Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Шаршадыда яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе күпләп мал асрый, инкубаторда чеби чыгара, җиләк, гөмбә сата

Капка төбендә – жиңел машина, гаражда – мини-трактор, абзарда – ат, үгез, кәҗә, сарыклар, ишек алдында – үрдәк-тавыклар... Шаршадыда яшәүче Гөлнара–Минсәгыйть ӘХМӘТОВларның мул тормышлы хуҗалыгы бу. 

 

АВЫЛДА ЯШӘҮ РӘХӘТ

Әнә шулай, ди, хуҗабикә Гөлнара. Шунда ук өстәп куярга да онытмый: “иренмәгән кешегә“. 

Минсәгыйть белән яши башлауларына 19 ел аларның. Гөлнара озак еллар авыл кибетендә сатучы булып, Минсәгыйть Әгерҗедә таксида эшләгән. Балалар үстергәннәр, мал-туар асрап гаиләгә байтак кына керем керткәннәр.

 

ТӘВӘККӘЛЛӘР ТАШ ЯРА

Моннан биш ел элек лейкоз авыруы сыер асрауларына нокта куйдырта аларның.  Шуннан кредит ярдәмендә үгезләр сатып алалар. Итне күбрәк Менделеев базарында саталар. Шунда сатып алучыларның ат итен үз итүләрен беләләр. Әнә шулай, абзарларындагы үгезләр янәшәсендә тайлар барлыкка килә. Аларны Сарман районыннан һәм Чаллыдан алып кайталар.

Элек-электән күпләп каз, үрдәк, бройлерлар асрап яшәгән гаилә бу юнәлештә дә эшчәнлеген киңәйтеп җибәрә. Интернет заманында кош фабрикаларыннан йомырка кайтарту ансат бит. Өч инкубаторларында (36, 72, 104 йомырка сыйдырышлы) каз, мускус үрдәкләре бәбкәләре, бройлер, күркә чебиләре чыгып тора. Аларны үстереп сатып та табыш ала башлый авыл уңганнары. 

 

УРМАН – ЯШӘҮ АЛАННАРЫ

Апрельдән алып октябрь ахырларына кадәр Әхмәтовларның көннәре урманда үтә. Май җиткәндә иң элек кәҗә гөмбәсе (сморчки, страчки) жыялар. Сораучылар алдан ук билгеле, диләр. Авылларга, хәтта Әгерҗегә, Менделеевка кадәр илтеп бирәләр. Юл чатында саткан чаклары да булгалый. Сморчкидан соң әтәч гөмбәсенә чират җитә. Кайчакта оныклары Ислам, гаилә дуслары Илдус Минеголов та аларга иярә. Аннан гөреҗдәләр үсеп чыга. Урман нигъмәтләренең сатудан калганнарын ярты төнгә кадәр маринадлыйлар, тозлыйлар. Гөмбәләр патшасы – ак гөмбә калкып чыккач Уразайның каен урманнарына таба юл алалар. Җирән гөмбәгә Кадрәккә кадәр баралар. Көзгә таба баллы гөмбә – төп гөмбәсе җыялар.

Каен һәм җир җиләгенә Шаршады, Иске Чекалда урманнарына гына түгел, Алнаш, Менделеев янындагы урман буйларына кадәр йөриләр.

– Көнгә икешәр тапкыр барган чакларыбыз да була. Җыелган җиләкләрне кызыбыз Дианага сатарга калдырабыз да янәдән китәбез, – ди Гөлнара.

 

БЕРГӘ БАРЫБЕР ҖИҢЕЛРӘК

Соңгы биш елда менә шушы эшләр белән шөгыльләнә Гөлнара. Болар өстенә уңган бакчачы да әле ул. Чәчәкләрнең ниндиләре генә үсми аларда! Әнә, хәзер дә тәрәзә төбендәге помидор, борыч, чәчәк үсентеләре ничек кояшка үрелә. Кызлары Диана, Эмилиягә бәйләгән кофта, оекбаш, перчаткалары да матур. Верандага кояшка кибәргә элгән ат казылыклары да оста куллы икәнен күрсәтеп тора. Бертуктаусыз шалтыраган телефонга да җавап бирергә өлгерә үзе. Әле кошчылык фабрикасыннан йомырка җибәрүләрен хәбәр итәләр, әле иткә заказ бирәләр, әле пиннек алырга килү вакытын ачыклыйлар, әле комбиазык кайтуы турында әйтәләр аңа...

Абзар почмагында махсус әзерләнгән урында 180 бройлер чебиләре яшәү җыры яңгырата. Алар янына да чыгып керергә өлгерә ул. Менә шулай дөнья көтә Шаршады уңганнары.

Минсәгыйте дә төшеп калганнардан түгел. Тракторларына прицепны да үзе ясаган. Урманга да бергәләп йөриләр. Малларга печән әзерләү дә – йорт хуҗасы җилкәсендә.

– Тормыш йөген әнә шулай бергәләп тартканда гына тигез бара ул, – ди хуҗабикә.

Хак сүзгә җавап юк.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев