Татарстанда ашлыкны җыеп алу буенча алдынгы комбайнчылар билгеле булды
Республикада суктыру һәм чаптыру күрсәткечләре буенча иң яхшы 490 комбайнчыны ачыклаячаклар.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ашлык җыючы алдынгы комбайнчыларны билгеләде. Иң яхшы комбайнчыларны билгеләү өчен республикада даими күзәтү алып барыла. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 августка булган мәгълүматлар буенча, алдынгы комбайнчылар исемлегенә Нурлат районыннан «Сөләйманов А.И.» хуҗалыгыннан Илдус Андарҗанов (26 көндә 2 968 тонна ашлык суктырган), Тәтеш районыннан «Сафиуллов Р. Г.» хуҗалыгыннан Геннадий Куприянов (22 көндә – 2 134 т), Нурлат районыннан «Нурлат сөте» ҖЧҖ Марат Низамов (14 көндә – 1 883 т) һәм Чүпрәле районыннан «Низамов А. А.» хуҗалыгыннан Фәнис Шәйхаттаров (15 көндә – 887 т).
Механизаторлар арасында Түбән Кама районыннан «Союз-Агро» ҖЧҖ Олег Захаров, Лаеш районыннан «Среднее-Девятово» ҖЧҖ тән Юрий Сарбаев, Әгерҗе районынан «Назяр» ҖЧҖ тән Валерий Ильин иң яхшылар дип табылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы игълан ителгән. Конкурс комиссиясе суктыру һәм чаптыру күрсәткечләре буенча иң яхшы 490 комбайнчыны ачыклаячаклар.
Аерым алганда, урак өстендә иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 шәр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. 50 механизатор 40 ар мең сум алачак. Моннан тыш, районнарда иң яхшы 200 комбайнчыга 30 ар мең сум биреләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/18/169920/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев