Көчек авылында карга боткасын сигез урында пешерделәр
1 май иртәсе. Иртәнге сәгать 5ләрдә “Бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма...” дигән тавышка уянып киттем.
Кечкенә чакта үзебез шулай өйдән-өйгә кереп ярма, тоз, йомырка җыя идек. Шул вакытлар искә төште. Ничә буын үсеп җиткәнбез. Әмма бу йола әле хәзер дә саклана бездә. Авыл урамнарын тутырып бал-чаганың ярма җыюы белән башланды 1 май иртәсе. “Карга боткасы” бәйрәме безнең Көчектә бик зурлап уздырыла. Бер елны да боткага бармый калганыбыз юк. Менә быел да 8 урында ботка пеште. Һәр урам уңганнары, 6-7 казан ботка пешереп, авылдашларыбызны, кайткан кунакларны тәмле ботка белән сыйлыйлар. Һәр урамның үз пешекчеләре бар. Иртәнге 10нарда бөтен халык – олысы-кечесе ботка ашарга бара. Авылга тәмле төтен исе, утта пешкән ботка исе тарала. Суган кабыгына манып пешерелгән йомырка өләшкәндә балаларның шат йөзләре, балачакка алып кайта. Бүгенге көндә музейларда гына сакланучы күмер самавырында чәй кайный, гармун сыздырып җыр-бию агыла, бала-чага шау-гөр килгән тавышлар белән болын яңгырап тора. Мин ел саен туган апамнар янындагы болынга барам. Баштагы елларда Тәскирә Хуҗина, Раушания Гыймранова безне тәмле ботка белән сыйлыйлар иде. Учак ягучы, самавырга күмер салып торучы, су ташучы абыйларыбызга да зур рәхмәт! Хәзер алар эстафетаны Гөлшат Шәйдуллина белән Фирая Садыйковага тапшырдылар. Бик уңган безнең бу кызларыбыз. Бөтен урам кешеләрен ботка белән сыйлап, чәйләр эчертеп җибәрәләр.
Елга бер менә шушында килеп, авылдашларны сагынып кайтып, хәл-әхвәл сөйләшеп китүгә ни җитә! Борынгыдан килгән йолаларыбызны, традицияләребезне саклап, барлап яшәүче уңган апаларыбыз, кызларыбыз, авылыбыз киленнәре булганда, алар киләчәк буынга да тапшырылачак. Рәхмәт сезгә, авылдашлар!
Чулпан Нурмөхәмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев