Салагышта яшәүче Кафия Тукаева - татар хатын-кызларының булганлыгы-уңганлыгы үрнәге
Күңел матурлыгы чагылышы
Салагышта яшәүче Кафия ТУКАЕВА – татар хатын-кызларының булганлыгы-уңганлыгының гүзәл үрнәге. Өенең һәр почмагында аның тырыш куллары тудырган кабатланмас матурлык күзне иркәли.
...Ишегалдындагы кәүсәләре агартылган агачларга игътибар итеп өйгә узам. Өйгә кергәндә күзем верандага төшә. Мондагы төсләр байлыгы! Түрдәге караватта – тышлыклары чигелгән мендәрләр. Япмасына да матур-матур бизәкләр төшерелгән. Карават башында да салават күперенең бөтен төсләрен чагылдырган япмалар. Урындыклар да матур бизәкле “күлмәк кигәннәр“. Эскәмия өсләрендә – түгәрәк җәймәчекләр.
Өй эче дә әкияти дөньяны хәтерләтә. Диварында – дүрт квадрат метрлы келәм. Ап-ак мендәр тышлыкларында – аллы-гөлле чәчәкләр. Кәефне күтәрә, илһамланып яшәүгә дәрт уята торган мохит.
Кечкенә вакытта Кафия Гыйльмениса әбисенең сөлге сукканын карап торырга яраткан. Оныгының бик кызыксынганын күргәч, сөлгегә бизәк чигәр өчен алган киҗе җептән Кафиягә дә өлеш чыга. Менә шунда “туа“ беренче иҗат җимеше. Аннан кәтүк җебеннән челтәрләр бәйли башлый. Күрше-тирә, авылдашлары да, челтәр бәйләп бирүен үтенеп, аңа мөрәҗәгать итәләр.
Туган авылы Рысның башлангыч мәктәбен тәмамлап, Гөлширмәдә укый башлагач та яраткан шөгылен ташламый ул. Андагы укытучылар соравы буенча радио, тумбочка өстенә ябу өчен челтәрләр бәйли. Сыйныф җитәкчесенең кибеткә алып кереп бүләккә күлмәклек ситсы алып биргәнен дә яхшы хәтерли Кафия апа. Аның кашага, җәймә өчен челтәрләренә дә сорау зур була. Башлык, шарф, оекбаш, бияләйләрне дә матур бизәкләп бәйли ул.
– Безнең Рыс искиткеч матур урынга урнашкан иде. Шуңа микән җиләкле болыннар, шомыртлы әрәмәләр, төнбоеклы күлләр күңелдән чигү үрнәкләре булып “ташып чыга“, – ди оста.
Тегүче һөнәре дә таныш аңа. Үзенә күлмәк тегү, сатып алган киемен сүтеп үзгәртү аңа берни дә тормый. Заманында “клеш“ итәкләр модасы чыккач та аларны үзе тегеп кия ул.
Йөз яшькә җиткәндә бакыйлыкка күчкән әнисе дә кул эшләре остасы була. “Әни кебек нәфис итеп йон эрләүче булмады“, дип искә ала аны Кафия апа. Кияүгә чыккач, бирнә әйберләрен күреп сокланган каенанасы Бәнәтның “бу бала бер генә минут та тик тормаган икән“ дип сөйләгәне дә исендә аның.
Гаиләле булгач та яраткан шөгыленә вакыт табарга тырыша. Бик матур зәңгәр кыңгыраулар чигелгән йокы күлмәге аның сандыгында хәзер дә саклана. Андагы сөлгеләр, башка чиккән әйберләре турында “монысын сыер сауган чорда, монысын сатучы булганда, монысын мәктәп буфетында эшләгәндә, ә боларын декрет ялында утырганда чиктем“ дип сөйли.
Дивардагы зур келәм тарихы белән дә кызыксындым.
– Элек җепләр табу авыр иде бит. Бәйләгән күлмәкләр, кофталар, башка киемнәрдән сүткән җепләрдән бу келәм. Көз көне башлаган эшем алдагы җәйгә кадәр дәвам итте. Төнгә кадәр утырган чакларымда җәмәгатем Рифкать “йокың туймас бит, бүгенгә җитәр инде“, дия торган иде. Келәмне тәмамлап, диварга элеп куйгач, бик ошады, – ди ул.
Әнә шул рухи хәзинә матур шигырьләр язарлык илһам бирәдер аңа. Су астында калган Рысы, аңа ун ай булганда сугышка китеп 29 яшендә яу кырында башын салган әтисе, өч баласы, бәетләр һәм мөнәҗәтләр язып аларны башкарган әнисе – барысы да шигъри юлларга күчкән.
Кафия апа чиккән сөлге авыл, район күргәзмәләрендә күпләрне сокландырган. Төркиядә зур күргәзмәгә куелып та югары бәя алган. Аның йөз йомыркадан пешерелгән, бик матур итеп бизәлгән чәкчәген дә салагышлылар хәзер дә сокланып искә алалар.
Танышлары, якыннары, хезмәттәшләре – бик күпләр Кафия ападан бүләккә чигүле әйбер алган. “Килен каенана туфрагыннан“, диләр. Кафия апаның улы Марс Тукаевтан туй көнендә: “Ни өчен кәләшлеккә Гөлчәһрәне сайладың?“ – дип сорагач, ике дә уйламыйча: “Ул миңа чигүле кулъяулык бүләк итте. Андый бүләк алганым юк иде әле“, – дип җавап биргән.
Әнә шулай дияргә ярата Кафия апа. “Кайда гына эшләсәм дә, нинди гамәл кылсам да кеше күңеленә хуш килердәй итеп башкардым“, ди.
Аның турында сөйләгәндә күңел чисталыгы турында да әйтми мөмкин түгел. Кечкенә чакта ук догалар ятлаган ул. Хәзер дә һәр көне намаздан башлана Кафия апаның. Кунакчыл булуы да мәгълүм. Читтә яшәүче рыслыларны күрәме, авылга сату белән йөрүчеләр күренәме – һәркемне өенә чакырып сыйлый. Улы укыган Төркиядән, килене туган Кытайдан килүчеләр дә татар хатын-кызының аш-су остасы икәнен, киң күңеллелеген аның үрнәгендә күреп китәләр.
Тугызынчы дистәсен ваклаучы Кафия апа көн саен кулына дини китаплар ала. Иман байлыгы да сокланырлык авыл уңганының.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев