Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Татарстанда авыл халкына 10 миллион сум бүлеп бирелә

Президент шундый карар кабул итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хезмәтчәннәренә яшелчә культуралары үсентеләре һәм орлыклар сатып алу өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы инициативасын хуплады.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, программаның асылы авыл халкына орлык һәм үсентеләрне бушлай бирүдән гыйбарәт. «Бу катлаулы икътисади вазгыять шартларында авыл хезмәтчәннәренең үзмәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республикада азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстанлылар барлыгы 30 тонна суган орлыгы, бер тонна кишер орлыгы, 600 килограмм чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре алачак.

Орлыкларны китерү мәсьәләсен район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан кулланучылар берлеге кооперативлары кайгырта. Алар шулай ук авыл халкы үстергән уңышны да сатып алачак.

Орлыклар шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында алга таба бүлү өчен Татарстан районнарына тапшырылган инде. Кәбестә үсентеләре май аенда кайтачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев