Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Районда иң күп сыер асраучы гаилә Кичкетаңда яши

Муллануровларның 13 сыерлары, шуның кадәр үк бозаулары, 4 үгезләре бар

Бу гаилә көн саен Хөкүмәткә 120 кило сөт тапшыра. Авыл халкын сөт һәм сөт ризыклары белән тәэмин итә. 20 гектар пай җирләрендә күпьеллык үлән үстереп, терлекләргә кыш чыгарлык печән хәзерли.

Кичкетаңда туып үскән Илдар белән Барҗы-Умга кызы Гөлсәриянең гаилә корып яши башлаганнарына 30 ел.Әлеге пар шушы еллар эчендә заманча яңа йорт та салып керә, балалары Гөлдания һәм Динар да үсеп буй җитәләр. Гөлдания Ижау медицина көллиятендә фармацевтлыкка укыса, Динар – Казан федераль университетының Алабуга институты студенты. 

Гаилә корып яши башлаганнан бирле Муллануровларның абзарлары буш торганы юк. Алар – күп еллар инде Кичкетаңда иң күп сыер асраучы гаилә. Күпләр мөгезле эре терлек асраудан бизеп барганда, алар сөтлебикәләрнең баш санын саклап кына калмыйлар, арттыралар да. Моның өчен Хөкүмәт ярдәменнән дә файдаланганнар. 

–    Башта шунысы мәгълүм булсын, бу безнең генә түгел, балаларыбызның да теләге иде, – Гөлсәрия апа. 

–    Икенче кызыбыз туып, декрет ялында утырганда әткәй-әнкәйгә авылга күченеп кайту теләгебез барлыгын әйттек. Алар шатланып риза булдылар, – диләр Гөлдания белән Ильмир. 

Ә яшьләрнең хыялы күпләп мал асрап, чын авыл тормышы белән кайнап яшәү була. Мини-ферма программасында катнашып, әлеге гаилә Хөкүмәттән акчалата ярдәм ала. 600 мең сум субсидия абзарны төзеп бетерергә дә, сыерларның баш санын арттырырга да җитә. Чынлап та, 25 метр озынлыктагы мини-фермада бөтен уңайлыклар бар. Биредә тегермән дә урнаштырылган, малларга ризык әзерләү урыны да булдырганнар. 13 сыер, шуның кадәр үк бозау, 4 үгез – барысы да бер абзарда хәзер. 

Кичкетаңда шәхси хуҗалыклардан сөтне Фәнис Нуриманов җыя. Муллануровлар да көн саен аңа 120 кило сөт тапшыралар. Исәп-хисапны айныкын айга ясап бара, диләр. Сөтнең калганыннан сөт ризыклары ясыйлар. Авыл халкы арасында эремчек, сөтөсте, ак майга сорау зур икән. 

–    Үзебез дә, балалар, оныклар да сөт ризыкларын яратабыз. Шуңа күрә табыннан алар өзелеп тормый, – ди Гөлсәрия ханым. 

Муллануровларның әти-әниләренеке, үзләренеке белән бергә барлыгы 20 гектар пай җирләре бар. Малларга печәнне күп еллар инде үзләре хәзерлиләр. Моның өчен ике тракторлары, чапкычлары, рулонлау җайланмасы – барысы да бар. 
–    Мин “Ритэк” ширкәтендә оператор булып эшлим. Бер атна эштә булсам, бер атна өйдә торам. Илмир да читкә китеп эшләвенә карамастан, ялы булуга авылга ашкына. Улыбыз Динар да авылны ярата. Ул – һәр эштә уң кулым. Уртак көч белән малларга кыш чыгарга 300ләп рулон печән хәзерлибез. Ә ашлыкны сатып алабыз, – ди Илдар абый.  

Алай гына да түгел, бу тырыш гаилә Илдар абыйның әти-әнисе гомер кичергән йортны да да карап тора. Аларның төсе итеп бакчаларына бәрәңге, чөгендер утырталар. 

Гөлдания белән Илмир үзләрен сәүдә өлкәсендә дә сынап карыйлар. Аларның Кичкетаң һәм Барҗы-Умга авылларындагы кибетләре җирлек халкын кирәк-ярак белән тәэмин итеп торалар.

–    Бер-берең белән киңәшләшеп яшәгәндә, икең бер уйда булганда уй-ниятләрне чынга ашыруы авыр түгел. Чөнки беләсең: янәшәңдә сине аңлардай якын кешең бар. Әти-әниләребез белән бергә яшәү дә безгә бик рәхәт. Чөнки аларның тормыш тәҗрибәсе зур, киңәшләре үтемле. Әби-бабай кызларыбыз Ясминә белән Сәмирә өчен дә “үлеп” торалар. Без авылга кайтканыбызга бер генә тапкыр да үкенмәдек. Ялкау булмасаң, авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Без моны күптән аңладык инде, – ди Гөлдания.   

Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев