Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Райондагы иң матур авылга сәяхәт

Тат.Чилчә авылы – районыбызның иң аулак почмагыдыр. Аның аша бер якка да китеп булмый: куе урманнар уратып алган.

“Иң матур авыл“ дигән бәйге уздырсалар, мөгаен, ул җиңеп чыгар иде. Иждан ике чакрым ераклыкта урнашкан бу авылда бүген 33 кеше яши.

91 ел элек Салагыш кешеләре тарафыннан авыл хуҗалыгы әртиле буларак нигез салынган бу авылга 91 кеше күчеп килгән. Ун ел элек биредә 33 кеше яши иде, бүген дә шулкадәр үк.

Авыллар бетә дип чаң суккан заманда биредә өч кеше яңа йорт салып ята. Авыл уртасында өр-яңа мәчет балкый. Җомга намазын бергәләп шунда укыйлар хәзер. Авылның ике башында һәм уртасында нефтьчеләр ярдәме белән күл барлыкка килгән. Күл буенда утырып ял итү өчен беседка да бар. Шунда утырып тирә-юньдәге табигать матурлыгы белән хозурланырга, балык тотучылар, су коенучыларны рәхәтләнеп күзәтергә була. Урам – хәтфә чирәм, бер генә чүп үләне дә үсми. Йортлар газ белән җылытыла. Телефон, интернет кертелгән. Җиңел машиналар саны да артып тора: хәзер алар унау. Өйгә су кертүчеләр дә бар. Чишмә суы да – бакча артында гына.

Тат.Чилчә авылы халкы гомер-гомергә ат асрады. Нәкыя Насыйрова, мәсәлән, 22 ел дүрт чакрым ераклыктагы Уразай фермасында мөдир, зоотехник вазифаларын башкарганда, кулына дилбегәсен ныклап тотып, үзе ат җигеп йөрде. Рәзилә Насыйрова да лаеклы ялга чыкканчы Ямурза кибетендә эшләгәндә ат җигү-туару эшләрен үзе башкарды. Җәмәгате Илшат белән хәзер дә ике ат асрыйлар әле алар. Укытучы Индира Миңнебаева Уразай авылына кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөреп укыта. Дүртенче сыйныфта укучы Сөләйман да әнисенә ияреп белем алырга нәкъ шулай йөри. Әнә шундый курку белмәс, чабып барган атны туктатырдай ханымнар, тормыш дилбегәсен кулда нык тотардай ир-егетләр гомер кичерә биредә.

Ир-егетләр Ямурзадагы “Прикамнефть“ идарәсендә, урман хуҗалыгында һәм аучылык ширкәтендә хезмәт куя.  Салагыш авыл җирлеге Советы депутаты Илсур Сәмигуллин – Тат.Чилчәнең чын патриоты. Авыл тормышының һәр эшен чын күңелдән башлап йөрүче ул.

Лаеклы ялдагылар да бик актив биредә. Раиф Авзалетдинов күпер ныгыту, төзекләндерү эшләрендә башлап йөри. Зиратны тәртиптә тотуда авыл имам-хатибы Хәрбик Сабиров зур тырышлык куя. Оста бакчачы, умартачы, балта остасы, кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе Хәрбик ага быел тарихи әһәмияткә ия гамәл башкарган: улы Рамил белән авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашкан чирчәлеләргә бик матур обелиск ясаганнар.

Тат.Чилчә егетләре, кәләшләрнең дә иң уңганнарын әллә кайлардан табып, сайлап алып кайтканнар. Гөлсинә – Минзәлә якларыннан, Рәзилә һәм Гөлүзә – Уразайдан, Флүрә –  Салагыштан, Индира – Сарманнан, Рәкитҗә апа – Җиләкле Чишмәдән, Нәкыя апа – Балтачтан, Галимә апа – Барҗыдан, Зөһрә апа, Кичкетаңнан килеп, Тат.Чилчә җирен үз иткәннәр.

Тат.Чилчәгә барганда басуда торналарны да күрергә була. Бу якларны челәннәр дә үз итә. Күлдәге балыклар белән сыйланырга акчарлаклар да очып килгәли. Янәшәдәге усаклыкта пошилар да – еш кунак. Бакча башына чыгып утырсаң җитез тиеннәрне дә, куркак куяннарны да күрергә була.  Авыл башыннан “монда без дә бар әле“ дигәндәй вәкарь белән кабан дуңгызлары үтеп китә. Дүрт яктан да өсләренә урман аварга торган бу авыл урамына төлке кебек көтелмәгән кунаклар да килеп чыккалый. Әмма шунысы гаҗәп: төлкенең бер генә каз-үрдәкне дә, тавык-чебешне дә тотканы юк. Менә шундый дустанә янәшәлектә яши Тат.Чилчә урман җәнлекләре белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев