Тәбәрле авылының 470 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы узды
Алар бу бәйрәмгә күптәннән әзерләнделәр
Алар бу бәйрәмгә күптәннән әзерләнделәр. Тырышлыклары үзен аклады: чара, авыл халкы, гомумән, Тәбәрлене якын итеп яшәүчеләр катнашында бик җылы мохиттә узып, зур бер гаилә бәйрәмен хәтерләтте.
Алып баручыларның “Кайттыгызмы, туган җирнең ямен, кадерен тойганнар?” дигән сәламләү сүзләре белән башланган бәйрәм өч сәгатьтән артык дәвам итте һәм шул вакыт эчендә авылның биш гасырга якын тарихы барланып, бик күп исемнәр телгә алынды. Сәхнәгә чакырып хөрмәтләнүчеләр дә күп булды. Аларның барысын да бер язмада бәян итү мөмкин булмаса да, иң истәлекле мизгелләрне барлап узыйк әле.
Бәйрәмгә килүчеләр иң элек авыл тарихы музеенда урын алган экспонатларның бер өлеше белән таныштылар, стендларда урын алган фотоларны карадылар.
Музей дигәннән, аны булдыруга бихисап зур тырышлык куйган педагогика ветераны Хәмит Абдуллин исеменә, аның вафатыннан соң музей экспонатларын баетуга зур өлеш кертүче җәмәгате Гүзәл ханымга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Сүз уңаеннан, Тәбәрле музее – бүгенге көндә дә районда иң бай музейларның берсе.
Экспонатлар арасында, әлбәттә, 2011 елда дөнья күргән “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабы да бар. Авторы – туган авылын ихлас яратып яшәүче күренекле галим, тарихчы Раиф Мәрданов. Газета укучыларга шунысы да мәгълүм булсын: Казанда Татарстан Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе институтында авыл тарихларына багышлап уздырылган конференция вакытында татар авыллары тарихына багышлап чыгарылган йөзләгән китап арасыннан фәнни яктан нигезле һәм үрнәк булырдай ике китап атала. Шуның беренчесе – “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабы. Раиф Фәтхелбаян улы үзе кичәгә кайта алмаса да, авылдашларына җылы эчтәлекле хат юллаган. Авторның “Бөтенебезнең дә җаннарыбызга якын Тәбәрлене саклап, яклап яшәүче авылдашларым” дигән юлларын кичәдә катнашкан һәркемгә карата әйтеп булыр иде. Әнә, 76 яшьлек Луиза апа Габдуллина да гомере буе Тәбәрлене сагынып яшәвен яшерми. 8 сыйныфны тәмамлагач туган авылыннан чыгып китә ул. Алабугада мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, Актаныш районы Аккүз авылында мәдәният өлкәсендә эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы Ижауның “Ижмаш” заводы белән бәйле. Хәзер дә Ижауда яши. “Кайда гына булсам да, туган авылым – күңелемдә”, ди Луиза апа.
Сүз уңаеннан, бәйрәмгә Ижаудан, Чаллыдан, Әгерҗедән, башка шәһәрләрдән кайтучылар, тирә-як авыллардан килүчеләр күп иде. Аларны да бирегә туган якның тарту көче алып кайткандыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев