Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кырындыда яшәүче Солтановлар гаиләсе шәхси-фермер хуҗалыкларын булдырган (ВИДЕО)

Пенсиядән соң яңа тормыш башлана

Авылның язмышы, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Киләсе видеоязмабыз шәһәрдән- авылга күченеп кайткан, тырыш,  эшчән Фирая һәм Альфред Солтановлар гаиләсе турында. Инде 5 елга якын алар Әгерҗе районының Кырынды авылында  яшәп үзләренең  шәхси- фермер хуҗалыкларын булдырганнар. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә белән без дә  аралашып кайттык.

Әгерҗе районының Кырынды авылында Фирая һәм Альфред Солтановлар гаиләсе 5меңгә якын  бытбылдык тота дигәч,  без аларның шәхси- фермер хуҗалыгына сәяхәт кылырга уйладык. 5 ел элек Ижауда эшләп пенсиягә чыкканнан соң,  алар туган авылларына Кырындыга  кайтып төпләнергә булганнар һәм  менә биредә  үзләре өчен яңа шөгыль – бытбылдыклар (перепелкалар) үрчетүгә алынганнар. Иң беренче эш итеп Солтановлар өй шартларына яраклаштырылган инкубатор сатып ала. Аннан – йомыркалар.

Һәм ниһаят  без бытбылдыклар яшәүче торакка узабыз. Биредә “яңа туган” чебиләр өчен аерым бүлмә булдырылган.Бармак башы кадәр генә бик матур чуар чебиләр чыгу белән, алпан-тилпән килеп йөгереп тә китә. Авырлыгы 8-10 грамм гына булса да, шундый тере, чая алар. Беренче карашка  аларны тотарга җиңел дә кебек. Бытбылдыклар тиз өлгерә. Ай ярым – ике ай дигәндә алар инде йомырка сала башлыйлар. Ләкин мондый өлгерешнең үзгә ягы да бар. Тавыкларны берничә ел рәхәтләнеп асрап булса, бытбылдыкларны ярты ел саен алыштырып торырга кирәк, алар картаялар.

Алга таба без җылы,  берничә рәт итеп урнаштырылган,  аслы-өсле куелган читлекләр бүлмәсенә узабыз. Күгәрченнән дә кечерәк чуар кошлар мәш килеп җим чүплиләр.Салган йомыркалары читлек читендәге махсус улакка тәгәрәп төшә. Улакларда чуар йомыркалар шактый. Шунсын дә әйтергә кирәк, бытбылдыклар бер-берсенә якын булырга тиеш, ягъни аларга иркенлек кирәкми. Шулай булганда алар 45 көннән йомырка сала башлыйлар. Ә инде чебиләрне карау, ашату – гаилә башлыгы Алфред абыйның  җаваплылыгында. Ул аларның һәркайсына нинди азык, витаминнарны күпме күләмдә бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Иртәңге  сәгат дүрттән инде  алар аяк өстендә. Шунсыз барысына да өлгерәм димә. Йокыны янга калдырып торырга туры килә.Ләкин ничек кенә булмасын, бу тормыш   безгә бик ошый, диләр Солтановлар гаиләсе.

ӘЙе, бытбылдык йомыркасы тавыкныкыннан дүрт мәртәбә кечерәк, ул 13 грамм чамасы гына. Әмма кеше организмы өчен файдасы бик күпкә артык, ди белгечләр. Тарихка бераз күз салсак, Хиросима һәм Нагасакидагы атом фаҗигасеннән соң, япон белгечләре радионуклидларны зарарсызландырырга сәләтле продуктлар эзләгәннәр һәм бу файдалы үзлекләрне бытбылдык йомыркаларында тапканнар. Хәер, бездә дә әлеге сихәтле йомыркаларны кулланучылар, аның файдасын күрүчеләр арта бара. Бытбылдыкларның тән температурасы 42 градус, бу аларны вируслы авырулар белән чирләүдән саклый, йомыркалары да сальмонеллез белән зарарланмый икән. Шунлыктан бытбылдык йомыркаларын пешмәгән килеш тә кулланырга була. Ә бу аеруча файдалы.

Солтановлар гаиләсе  бытбылдыклар асрау эшен инде энәсеннән җебенә кадәр беләләр кебек. Әмма алар әле һаман  да өйрәнәләр,  төрле төбәкләрдәге фермер коллегалары белән аралашалар, барып тәҗрибә уртаклашалар. Алар бу эшне яратып, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Кошлардан тыш, алар әле күркә, индоутка бәбкәләре, фазан, бройлер чебиләр дә асрыйлар.

Гомүмән, Фирая  апа белән Алфред абыйның пар килгән бәхетле гаилә булуы күренеп тора. Алар икесе дә ачык йөзлеләр, оптимист рухлылар. Эшкә батыр, тырыш булуларын әйтәсе дә юк. Киләчәктә дә билгеләгән планнары, ниятләре  тормышка ашсын иде.

Чулпан Әмири, Таһир Хасанов. Татарстан Яңалыклары. Әгерҗе раойны.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев