Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Касай авылыннан Алмаз Солтанов дәүләт ярдәме белән хыялын тормышка ашыра

Бизнесым – яшәү чыганагым

Касай авылында яшәүче Алмаз СОЛТАНОВ соңгы елларда ныклап терлек асрау белән шөгыльләнә. Абзары тулы мөгезле эре терлек аның. Бүгенге көндә алты сыеры, унга якын үгезе бар. 

Моннан берничә ел элек “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә үгезләр симертү пункты бар иде. Яшь егет Алмаз, биредә ферма мөдире булып эшләп, шактый гына тәҗрибә туплады. Ике-өч ел элек малларны алып китеп, ферма ишекләренә йозак эленгәч, биредә хезмәт куйган бер дистәгә якын кешегә “эшсез“ дигән мөһер сугылды.  

–    Әнине ялгыз калдырып шәһәргә китү турында уйламадым да. Бар уңайлыклары булган абзар төзеп, күпләп мал асрау хыялы белән күптән янып йөри идем. Әнә шул максатны тормышка ашыру турында уйлана башладым, – ди Алмаз. 

Мини-ферма төзү өчен тәгаенләнгән Хөкүмәт программасында катнашып, 200 мең субсидия ала Алмаз. Шуның ярдәме белән узган ел егерме баш малга исәпләнгән заманча ферманы сафка бастыра. Биредә берьюлы унбишләп бозау, биш-алты сыер тотарга була. 

–    Программаның шарты буенча, анда катнашканчы ике сыерың булу мәҗбүри иде. Аннан бер ел эчендә аларның санын тагын өчкә арттыру һәм биш ел дәвамында сыерларның баш санын саклау мөһим, – дип сөйли Алмаз шәхси хуҗалыкларны үстерергә ярдәм итүче әлеге программа турында. 

Әлбәттә, субсидия акчасына гына бу кадәр иркен һәм зур лапас җиткерә алмаган булыр иде авыл егете. Шуңа күрә банктан кредит та алырга туры килә. 

Абзарда эре маллар гына түгел, яшь бозаулар да асрыйлар Солтановлар. Алар аерым бүленгән “өй“ләрдә тәрбияләнәләр. Азык салыр өчен алларында зур улаклар тора. Суны шлангтан гына агызалар. Алга таба тиресне ташырга да кул көче кирәк булмаячак, ди Алмаз. Ул транспортер ярдәмендә түгеләчәк. Ашлык тарттыру өчен тегермәнне дә бирегә урнаштырган ул. 
Әнә шулай, бер ел уңайлы шартларда эшли Алмаз. Маллары да көр, үзенең дә кәефе яхшы. 

–    Сыерларның баш саны көзгә җиде була, – дип тә сөенә Алмаз. 
Бүгенге көндә алты сөтлебикәләре көтүгә йөри. 
–    Көтүгә бер атна чыгарга туры килсә дә зарланмыйбыз. Бу кадәр терлекне ел әйләнәсе өйдә тоту шактый чыгымлы да, авыр да булыр иде, – ди ул.
–    Сыерларны аппарат белән савабыз. Бу эшне әнием Әсфирә башкара. Сөтләрен Исәнбайдан Рәис Мөхәммәдиев алып китә, – дип сөйли Алмаз. 
Июнь аенда көн саен 80 литрга кадәр тапшырган булсалар, июльдәге эсселек сөтләрнең кимүенә дә китергән. Хәзер 65-70 литр тапшыралар.   

Әнә шулай, акрынлап барысын да булдыра Алмаз. Узган ел өч гектардан артык дәүләт җирен арендага алып арпа үстереп караган. Быел чәчүлек мәйданын 15 гектарга җиткергән. Арпаларның уңышы мул булырга охшаган, дип сөенә җир улы. Узган ел бер гектардан 24 центнер уңыш алса, быел тагын да күбрәккә өметләнә. 

Моңа кадәр печән хәзерләү белән шөгыльләнгән. Касайлылар азык хәзерләр өчен җирләр аз булуга зарланып район җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткәч, аларга олы юл буендагы күпьеллык үләннәрне чабарга рөхсәт иткәннәр иде. Терлек асраучылар бүлеп-бүлеп шул мәйданнардан печән хәзерләгәннәр. Өйләре янындагы чаган баскан урынны чистартып та печән чәчкән Алмаз. Барлыгы 170 рулонны өеп, урнаштырып куйган. 

–    Печән хәзерләү, җир эшкәртү өчен техникаларым да, тагылма агрегатларым да бар. Урып-җыю чорында комбайн белән дуслар ярдәмгә килергә вәгъдә бирделәр, – ди ул. 
Үзе дә бик кешелекле, ярдәмчел авыл егете. Авылдашларына нинди ярдәм кирәк, булышырга әзер ул.

Авылда бердәнбер кибет ябылгач, Алмаз узган ел сәүдә ноктасы ачып җибәрә. Ул элекке кибет урынына урнашкан. Шул рәвешле, авылдашларын көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итә.  
–    Алга таба да матур планнар белән яшим. Сыерлар санын 10-15 башка җиткерү уем бар. Ашлык склады төзеп, үзем үстергән бөрлеклеләрне шунда саклау хыялы белән дә янам, – диде Алмаз.  

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Максатчан, тырыш, тәвәккәл авыл егетенең бу хыяллары да чынга ашсын дип телик.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев