Казларны кайчан һәм ничек сую дөрес?
Авылларда каз өмәләре гөрләр чак
Ноябрь ае көннәрнең салкынайтуы, җир өстенә кар төшүе белән генә түгел, авылларда каз өмәләре узуы белән дә күңелле. Бераз моңсу булса да, иң рәхәт чак ул, диләр каз асраучы хуҗабикәләр.
Исәнбайда яшәүче Фәридә апа БӘШӘРОВА каз асрамый калган елын хәтерләми.
– Без кечкенә чакта әти-әниләр икешәр ояда каз бәбкәләре чыгаралар, ә без аларны саклап җәйне су буенда уздыра идек, – дип искә ала ул балачагын.
Үзенең балаларына да кечкенә чакта каз бәбкәләре сакларга туры килә әле. Ә соңгы елларда үскән бәбкәләрне сатып кына ала икән.
– Ни өчен икәнен төгәл белмим, чеби-бәбкәләрнең баш саны так булырга тиеш, диләр. Шунлыктан минекеләр йә 25, йә 21 баш була. Быел 11 каз үстердем, – ди Фәридә апа.
Бәбкәләр өчен, иң мөһиме, ул – су. Шуңа күрә һәр иртәне елгага төшерү, кичен аннан алып менү – төп эшләрнең берсе.
– Дөрес, этләр, башка җәнлекләр ташланмас микән дип куркып тордым. Шөкер, быел да казларның баш санын югалтмыйча үстерергә насыйп булды, – ди Фәридә апа.
Ул казларын суйган да инде.
– Быел билгеле сәбәпләр аркасында казларны иртәрәк суярга туры килде. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә дип, ел саен туганнарым, дусларымны өмәгә дәшәм, – ди ул.
Казлары шырпылы булу аркасында эш озаккарак сузылган.
– Элек әнкәй: “ай үскәндә каз шырпылы була, шуңа ай кимегәндә суярга кирәк“, – дип әйтә иде. Бу дөреслеккә туры киләдер дип уйлыйм. Без ай үскәндә суйдык, шуңа казны чистарту мәшәкатьлерәк булды, – ди Фәридә апа.
Каз түшкәләренең үзеннән артканын сата да, каклап та куя икән. Яңа ел табынын үзе әзерләгән тутырган каз бизи. Ә каз мамыгыннан ясалган мендәрләрне Фәридә апа кыз оныкларына бирнәгә әзерләп куя.
Вил–Раушания ВӘЛИЕВлар гаилә корып яши башлаган елларыннан ук каз асрыйлар. Ул вакытта Тәбәрледә бик күпләр әлеге йорт кошларын тотсалар да, хәзер аларда һәм күршеләре Муллахмәтовлар, Шәһәбиевлар ишегалларында гына казлар каңгылдашкан тавышлар ишетелә икән. Йорт кошлары буа суында үсәләр.
– Быел бер айлык бәбкәләрне 470 сумнан сатып алдык, – дип сөйли Раушания апа.
Алып кайтканнан соң, ун көн чамасы кычыткан суы эчергәннәр, кулдан ипи ашатканнар. Башка витаминнар белән сыйламаганнар, комбиазык ашатканнары да юк икән. Төп ризыклары – ипи, бодай һәм кукуруз.
– Элек бодайны пешереп ашата торган идек. Бер танышым казларга коры ризык бирергә кирәк, диде дә, шуннан соң пешермибез, – ди Раушания апа.
Гомумән, ул каз үстерүнең артык мәшәкате юк, ди.
Бу язма белән тулырак итеп газетабызның 11 ноябрь санында таныша аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев