Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кырындыдагы матурлыкны күрергә дип бар республикадан киләләр

Башкаларга шундый үрнәк

Безнең халык бакча эшләренә элек-электән һәвәс булган. Сизгәнсездер, соңгы елларда йорт каршына, ишегалларына төрледән-төрле чәчкәләр утырту модага кереп китте. Шәхси хуҗалыкларда гына түгел, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дә "йокты бу "чир". Подъезд алларын бизәп, йорт тирәли клумбалар утырту дисеңме, балалар мәйданчыкларын бизәү дисеңме, хәтта фатир тәрәзәләреннән-балконнардан тышкы якка асылмалы итеп гөл-чәчәкләр элеп куялар. Матур бит!

Ә авылларда бөтенләй башка тормыш! Анда инде капка төпләренә һәм йорт алларына күз явын алырдай әллә нинди чәчкәләр утырта башладылар. Узган саен тел шартлатып, шаккатып кайтасың. 

Кырынды авылында гомер итүче Физания апа һәм Флүс абый Шамиловлар хуҗалыгы да шундыйлардан. Өй тирәли гөлләргә күмелгән матурлыкны күреп сокланмаслык түгел.

Шамиловларның өй аллары, йортлары гел шау чәчәктә. Петуния, флокс, бәрхет гөлләре, клематислар, яран гөлләренең нинди генә төслесе үсми монда?!

— Барысын да үзем үстерәм. Кыш айларыннан ук үсентеләрен өлгертәм, шуларны яздан утыртам.  Бала караган кебек карыйм, көйлим, суларын сибәм, сөйләшәм, гөлләремә карап куаныч табып яшим, — дип елмая Физания апа.

Флүс абый да кайбер ирләр кебек "Нәрсә, кышын чәчәк ашарбызмы инде" дип көлми, ә бик тә ярдәм итешә икән. Ул хуҗалыкны, ишек-капка алларын карап, булышып, гел тәртиптә тота. Әле менә шушы көннәрдә генә Рәисә абыстайның Балтачтан кайткан уллары ярдәмендә коймаларын яңартканнар. 

— Шушы матурлыкны күрергә дип кайлардан гына килмиләр - Кукмарадан, Алабугадан да килеп фотога төшереп китәләр, - ди Физания апа. - Кайчагында үзем дә шушы матурлыктан төннәрен йоклый алмыйча ятам, - дип көлә ул.

Шулай булмыйни! Биредә нинди матурлык, зәвык - әкият дөньясына эләктем диярсең. Ничек кенә язсаң да сүз җитмәс сыман. Әлеге гүзәллекне үз күзең белән күрергә кирәк. Ишегалдына нинди генә хуш исле чәчәк үсми. Аллы-гөлле люпиннары, петунияләре бар. Койма буе да шау чәчәктә: хуш исләр таратып утыралар.

Барысы да күзне сөендерә. Үләне дә аларның үзгә бер: яшел келәм сыман, бер чүп үләне юк.

— Физания - уңган хуҗабикә. Ул йорттагы бар эшне алып бара. Йорт эчен тәртиптә тота, менә шулай чәчәкләр үстереп, кызыклы алымнар кулланып, йортыбызны да гүзәллеккә күмә, гөл итә, - ди Флүс абый. Үзе дә тормыш иптәшеннән калышмый икән. Мөмкинлек чыгу белән ул җирдә кайнашырга ярата. «Ул сәгатьләр буе җирдә эшләп, агачларны карап, тәрбияләп йөри, бер дә иренми», - дип сөйли аның турында Физания апа.

Шулайдыр шул. Тырышмыйча бу кадәр тәртиптә тотып та булмый. Алай гына да түгел, Флүс абый белән Физания апа өч кызның әти-әнисе, алты оныкның яраткан әби-бабасы да әле. Туп кебек тупырдап торган дүрт малай, ике кызчык та авылга кайтсалар, һәрвакыт хәрәкәттә. Әби-бабасына ярдәмләшеп йөриләр.

Авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров сүзләренчә, Шамиловларның йортлары әллә каян күренеп тора.

— Икесе дә эш кешесе. Буш вакыт булу белән чәчәк түтәлләрен чистартырга, тиешенчә тәрбияләп торарга тырыша. Җиренә җиткереп эшләнгән табигатъ кочагында алар беседка гына түгел, хәтта кое да ясап куйганнар. Авылдагы барлык чараларда һәрвакыт актив катнашалар, авыл җирлеге өчен тырышып эшлиләр. Физания апа гомере буе мәдәният өлкәсендә көч куйды, матурлыкка омтылу аның тумыштан ук җанындадыр. Флүс абый да чын җир кешесе, механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бүген дә тик тормый: авылдашларына ярдәм итешеп йөри. Юл буйларын да чаба, чүбен дә җыя, тырышып эшли, - ди алар турында Илназ Закиров.

Дөрестән дә, халыкны да бит чисталыкка, матурлыкка йөз белән борырга - әлеге юнәлештә тәрбияләү мөһим. Төзек, матур хуҗалыклар мисалында башкаларда да үз йортын, ишегалларын тәртиптә тотарга, аны бакчага әйләндерергә кызыктырырга кирәк. Кыскасы, авыллар соңгы елларда күзгә күренеп чистарды, халык үз йортын, ишегалларын тәртиптә тотуга игътибарын арттырды. Шамиловлар гаиләсе дә башкаларга шундый үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев