткән бабасы юлын сайлаган. «Минем бабай гомер буе шушы фермада эшләде. Әбием дә колхоз эшеннән калмады, мал табибы иде. Кечкенәдән әби-бабай юлын дәвам итәсем килгән иде. Хәзер үзебез күрәбез, авыллар юкка чыгу алдында тора. Фермалар күптән таркалды, биналары тузып, җимерелеп бетте, маллар да калмады. Күпме җирләр эшкәртелми ята? Кешеләргә эш юк. Моңа йөрәгем әрни. Авылны яшәтәсем килә», — диде эшмәкәр.
Әлбәттә, атлар үрчетү өчен ферма төзү, урын әзерләү күп көч һәм тырышлык сорый. Булачак эшмәкәр бирегә килгәндә, дистәләгән гектар җир тулысынча ташландык хәлдә була.«Монда урман үсә иде. Агачларны кисеп, тирә-якны чистарттык. Элеккедән калган бер иске ферма бар иде. Аның берничә яктан диварлары гына калган, түбәсе юк иде. Шуның урынына яңа ферма салып чыктык. Әле алга таба тагын бер бина төзеп чыгарга исәп бар. Юктан бар итү, әлбәттә, чыгымлы эш. Ләкин бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Аллаһка шөкер, дип эшлим», – ди Илмир.
«Авыл хуҗалыгында эшләү авыр», — дип зарланучылардан да түгел ул. «Ныклап алынсаң, уңышка ирешәсең килсә, тырышасың инде ул. Эшебез бик күп. Атлар үрчетүдән кала, әле җир дә эшкәртәсе бар. Быел да 70 гектар җирдә ашлык чәчтек. 1000нән артык рулон печән әзерләдек. Уңышыбыз, шөкер, бик мул булды. Ашлык сатарга да җитте. Пенсионерларга өйләренә кадәр алып барып бирдек. Әле хәзер дә сорап килүчеләр бар. Элек туган авылым Кырындыда пекарня бар иде. Аннан килгән тәмле ипи исе әле дә борынны кытыклый сыман.«Эх, ул пекарня булса, шушы ашлыкны аларга илтер идем», — дип уйлыйм. Ә әбиләребез мичтә ничек тәмле итеп икмәк пешерә иделәр?! Хәзер шушы вакытларны сагынып искә алам», — ди әңгәмәдәшем.
Җирне эшкәртү өчен үз техникасы да бар. Ике МТЗ тракторы, 3 төрле прицеп һ.б. «Хөкүмәт тарафыннан игътибар, ярдәм күбрәк булса, максатым авыл хуҗалыгын тагы да ныграк үстерү. 70 гектар җир белән генә тукталасым килми. Зуррак тракторлар булса, 1000 гектар җир дә эшкәртә, бәрәңге утырта алыр идем. Буш мәйданнар чүп үләннәренә батып ятмасын иде. Тик яңа трактор, техника алу өчен матди яктан мөмкинлек кирәк. Шулай ук ат итеннән экопродукция әзерләү теләгем дә бар», — ди эшмәкәр. Ферманы үстерүдән, җәелдерүдән кала тагын бер хыялы — балалар өчен турмаршрут булдыру.
«Атлар белән элемтәгә керү кешеләр өчен файдалы. Туристик маршрут булдырып, теләгем ятим балаларга да ярдәм итү. Алар биредә бушка атларда йөри, алар белән таныша алырлар иде», — ди ул. Тырышлыгын җирле халык та югары бәяли икән. Авыл хуҗалыгын күтәргәне өчен рәхмәт әйтүчеләр күп.
«Аеруча, әби-бабайлар килеп, кем атлары, мин кем малае, кайдан килүем турында кызыксыналар. Яңа эш урыннары булдырганым, авылны җанландырганым өчен рәхмәт әйтәләр. Уңышлар теләп, дога укыйлар. Җылы сүз белән көч-куәт биреп торгач, мин дә бик сөенәм, тагы да ныграк җиң сызганып эшлисем килә», — дип, сүзен дәвам итә Илмир.
Төпле фикерле, максатына ирешә торган егетнең уй-теләкләре дә чынга ашачагына ышанам. Аның белән аралашкан вакытта, шәһәр егете булуына карамастан, татар телен камил белүенә сокландым. «Мин 3 яшемә кадәр Кырындыда яшәгәнмен. Соңыннан әти-әнием Ижауга күченә. Җәйге ялларда Кырындыга әби-бабай янына кайтып йөрдем. Өйдә дә әти-әни безнең белән гел татар телендә аралашты. Дини йолаларны да, милли гореф-гадәтләребезне дә бик яхшы беләм», — диде Илмир. Аңа катлаулы, ләкин кызыклы эшендә уңышлар, үсеш теләп калам.
ФИКЕР:
Рәмзилә Мухъянова (Исәнбай авылы): «Шәһәрдән авылга кайтып эшләгән яшьләр соклану хисе уята. Алар кыенлыклардан куркып тормыйлар. Үзем дә авылда калып эшләргә, яшәргә булдым. Һәм моңа бер дә үкенмим. Хәзерге вакытта авылда рәхәт яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Өйләргә газ кергән, юлларда асфальт. Безнең авылда мәктәп, балалар бакчасы балаларның шат авазыннан гөр килеп тора. Аларны белемле, квалификацияле укытучылар укыта. Мәктәбебез якты, җылы, заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Балаларның һәрберсе дә компьютер белән эшли белә. Авылда әллә ничә кибет, эшлим дисәң, эше дә бар. Без ирем белән күп мал асрыйбыз. Шулай ук хәзер техника заманы бит. Су ташып, казанда су җылытып керләр юасы юк. Өйләргә газ кергән, утын ярып мәшәкатьләнәсе юк. Бөтен кешедә дә кәрәзле телефоннар, дөньяның барлык почмагына да шалтырата алабыз. Балалар белән гел элемтәдә торабыз. Шуңа күрә авылда яшәр өчен дә, эшләр өчен дә бернинди дә авырлыклар юк. Теләк булса, барысына да ирешеп була».
Фото: https://yanarysh.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев