Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тарих эзләреннән: Касай авылында бардыр бер бина

Тарихи чыганакларга нигезләнеп әзерләнде

Касай авылы уртасында XIX гасыр ахырында салынган ике катлы таш бина бар. Ул – абыйлы-энеле Сәгыйрь һәм Мәхмүт БӘШӘРОВлар йорты. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Бәшәровлар әлеге мәһабәт йортны тире сатып эшләгән акчага салганнар. 

Алар Минзәләдән алып кайткан тирене Сарапул байларына, шулай ук Себергә, Төмән шәһәренә дә сатарга алып бара торган булганнар. Бертуганнар әлеге сәфәрләрдән бик күп табыш алганнар. Нәтиҗәдә, 1894 елда кирпеч суктыра башлаганнар. Сарапулдан ташчылар китертеп авылның уртасына ике катлы зур таш йорт салдырганнар. Йортның диварын өйгәндә цемент урынына йомырка сарысы кулланганнар. Аннан соң тирә-яктагы бер гектар мәйданны биек коймалар белән әйләндереп алганнар. 

Бай көзен крестьяннардан икмәк җыйган. Бер потын 40 тиеннән алып, яз көне 1 сум 40 тиен белән земствога тапшырган. Шул рәвешле, Сәгыйрь хаҗиның байлыгы көннән-көн артып барган. 

Бервакыт Сәгыйрь янына күрше рус авылыннан тире заводы хуҗасы килгән. Аның үзенең Сәгыйрьдән баеракмы, түгелме икәнен беләсе килгән. Моның өчен 500 сумлык кәгазь акчаны алыштыруын сораган. Сәгыйрь исә өстәл астыннан кечкенә соскы белән алтынны сосып алган да үлчәүдә үлчәп үзенә санарга кушкан. Күрше байның күзләре уттай янган һәм “Ой кнәзь, син миннән дә уздыргансың икән”, дип чыгып киткән. 

Сәгыйрь хаҗи юмарт булган. Ачлык заманда авыл халкына бушка капчыклап он тараткан, чәчәргә ашлык биргән дип тә сөйлиләр. Ул мәчетләр дә салдырган.
Бәшәровлар  соңыннан сәүдә итми башлаганнар, беркайда эшләмәгәннәр. Акчалары  Сарапул банкында сакланган. Алар банкта арткан акча исәбенә яшәгәннәр.
1916 елда Сарапулда яшәүче зур урман хуҗасы (фамилиясе Яһудин булырга тиеш), революция дулкыннарыннан куркып, үзенең байлыгын алтынга әйләндерә башлаган. Сәгыйрь  Сарапулдан 20 мең алтынга урман участогы алган. Бу урман хәзерге вакытта да аның фамилиясе белән йөри, “Бәшәров дачасы” дип атала.
Мәхмүт хаҗи, Сәгыйрь хаҗи аклар белән качып киткәнче үк, Касайда вафат була һәм авыл зиратына җирләнә. Сәгыйрь хаҗи хатынын, энесенең хатынын һәм кызын алып кача. Берничә елдан  Сәгыйрь хаҗиның хатыны Касайга кайта.

Бервакыт авылның Шәрифи атлы кешесе иптәшләре белән атта Әгерҗегә барырга чыккан. Красный бор борылышында чирәмлектә атларын ашатырга туктаганнар. Шунда алар янына бер абзый килә, каян булулары белән кызыксына. Теге абзый:

–    Сәгыйрь хаҗи элек торган җирме, –  дип сорый. Һәм үзенең Сәгыйрь хаҗины белүен,  аның Себердә җирләнүен әйтә. 
Ххх
Соңгы елларда авылдагы әлеге бинада башлангыч сыйныфларда укучылар укыган. Медпункт һәм кибет урнашкан була. 

М.Ягъфәрова фотосы 
 Бәшәровлар йорты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев