Кырындылылар юл читләрен тәртипкә китерделәр
Кырындының авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективлары санитар чистарту икеайлыгына кушылдылар.
Алар Көчек авылыннан алып Кичкетаңга кадәр юл читләреннән чүп җыйдылар.
- Узган атнада да бик күп чүп җыйган идек. Бу атнада да хәйран гына эш башкарылды. Авыл эчләрендәге чүпләрне дә җыйдык. Бу эш дәвамлы булачак, – ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.
- Чүпләмәгән җирдә генә чисталык була, диләр. Юлчылар да, авыл кешеләре дә чүпләрен теләсә кая ташламасыннар иде, – диләр авыл активистлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев