Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Мәдьяр авылына – 100 ел (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәдьяр йөз еллык юбилеен бәйрәм итте

Зур гаилә бәйрәме, чәкчәкле туй, җиде буын туганнар мәҗлесе, күңелле Сабантуй, зур концерт – шундый күңелле мизгелләрдән торган Мәдьяр авылы юбилее чишмә буенда үтте. 

Бу тарихи чарага Татарстанның күп шәһәрләреннән, Удмуртиядән, районыбыз авылларыннан нәсел җепләре бирегә тоташкан 150ләп кеше җыелды.

ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШ
Салагыш авыл җирлегенә кергән кечкенә авыл бәйрәменә бу төбәктәге мәдәният хезмәткәрләренең авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдинова җитәкчелегендә ун көн дәвамында репетициягә йөреп, ныклап әзерләнүләре үк бәйрәмнең зурлап үтәчәгенә ишарә иде. Шулай булып чыкты да. Гаҗәеп матур бәйрәмне Мәдьяр тарихын сәхнәләштереп башладылар. 
...Салагыш авылыннан җиде гаилә печән чабарга йөргәндә күргән аланга килеп агач төплиләр, йортлар төзиләр, тормышларын биредә башлап җибәрәләр. 1922 ел була ул. Авыл хуҗалыгы артеле буларак оешкан бу җиргә күпләр күченеп килеп яши һәм эшли башлый. Басулар гөрләп тора, бакчаларда умарта кортлары пәйда була. Күл ясап, балык тоталар. Чишмә сукмагыннан су ташучы кызлар өзелми. Кичке уеннар мәдьярлеләр тормышына ямь өсти. Шушы күренешләр аша Мәдьярнең ерак үткәндәге тормышы күз алдына килде. 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
1929 елда мәдьярлеләр үзләре “Яңа көч“ колхозына берләшәләр. Колхозның яшелчә бакчасы, тавык, куян, сарык фермалары була. 1953 елдан М.Горький, унбиш елдан Пушкин исемендәге колхозның бер бригадасына әвереләләр. Биредә урман хуҗалыгының да зур фермасы булган. Мәктәп, ике кибет, клуб, медпункт, янгын сарае, кортлык, амбар тирәләре гөрләп торган. Ярты гасыр элек биредә – 120, ә егерме ел элек 25 кеше яшәгән. Бүгенге көндә нибары дүрт кеше теркәлгән. 25 хуҗалыкның 15енә җәйләрен кайтып йөриләр. Мәдьяр авылы киленнәре Илсөя Абдуллина һәм Фәния Фәйрушина кар эреп бетүгә килен булып гомер иткән йортларына ашкынып кайталар да кар яуганчы биредә яшиләр. Ә Фаил–Мария Мөхәммәтҗановлар биредә кыш та чыгалар. 

ИҢ КЕЧКЕНӘ МӘДЬЯРЛЕ
1923 елда авылда балалар дөньяга аваз сала башлый. Дүрт елдан – туксан тугыз, ә ундүрт елдан 524 кеше яши. Биредә туып-үскән иң өлкән яшьтәгеләр – Илсөяр Зәйнетдиновага – 91, Гөлҗәүһәр Ямалиева һәм Маһира Әминевага 88 яшь. Ә “иң кечкенә мәдьярле“ – Галләмовлар нигезендә дүртенче буын вәкиле булып дөньяга аваз салган Гөлнар Мөхәммәдиевага 36 яшь. Салагыш килене – сәнгать яратучы Гөлнар да, аның кызы Нурия дә бу авылга багышлап матур җырлар бүләк иттеләр. Ә җәмәгате – Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев, бәйрәм кунакларын Мәдьярнең 100 еллык юбилее белән котлап, ата-бабайлар җирен онытмаулары, зурлаулары өчен зур рәхмәтен белдерде. Гөлнарның әнисе Резидә Галләмовадан соң Мәдьяргә килен булып төшүчеләр булмаган. Ул да Мәдьяр халкының тыйнаклыгы, татулыгы, хезмәт сөючәнлеге, бердәм һәм киң күңеллелеге турында сөйләде. Биредә яшәгән елларының гомеренең иң матур чагы булуын әйтте.  

ЯРАТЫП, САГЫНЫП ЯШИБЕЗ
Әнә шулай дип башладылар чыгышларын матур юбилей чарасына кайтучылар. Бәйрәмне оештыруда башлап йөргән, хәзер Ямурзада яшәүче Әлфия Тулбаева үзе кебек Мәдьярне онытмыйча, юлына тузан төшермичә яшәүче авылдашларына соклануын белдерде. Сүз уңаеннан, бәйрәмгә Тулбаевлар нәселенең кырыктан артык вәкиле килгән иде. Мәдьяр барлыкка килгәч, анда иң беренче туган кыз – Галия апа Тулбаеваның балалары Фәрит, Лилия, Зөлфирә, Фәридә биредә узган балачаклары, хәзер дә каен җиләге, чикләвек җыю сәбәбе белән бирегә еш килүләре турында сөйләделәр.    
Мәдьяр киленнәре исеменнән чыгыш ясаган Илһам Әминевның тол хатыны Рәзинә ханым булдыклы, тырыш, нечкә күңелле уллар үстергән Мәдьяр әниләренә рәхмәт белдереп, җәмәгатенең туган авылы турында иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Бирегә күченеп килеп гомер иткән, балалар үстергән керәшен татарлары Поповлар – Иван бабасы, Фекла әбиләре турында оныклары Әлфия һәм Раушания сөйләделәр:
–    Әниебез Варвара шушында туган, Бөек Ватан сугышына Мәдьярдән киткән, 1945 елда җиңү яулап туган авылына кайткан. Шаршадыда гомер итсә дә, туган авылына еш йөрде... – диделәр алар.
Заманында авылда фельдшер булып эшләгән абруйлы Зөлфәт Яппаровның кызы Раушания Яппарова бәйрәмгә Әгерҗе һәм Ижау калаларыннан нәсел-ыруының егермеләп вәкиле белән бергә килгән. Мәдьяр мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан Ркыя, Салагыш һәм Красный борда немец теле укытучысы булган Әхкиям абый Ганиевларның кызлары Луиза ханым (ул Удмуртия Республикасының атказанган табибәсе) биредә күмәкләп печән чабу вакытларының бик күңелле үтүе, урманга йөрүләре турында сөйләп:
– Мәдьяр турында күңелдә бик җылы хатирәләр яши, – дип биредә җыелганнарның уртак фикерен белдерде.

АЛАР – МӘДЬЯР ГОРУРЛЫГЫ
Бәйрәм барышында Бөек Ватан сугышы  кырларында башын салганнар һәм җиңү яулап кайткан ветераннарның исемнәре аталды, зурланды. Аларны бер минут тынлык белән дә искә алдылар.
Салагышта туып, берара Мәдьярдә яшәгән, нәсел дәвамчылары биредә гомер иткән драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 13 китап авторы Юныс Әминев – шушындагы матурлыктан илһам алып иҗат иткән язучы.
Мәдьярнең тагын бер күренекле кешесе Раил Исмәгыйлев үзен хәрби хезмәткә багышлаган подполковник иде. Аның энесе Рамил райондашларга яхшы таныш. 
Азевода яшәсә дә туган авылына зур ярдәм күрсәтүче игелекле эшмәкәр – мәдьярлеләрнең зур горурлыгы. Районда һәм республикада уздырылган “Ел ир-аты“, “Ел хәйриячесе“, “Шәһри Казан“ газетасы оештырган “Торналар төшкән җирдә“ бәйгесендә җиңгән тырыш, зыялы, тирән акыллы, көчле ихтыярлы, үз максатына ирешүдә армый-талмый хезмәт куючы, бүгенге көндә 1300 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары үстереп авыл халкын эшле дә, ашлы да итүче авыл уңганы ул Рамил Исмәгыйлев. Ул туган авылы бәйрәменә “100 ел“ дип язылган бик зур чәкчәк белән килгән иде.
– Мәдьяр – матур авыл. Биредән бер дә китәсе килми. Әмма тормыш булгач, китәргә туры килде. Кемнәр белән уйнап үстем, кемнәр белән эшләдем – барыгызны да хөрмәт итәм. Бик тә якын кешеләр сез миңа, – дип белдерде ул авылдашларына эчкерсез яратуын. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәмне уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен авыл халкы Рамил Исмәгыйлев һәм Мансур Мөхәммәдиевка тирән рәхмәтләрен дә җиткерделәр. 
Мәдьяр кызы, хәзер Түбән Камада гомер итүче Гөлҗәүһәр апаның улы Рөстәм Ямалиев илебез башкаласында “Мәскәү татарлары штабы“н оештырган, яшьләрдә татар милләте өчен горурлык хисләре тәрбияләү кебек күркәм эшләр белән дә шөгыльләнә. Тамырлары Мәдьяр, Салагыш, Уразай, Ямурза, Красный бор авылларына тоташкан Ил агасы бу якларда еш була, ярдәм дә күрсәтә. 
Мондый шәхесләр Мәдьяр авылын да бик еракларга таныталар. 

ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР
Киң колач белән оештырылган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Түбән Камадан бәйрәмгә махсус кайткан Илшат Хәбибуллин, Уразайдан Илназ Фазлыйов, Инзир Ибраһимов, Салагыштан Тәнзилә Хәбибуллина, Дамир Муллахмәтов, Красный бордан Илсур Сабирҗанов, Розалия Ямалиева, Кичкетаңнан Тәлгать Гыйззәтовның җырлары, күмәк биюләр, шигырьләр һәм күңелле уеннар белән бик матур үрелеп барды. 
– Бәйрәм буласы мәйдандагы плакатлар, сугыш ветераннарының фотолары, флаглар, шарлар, музыкаль бизәлеш – барысы да күңел биреп әзерләнгән. Халык та күп кайткан. Рәхәтләнеп күңел ачтык, озак елларга җитәрлек илһам алып китәбез, – диде  Мәдьярдә беренче укытучы булган Гыйльметдин абый Галиевның оныгы, аның һөнәрен үз итеп Чаллыда яшәүче Язилә Нуриева.
–    Хәзер Исәнбайда яшим. Кызларым-кияүләрем белән килдек. Бик матур бәйрәм оештырганнар. Авылдашлар белән фотоларны да карадык. Безнең гаиләнең, минем дүрт яшьлек чагымның фотосын да зурайтып алып килгәннәр. Сагышларым басылгандай булды, – диде 85 яшьлек Әминә апа Ибәтуллина.    

УРМАНЫ НИГЪМӘТЛЕ, СУЫ ТӘМЛЕ, ҺАВАСЫ САФ
Әнә шулай ди биредә ел әйләнәсе яшәүче Мария Мөхәммәтҗанова. Качканар шәһәрендә гомер иткән мәдьярле Фаил Мөхәммәтҗановның җәмәгате ул. Ике ел элек бирегә кайткач, авылның бай табигатенә гашыйк була. Барлык әбиләр кыш чыгарга балаларына китсә дә, Мария авылда калган. Хәзер инде җәмәгате Фаил дә даими яшәргә туган авылына кайткан. Димәк, Мәдьяр тарихы язылуын дәвам итә. Һәм ул киләчәктә дә тарих тәгәрмәче астында югалып калмас дигән өмет белән 100 еллык бәйрәм чарасына матур нокта куелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев