Сәхрә 100 еллык юбилеен каршы алды
Тарих битләрендә – алтын хәрефләр белән
44 хуҗалыклы 60тан артык кеше яши торган Сәхрәгә авыл көненә кайтучылар анда яшәүчеләрдән 4-5 тапкырга күбрәк иде. Бәйрәм буласы мәйданда дәртле музыка яңгыравы, аның матур бизәлеше чараның онытылмаслык буласына ишарә иде. Шулай булып чыкты да.
Шаршады авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов туган авылларында гомер итүчеләрне һәм сагынып кайтучыларны олуг юбилей белән котлаганнан соң, бәйрәмне әзерләүдә зур булышлык күрсәткән авылдашларына рәхмәт белдереп, бәйрәм тантанасына күңелле старт бирде.
Туган авылы тарихын бөртекләп җыючы авыл патриоты Гөлфия Әхмәтшина моннан берничә ел элек үк авыл юбилеен зурлап бәйрәм итү турында хыяллана башлый. Моның өчен аның тарихын җентекләп өйрәнә, читтә яшәүче авылдашларын барлый, алар белән элемтәгә керә. Бәйрәм барышында авылның үткәне турында бик күп мәгълүмат җиткерде ул.
...Моннан нәкъ 100 ел элек 20-25 яшьлек кешеләр биредә кара урманны чистартып, урын ачалар, аннан бөтенесе тезелеп басып Коръән укып, авылга исем кушалар. Агачлар өскә авабыз-авабыз дип торган урында өйләр сала башлыйлар. Иң беренче булып Зыяз Әхмәтшин, Хәертдин Миннебаев нигез кора. Иген игеп, бакча үстереп, бишәр-алтышар бала үстереп, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Биредә тавык, сыер, сарык, куян фермалары, ат абзары да була. Утын ягып ашлык киптерү өчен сушилка төзиләр. Сабыйлар өчен ясле оештырыла. 1930 елда Сәхрә һәм Шаршады авыллары колхозчыларыннан “Берләшү“ колхозы оеша. 1943 елда Сәхрә аерылып, Мулланур Вахитов исемендәге колхоз була. 1960 елда Шаршады авыл Советына кергән авылларны берләштергән хуҗалык “Кызыл Йолдыз“ исемен йөртә башлый. Сәхрәдә 1926 елда – 175, 1992 елда 100 кеше яшәгәнлеге мәгълүм.
Бөек Ватан сугышына ил азатлыгын яуларга киткән сәхрәлеләр турында ветераннарның балалары ясаган чыгышлар да чараның иң дулкынландыргыч өлеше булды.
Зыяз чишмәсе – матур табигатьле Сәхрәнең иң күркәм урыны. Сәхрәгә нигез салган кеше хөрмәтенә шулай аталучы бу чишмәгә чара барышында мәдхия укылды. Фольклор ансамбленә йөрүче авыл уңганнары элек чишмә буенда уйнала торган “Челтәр элдем читәнгә“, “Йөзек салыш“ уеннарын күрсәткәндә, өлкәннәр яшьлек елларына кайтып килгәндер.
Сәхрәлеләрнең җыр-биюгә осталыгы бәйрәм барышында да бик ачык күренде. Айсылу Әхмәтшина, Раушания Баһаветдинова, Зөлфия Шәмсетдинова, Раушания Җиһангированың җырлары Мансур Габидуллин, Марсель Низамовның баянда уйнаулары белән матур үрелеп барды.
Бәйрәмдә авылның иң абруйлы гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Илдус-Асия Закировлар “Иң тату гаилә” номинациясе җиңүчеләре булдылар. Үзләре кебек өч уңган кыз тәрбияләп үстергән авыл уңганнары тиздән зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәргә җыеналар.
“Әгерҗе районының мактаулы гражданины” Өммениса апа Ганиеваны Сәхрәнең иң өлкән кешесе буларак хөрмәтләделәр.
“Сабырлык алиһәсе” номинациясендә күп балалар табып, үстереп, зур югалтулар булганда да сабыр-түзем булып кала белгән, бүген дә актив тормыш позицияләрен саклап яшәүче Әнисә Гайфуллина һәм Фәридә Залетова бүләкләнделәр.
“Сокланырлык күңел байлыгы” белән яшәүче Тәнзилә Нурмөхәммәтова адресына да бәйрәмдә мактау сүзләре күп яңгырады.
Сүз уңаеннан, номинация җиңүчеләренә бүләкләр шушы авылда туып-үскән игелек иясе Булат Әхмәтшин ярдәме белән алынган.
– Мин хәзер Сочида яшим. Туган авылымның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнәбез дию белән кайтыр юлга чыктым. Кайда гына яшәсәм дә, күңел гел туган якка тарта. Яшьлектәге беренче эш урыным шушы авылда булды. Бригадир, баш агроном, авыл Советы рәисе булып эшләдем. Сагынып, шатланып кайтыр өчен туган нигезебез исән. Җай килгән саен кайтабыз, кулдан килгәнчә булышабыз. Матур бәйрәм оештырган авылдашларга рәхмәт, – диде Булат Әхмәтшин.
– Бик бай табын әзерләгәннәр Сәхрә кешеләре. Аш-су осталары Азат Миннебаев, Ранас Абдуллин, Галинур һәм Алнур Исламовлар әзерләгән аш бик тәмле бик тәмле иде. Ә итен Гөлфия Әхмәтшина биргән. Самавыр чәе эчеп сыйлану да бик рәхәт булды. Авылдашларыма, күчтәнәчләр белән зурлап кайткан кунакларга да зур рәхмәт! – диделәр Ижаудан кайткан Минниса Әүхәдиева һәм Зөлхиҗҗә Миннебаева.
Күңелләрдә озак сакланырдай итеп үткәрелгән Авыл юбилее турындагы язмамны шушы авылда яшәүче Николай Залетов сүзләре белән тәмамлыйм: “Рәхәт монда! Кызыбыз үсеп килә. Маллар асрыйбыз. Юл да салынды. Чишмә, елга, урман, җиләк, гөмбә – бар да бар. Биредән беркая да китмибез!“ Бу Сәхрәне яратып яшәүче күпләрнең уртак фикередер.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев