Кадрәктән Эльвира Ишимова урманда аю очраткан
Мин бу очрашуга әле дә гаҗәпләнәм, – ди ул
Кадрәк авылы гомер-гомергә умартачылары белән дан тота. Биредә утызга якын хуҗалык умарта тота. Алар үзләре дә: “Бездә умартачылар йорт аралаш та йорт саен” дип шаяртырга яраталар. Күптән түгел без дә шуларның берсендә – Виталий–Эльвира ИШИМОВЛАРда булып кайттык.
Җәйге матур көндә хуҗаларны, әлбәттә, өйдә очрата алмадык. Виталий Исакович урманга киткән булып чыкты. Ә Эльвира Васильевна бакчада, умарталары янында мәш килә иде. Ул үзе дә бал корты кебек: кечкенә, эшчән, җитез. Безне ачык йөз белән каршы алды.
– Хәзер бик җаваплы чор – юкәләр чәчәк ата башлады. Умарталарны бер генә минутка да калдырып булмый. Чөнки ана корт очып китсә, ояның да аның артыннан китү куркынычы бар. Дөресен әйтәм: мин бу вакытны бик тә яратам. Акрын гына тыңласаң, һава гөжләгәнен ишетәсең. Әйтерсең, бал кортлары белән бергә ул да эшли, – дип башлады хуҗабикә сөйләвен.
Һавадагы шауны безгә дә тыңларга тәкъдим итте ул. Моның өчен аңа ияреп бакчага үтәбез. Анда рәт-рәт умарта оялары тезелеп киткән. Чыннан да, биредә кортлар гүләгәне ишетелә. Әйе, коры эссе һава торышын бал кортлары ярата шул.
– Ә менә көчле яңгырлар барлык нектарны юып төшерә, – ди тәҗрибәле умартачы. – Бал кортларына кәрәзле элемтә дә зур зыян китерә. Кырларны химикатлар белән эшкәртү дә алар өчен бик тә зыянлы.
Моннан тыш, кадрәклеләрне тагын бер хәл борчый. Бу якларда экологик яктан чиста бал ясала, диләр. Чөнки авыл шәһәрдән ерак урнашкан һәм аны юкәгә бай урманнар урап алган. Әмма бу яклап та проблема бар икән.
– Арендаторлар карт юкәләрне кисәләр, – дип борчыла Эльвира Васильевна. – Йошкар-Олага алып китәләр, диләр. Юкә агач эшкәртү сәнәгатендә бик кыйммәт йөри. Аннан ясаган әйберләр ак, матур булып килеп чыга. Әлбәттә, боларның барысы да законлы эшләнә. Әмма әлеге закон нигә безне – умартачыларны якламый икән соң?! Югыйсә, һәр юкә дә ел саен уңыш бирми бит. Бал кортлары бал җыйсын өчен юкәгә кимендә егерме ел үсәргә кирәк.
Умартачылык турында Эльвира Васильевна сәгатьләр буе сөйли ала. Шул ук вакытта ул үзен ассистент итеп кенә саный. Кортлар белән күпчелек ирем шөгыльләнә, ди тыйнак кына елмаеп.
Дөресен әйткәндә, алар – икесе дә нәселдән килгән умартачылар. Әти-әниләре да умартачылык белән шөгыльләнгән. Виталий да, Эльвира да кечкенәдән әлеге хезмәтне күреп үскәннәр һәм шул тырыш бөҗәкләргә гашыйк булганнар.
– Күпләр бал кортыннан курка. Ә без беркайчан да курыкмадык. Безне чакканнары да юк, – дип көлә хуҗабикә.
Бакчадагы гадәти булмаган бер умарта оясына да игътибар иттек. Ул иске бүкәнне хәтерләтә. Виталий Исакович аны үзе ясаган икән. Аның эчендәге агачын чокып чыгару өчен күпме түземлек һәм көч кирәк булуын аңлау авыр түгел. Әмма “эш остадан курка” дип юкка гына әйтмиләр шул. Хуҗалыкта бАр җирдә дә аның оста куллары тоемлана. Уңайлы йорт, агач бакча алды. Капкадан ук – түшәлгән юл. Бакчада – беседка, өйдә – мич...
– Иремнең куллары алтын. Әмма ул бик тыйнак. Артыгын сөйләми, – дип елмая җәмәгате.
Чыннан да, искиткеч тыйнак булып чыкты хуҗа. “Аз сөйләргә, күп эшләргә” дигән кагыйдәгә тугрылык саклап яшәүчеләрдән ул.
Ә Эльвира Васильевнаны бакчаларының чын хуҗабикәсе дияргә була. Бакчасын тутырып яшелчәләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Помидорлары гына өч йөз төп. Май ахырында кызара башлыйлар инде, ди. Чәчәкләре дә иртә яздан кар төшкәнче күзләрне иркәли.
– Чәчәкләр дә кешеләр кебек, – дип раслый ул. – Кайберләре бик зәвыклы, әмма чәчәкләре озак тормый. Тырнак гөл кебек гадирәкләре исә җәй буе чәчәктә утыра.
Ничектер бик рәхәт бу хуҗалыкта. Шуңадыр, балалары атна саен кайтып йөри, ә оныклары җәй буе алардан китми.
Ахырда бик кызыклы бер хәл турында сөйлисе килә.
Эльвира Васильевна – бик оста җиләкче дә. Моннан биш еллап элек җиләк җыйганда аю белән балаларына юлыга ул. Аның әлеге минутларда ниләр кичергәнен аңлавы авыр түгел.
Кузгалырга да куркып, бер-берсенә озак кына карашып торалар алар. Аннан аю балалары белән акрын гына китеп бара.
– Мин бу очрашуга әле дә гаҗәпләнәм, – ди ул үзе.
Чыннан да, бәлки ул бәхетле йолдыз астында тугандыр? Ә, бәлки, аю аның табигать белән бергәлектә яшәүче булуын тойгандыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев