Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Сәхиповлар гаиләсе: "Көне-төне эшләмәсәң, булмый"

Барыбызга да үрнәк гаилә бу

Әгерҗе районы Ямурза авылында яшәүче Сәхиповлар гаиләсе 2010 елда фермерлыкка тотына: башта пилорама ачалар, аннары күпләп мөгезле эре терлек алалар, җир эшкәртә башлыйлар. Төзелеш материаллары әзерләп, ит, сөт җитештереп саткан табышның бер өлешен авылны яшәтү, халыкка уңайлыклар булдыру өчен тоталар.

— Авылның шулай җанланып торуында Сәхиповлар гаиләсенең өлеше зур. Сабантуйда да бик булыштылар, — ди Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев. — Алар ун ел элек эшли башлаганда, авыл җирләре буш тора, чәчелмәгән дә, урылмаган да иде. Хәзер анда 20 кеше хезмәт куя. Яшьләр моннан китми, киресенчә, күченеп кайталар, йортлар салалар. Сәхиповларның аларны авылга тартуы, эш белән тәэмин итүе зур игътибарга лаек.

Әнсәрия апа белән мәрхүм Илшат абый өч бала тәрбияләп үстергән: ике ул һәм бер кыз. Алар барысы да гаиләле, авылда яшиләр. Икешәр югары белем алып, шәһәрдә яхшы урыннарда эшләгәннәр. Әмма кул селтәп, авылга кайтканнар. Фермерлыкны бергә алып баралар.

— Шәһәргә китеп төпләнәбез, дип түгел, ә авылда калабыз, әти-әнигә булышабыз, дип үстек. Авылның киләчәге үзебездән, балаларны ничек тәрбияләүдән тора, — ди уллары Илнур.
— Барлык эшебезне ирем Илшат исән чакта оештырып калдырды. Кызганыч, бер ел элек ахирәткә күчте. Ул безне җыеп, һәр эштә башлап йөрүче энергияле, көчле кеше иде. Барысы да аның белән киңәшләшеп башкарылды, — дип сүз башлады Әнсәрия апа. — Аллага шөкер, барыбыз да диндә, балаларым, оныкларым да намаз укый, ураза тотабыз. Мең шөкер! Шушы көннәрдә уникенче онык туды.

Ике улым бергә эшли. Мин — булышып йөрүче. Кызым да гаиләсе белән авылда тора, аларның үз эше бар. Балалар юрист, икътисадчы һөнәрләрен үзләштерде. Әмма шәһәрне яратып бетермәделәр. Авылга кайтып, берәр эш кирәк булыр, дип әтиләре белән киңәшләштеләр. Безнең як урманга бай. Уйлашып, агач эшкәртүгә керештеләр. Башта барысы бергә ике ел шунда хезмәт куйдылар. Аннары гаилә кордылар. “Агач эше белән әллә нәрсә майтарып булмас. Тагын берәр нәрсә ачарга кирәк”, — дип фермерлыкка тотындылар.

— Агач эшкәртү цехы ябылмагандыр бит?

— Агач эшкәртү эше дә дәвам итә. Пилорама үзебездә — Ямурзада. Ул эшне улым Дамир алып бара. Ә фермалар, җирләр — бездән 6-7 чакрымдагы Салагыш авылында. Анысын улым Илнур контрольдә тота. 1500 гектар җиребез бар. Бер өлешен сатып алдык, калганын арендалыйбыз. Анысы өчен халыкка 2-3 әр центнер ашлык, күпме кирәк, шулкадәр салам бирәбез. Мөгезле эре терлек 600 баштан артты. Шуның 200 е — сыерлар.

— Сөтне кемнәргә тапшырасыз? Бәясе ничек?

— Ижаудан килеп алалар. Кышын 25 сумнан саттык. Безнең өчен әлегә бу яхшы хак санала, бүген дә шулай бара. Алга таба ничек булыр? Җәен, әлбәттә, киметү ягын карыйлар.

— Әнсәрия апа, фермерлык эшен башлаганда, ниндидер программаларда катнаштыгызмы?

— Баштагы мәлләрдә “Башлангыч фермер”, “Гаилә фермасы” кебек программаларда катнаштык. Маллар алу өчен яхшы этәргеч булды ул. Үз акчаң белән генә эре терлек санын бу хәтлегә җиткерә алмыйсың. Хәзер бөтенесе дә җайга салынды. Фермада даими хезмәткәрләр тотабыз. Ә чәчү вакытында, уңыш чорында сезонлы эшчеләр алабыз.

— Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Фермерлык — көне-төне эшләргә кирәк булган тармак. Улларым тәүлек буе хезмәт куя дияргә мөмкин. Әни буларак, аларны бик кызганам. Балаларына, хатыннарына вакыт аз кала дип уйлыйм, — ди Әнсәрия апа. — Көне-төне эшләргә риза булсаң гына, Аллага тапшырып, фермерлыкка алынырга ярый. Малларның авырып киткән вакыты, сыерларның төнлә бозаулаган чагы бар. Аларны бикләп калдырып китеп булмый. Агач эшен, мәсәлән, бер-ике көнгә читкә куеп, каядыр барырга мөмкин әле. Ә фермада алай булмый. Эш башлаганда, акча, вакыт, мөмкинлекләр, теләк — бөтенесен исәпкә алырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев