Шаршадыдан Гөлнара Закировадан авыз сулары килерлек каз каклау рецепты
Бу эшкә унбиш еллап инде
Гөлнара һәм җәмәгате Минсәгыйть моңа кадәр ат та асрадылар, үгезләр дә үстерделәр.
– Ашлык бәяләре кыйбатлангач, күпләп кош-корт асрарга карар кылдык. Җәмәгатем Гөлнара бик булдыклы минем, йомыркаларны табу, алып кайту, бәбкә-чебешләрне үстерү һәм сату җаен да белә, – ди Минсәгыйть.
Әнә шулай кош-корт асрый башлауларына да унбиш еллап инде. Интернет аша бу эш белән шөгыльләнүчеләр белән актив аралашып фикер алышалар, киңәшләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар, проблемалар туганда чишү юлларын эзлиләр.
Үрдәк йомыркалары – Башкортостаннан, калганнарыныкы Венгриядән һәм Төркиядән үк кайтарыла икән. Венгриядән һәм Төркиядәндән Мәскәүгә кайткан йомыркаларны йә Ижаудан, йә Чаллыдан, поезд белән җибәрелгәннәрен Әгерҗедән килеп алалар.
Өйдә биш инкубатор даими эшләп тора. Кайсыларында – 90, кайберләрендә 104, 156 йомырка бар. Борынлап чыккан бәбкәләрне мунчага, теплицага, лапаска, махсус ясалган читлекләргә урнаштыралар.
– Бәбкә-чебешләрнең “хоры“ күңелемә бик якын. Алар янында мин тынычланып калам, – ди Гөлнара.
Бер меңгә якын бәбкә-чебешне карау аз мәшәкать тудырмый. Беренчедән, ашату ягын хәстәрләргә кирәк. Ике айга кадәр комбиазык бирәләр. Аны Ижаудан, Чаллыдан алып кайталар. Ике айдан рационга арпа, бодай өстәлә. Аны махсус тегермәндә тарталар. Аннан кукуруз да кушалар. Яшел үлән – кош-кортларның яраткан ризыгы.
– Ашату бер нәрсә. Үскән чебешләрне урнаштырып бетереп барырга да кирәк бит. Чебешләр генә түгел, йомыркалар саткан чаклар да була. Өйгә дә килеп алалар, күпләп сораучыларга илтеп тә бирәбез. Минсәгыйть белән икебез, ике машинага утырып, ике якка чыгып киткән көннәр дә бар. Күбрәк Әгерҗе, Ижау, Менделеев, Кече Пурга, Алнашка илтәбез. Үзебезнең райондагы авылларга да илтергә туры килә, – дип сөйли Гөлнара.
Сентябрь аеннан башлап ит сату белән актив шөгыльләнә башлыйлар алар. Әгерҗедәге һәр ярминкәдә катнашалар, атна саен Менделеев ярминкәсенә дә баралар. Итне сату язга кадәр сузыла икән.
Соңгы елларда цесарка итен сораучылар күбәйгән. “Аның ите диетик, кыйммәт булса да сорау кимеми. Суыкка да, җылыга да чыдам алар. Матурлар да, авырмыйлар да“, дип бик яратып сөйлиләр бу кошлар турында авыл уңганнары.
Гөлнара белән Минсәгыйть йорт казлары да асрыйлар. Ишегалдында ел әйләнәсе парлап йөргән кызлар еш күренми бит хәзер. Ә алар иренмиләр.
Урманга гөмбә-җиләк җыярга йөрергә дә, ишегалды тутырып чәчәк үстерергә дә өлгерәләр. Гөлнара каклаган казлар да бик тәмле була, – диләр авылдашлары.
Гөлнара Закированың каз каклау рецепты: бер каз өчен бер кило тоз кирәк. Тоз белән бөтен өслекне дә, эчен дә, кискән урыннарны да ышкыйм. Аннан уксус сеңдерелгән чүпрәк белән төреп куям. 3-6 айдан соң төрелгән чүпрәктән алып казны яхшылап юам һәм кояшка киптерергә эләм. Тиресе алтынсу төскә кергәч, казның мае үтәкүренмәле булгач каклаган каз әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев