Иж-Бәйкинең Ак әбисе - олысы-кечесе өчен матур яшәү өлгесе
Абыстайның һәр сүзе матур гамәлгә әйләнә
Иж-Бәйки авылында яшәүче Мөнҗия ХӘМИТОВА – авылның хөрмәтле Ак әбисе. Олысы-кечесе өчен матур яшәү өлгесе ул.
Әтисе сугышка киткәндә кечкенә Мөнҗиягә ике яшь тә тулмаган була. Ул ил азатлыгы өчен яу кырында башын сала. Ятимлек ачысы татыса да, зарлануны белми, тырыш, эшчән булып үсә Мөнҗия.
Мәктәпне тәмамлагач та әнисе кебек сыер сава башлый. Әгерҗегә килен булып төшкәч, икмәк заводында эшли.
– Әнием авыргач, туган авылыма кадерле кешемне карарга кайттым. Беренче көннәрдән үк яраткан эшемә – сыер саварга урнаштым, лаеклы ялга киткәнче һөнәремә тугры калдым, – дип хатирәләрен барлады Мөнҗия апа.
Эштә алдынгылар сафында булганлыгы зур гаилә альбомындагы фотоларда һәм газеталарда басылган мәкаләләрдә ачык чагыла. Сүз уңаеннан, бу альбомны аңа өчмеңчеләр клубыннан анда әгъза булып торган өчен бүләк иткәннәр. Фотоларда аның алдынгы терлекчеләр слетында флаг күтәргәне, пьедесталда басып торганы, президиумда утырганы сурәтләнсә, “Ферма кызы Мөнҗия“, “Кеше матур эше белән“, “Ярдәмчел иптәш“, “Алдынгы терлекче“ кебек очерк-язмаларда районда беренчелекне яулап эшләве турында язылган.
– Әнием Нурниса һәр көнен намаз белән башлый иде. Бервакытта да иртәнге намазын калдырмады. Ак яулыгын бәйләп, намазлыкта утыручы әнием – балачагымның күңелгә иң кереп калган күренеше. Аның “яланбаш йөрмә“, “балтырыңа ки!“ дигәннәре кечкенәдән күңелемә кереп калды.
Лаеклы ялга чыккач, “Азат хатын“ (хәзерге “Сөембикә“) журналында чыккан “Фатиха“, “Ихлас“ кебек сүрәләрне ятлый башладым. Ислам дине кануннары буенча яшисем килеп, “Берәрсе өйрәтсен иде!“ дип, каян башларга белми йөргәндә бик ярап куйды ул. Аннан дини китаплар таптым. Авылыбызда мәчет ачылу да бик сөенечле вакыйга булды. Минсия Ильясова, Рауза Гыйззәтуллина, Сәмига Хәлиуллина, Алфира Тайганова кебек авылдашларым белән бергәләп мәчеткә йөреп намаз уку, тәһарәт алу тәртипләрен өйрәндек, догалар ятладык. Биш вакыт намазымны калдырмадым. Сиксән яшемә кадәр ураза тоттым. Мәетне тиешле йолалар буенча озату, ясин чыгу кебек гамәлләрдә кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Коръән ашларына да йөрим.
Бөтен әйбер нияттән тора. Ниятләргә генә кирәк, дип яшәүче Мөнҗия абыстайның һәр сүзе матур гамәлгә әйләнә. Аның өе актан тышланган, ерактан ук балкып тора. Бизәкле тәрәзә йөзлекләре урамга ямь бирә. Каралты-куралары да заманча. Бакчасында чәчәкләрнең ниндиләрен генә үстерми?! Петуния, флокс, дәлия, гладиолус, сальвия, берничә төрле кашкарыйлар...
– Күршебез Мөнҗия апа белән әниле-кызлы кебек дус-тату, ярдәмләшеп яшибез. Гайбәт сөйләми, сер сыйдыра, күңелендә матур уйлар гына йөртә, чиста-пөхтә, бик тырыш ул. Әле 80 яшендә дә бозау, казлар, күп итеп тавыклар асрады, – ди, сокланып, күршесе Гүзәлия Мулланурова.
Аның фикерен авылдашы Фәния Йосыпова да куәтли:
– Мөнҗия абыстай – авылыбызның Ак әбисе. Һәрвакыт ачык йөзле, эчкерсез, кешелекле, тыйнак, зирәк акыллы миһербан иясе ул. Мине намаз укырга өйрәтте. Һәрьяклап үрнәк булырдай абыстайга без бик рәхмәтле, аңа ике дөнья рәхәтен телибез. Алар белән элек күршеләр идек. Нурниса апага бик игелекле бала булды ул. Әнисенең хәер-догасы бәхетле яшәтә аны,– ди ул.
Дини китапларны еш кулына ала Мөнҗия абыстай. “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылмый калганы юк, андагы “Ислам нуры“ сәхифәсен аеруча көтеп ала. “Хозур ТВ“ тапшыруларын бик яратып карый. Илгә-көнгә тынычлык теләп, кызы Гүзәлдән, онык һәм оныкчыклардан кадер-хөрмәт, авылдашларыннан ихтирам күреп гомер кичерә Иж-Бәйкинең Ак әбисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев