Кичкетаңда яшәүче Раушания-Ришат Ногомановлар чикләвекне бакчадан гына җыя
Быел чикләвек уңышы мулдан
Урман чикләвеген биш елга бер генә уңа, диләр. Аны җыярга яратучылар быел күп булуын әйтә.
Август ае җитсә, балачакта ат арбасына утырып чикләвеккә барып, гөрләшә-гөрләшә бергәләп җыю, капчык тутырып урман нигъмәте белән өйгә кайтулар балачак бәйрәме булып искә төшә. Урманда безнең кебек урман әлеге десертны яратучылар да очраштыргалый иде ул чорда. Хәзер авылдашларымның “чикләвеккә бардым әле“ дигәне бик ишетелми. Бу турыда танышларымнан сораштыргач, “Чикләвек күп, элекке кебек җыючы гына юк“ дигәннәр иде. Шулай да... Бар икән әле безнең балачак шөгылен үз итүчеләр. Шундыйлардан берсе – Салагышта яшәүче Миндар Закиров. Кырык алты ел колхозда трактор йөрткән авыл уңганы ул.
– Эшләгән чорларда махсус урманга барып чикләвек җыярга вакыт булмады. Лаеклы ялга чыккач, җәмәгатем Наҗия белән бергәләп йөри башладык. Үз кулың белән җыйганы аеруча тәмле. Хәзер көн саен урман, кыр, болыннарда йөреп кайтырга гадәтләндем. Шуңа күрә бөтен урман нигъмәтләрен дә җыям. Быел Рыс ягындагы имәнлектә, Алмагач сырты һәм Умартачы Миннәхмәт кортлыгы дип аталган урыннарда чикләвек җыйдым. Интернетта аның бик файдалы булуы турында укыган идем. “Калорияле, микроэлементларга һәм витаминнарга бай. Анда рак күзәнәкләре белән көрәшүче матдә бар. Атна саен бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан авыруларыннан котыласың. Андагы майлы кислоталар атеросклероз чирен дә кисәтә. Диабет белән авыручыларга да аны даими кулланырга киңәш итәбез “, дип язганнар, – ди Миндар.
Ямурзада яшәүче Тулбаевлар да чикләвекне бик яраталар икән.
– Без Мәдьярда туып үстек. Урман өскә авам дип торган авылда үскәч, аннан кайтып кермәдек дисәң дә була. Файдалы үлән, җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, гөлҗимеш, чикләвек, күркә, тал кайрысы – ниләр генә җыймадык. Балачак мизгелләренең иң күңеллеләре – аркага рюкзак асып иптәшләр белән чикләвеккә бару һәм кышкы озын кичләрдә аны әти алып кереп биргән бәләкәй тактада чүкеч белән шырт-шырт ватып ашау, – дип хатирәләрен уртаклашты хәзер дә бу яраткан шөгыленә тугрылык саклаучы Хәмит Тулбаев.
Тулбаевлар аны башта кояш кызуында киптереп, кишәнкәсеннән чистарткач мич башында киптерә торган булганнар. Үзләреннән артканы күчтәнәчкә, дусларга, туганнарга таратылган. “Кешеләргә никадәр күбрәк чикләвек таратасың, сиңа әҗере шулкадәр үк кайта“ дип кабатлый торган булганнар әтисе белән әнисе.
Хәмитнең апасы Әлфия дә кечкенә чагыннан ук урманга йөреп чикләвек җыю шөгылен лаеклы ялга чыккач та ташламаган.
– Без кечкенә чакта әти чикләвеклекләрне алып барып күрсәтте. Кара җир, Ышна дип аталган урында күп үсә ул. Малиновка авылы янында да бик әйбәт чикләвеклек бар. Гомер буе чикләвек җыярга яраттым. Быел да бардык. Чикләвек тук, өлгергән инде, кишәнкәсеннән куба башлаган. Кортлылары сирәк-мирәк кенә. Медицина училищесында укыган чакта аның кандагы холестеринны киметүе һәм кан составын яхшыртуга йогынты ясавы турында өйрәндек, – дип аның файдалы яклары турында сөйләде ул.
Әлфия апа сөйләгәндә мин дә күңелем белән шул якларда йөрдем.
Кондызлы авылын үтеп, Мәдьяр ягына борылгач, бермәлне күк юкка чыккандай була. Юлның ике ягында да куе булып үскән чикләвек куаклары әнә шулай күккә үрелеп үзенчәлекле “тоннель“ хасил иткәннәр икән. Чикләвекле “тоннель”! Үрел дә ал гына!
Кичкетаңда яшәүче Раушания-Ришат Ногомановлар исә чикләвекне бакчадан гына җыябыз, диләр. Өй каршындагы бакчада да, өй артында да үсә икән алар.
– Бәләкәй чакта туган авылым Балтач тирәсендәге чикләвеклекләрдә дусларым белән еш булдык. Каенатам Рәшит тә атаклы чикләвек җыючы иде. Капчыклап җыеп алып кайтып кына торды. Өй тирәсендәге чикләвек куакларын да ул утыртты. Хәзер дә көтү каршыларга чыккач, рәхәтләнеп ашыйбыз. Балалар да, оныклар да үзләре өзеп ашыйлар. Өлгегәч, ул коела башлый. Август аендагы көндәлек эш планында көн саен коелганнарын җыю кебек һичшиксез үтәлергә тиешле пункт та бар, – диләр Раушания, елмаеп. .
Менә шулай, дуслар! Безнең балачак шөгыле бөтенләй үк югалып беткәнче, урман нигъмәтен җыярга сез дә барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев