Кичкетаңда кайбер хуҗалыклар сөт сатып кына да ике йөз илле мең сум акча эшләгәннәр
Кичкетаңда узган халык җыенында авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев берничә баш сыер асрап, Хөкүмәткә иң күп сөт тапшырган гаиләләрне мактап телгә алды.
Мәсәлән, Барҗы-Умгадан Азат Әскәров хуҗалыгы барлыгы 15100 литр сөт тапшырган. Бу – якынча 250 мең сум керем дигән сүз. Пенсия яшендә булсалар да Азат абый белән Рәфисә апа абзарларында биш баш сыер тоталар икән. Әскәровлардан тыш җирлектә Өлфәт Моратов, Рәшит Таҗиев, Рамил Шәймөхәммәтов, Фәрит Зиннәтуллин, Ринат Ганиев, Шәүкәт Исмоилов та үзләреннән арткан 14900-7500 литр сөтләрен Хөкүмәткә тапшырганнар.
Сүз уңаеннан: бу җирлектә лейкоз белән авыручы бер генә сыер да юк. Әлеге авыруга каршы берничә ел нәтиҗәле көрәш алып барып аннан котыла алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев