Кичкетаң фермеры дүрт йөз илле баш сарык асрый
Район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев Кичкетаңда узган җыен вакытында шушы авылда берничә ел сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Тәлгать Муллануровның фермасында булдылар.
Фермер өч ел эчендә сарык санын 450 башка җиткергән. Аларга кышлык запасны да мулдан әзерләгән. 400 рулон печән, 150 рулон салам кыскан. Бөртекле культуралар да җитәрлек күләмдә. Кул эшен киметү, азыкны әрәм-шәрәм итмәс өчен бик уңайлы җайланма да уйлап тапкан. “Кормушка кольцо“ дип аталучы җайланмага печәнне рулоны белән салып та күрсәтте фермер. Коелмый да, әрәм дә булмый. Тәлгать абый җитәкчеләрне тагын бер яңа шөгыле белән таныштырды. Ул – яңа технология буенча чын бал алу өчен альп умарталары ясау. Әнә шулай, һаман эзләнүдә үз тырышлыгы белән аягында нык басып торучы авыл уңганы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев