Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Касайда күп мал асраучы Алмаз Солтановка җитәкчеләр ярдәм кулы сузачакларын белдерделәр

Кадыбаш авыл җирлегендә узган җыен вакытында район җитәкчеләре Касай авылында тагын бер хуҗалыкта булдылар.

Алмаз Солтанов хуҗалыгында уннан артык мөгезле эре терлек бар. Аларның икесе – сыер. Авыл уңганы сыерларның баш санын сигезгә җиткерүне планлаштыра.

Алмаз терлекләр өчен абзар да төзи башлаган.  Зур абзар инде түбә астында, җылыту һәм эчке эшләре генә калган. Җитәкчеләр аңа күпләп мал асраучы хуҗалыкларга булышлык итүче дәүләт программасын өйрәнергә киңәш иттеләр, бу эштә субсидия алу өчен ярдәм итәргә әзерлекләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев