Татарстандагы торак пунктлар турында энциклопедиянең беренче томына Әгерҗе районы да кергән
Иллюстрацияле энциклопедия рус телендә төзелгән, татарча басма киләсе ике ел дәвамында чыгар дип планлаштырыла.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). «Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия» белешмә басмасының беренче томына республиканың 14 районы кергән. Китапны бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Арча хәбәрләре» район басмасы хәбәр итә.
Эниклопедиягә Татарстанның ундүрт районындагы 1 057 авыл турында мәгълүмат тупланган. Китапка Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа һәм Бөгелмә районнары кергән. Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре 350 торак пунктта булган.
Китапны тәкъдим итүдә энциклопедияне төзүчеләр — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре һәм хезмәткәрләре катнашкан. Бүгенге көндә энциклопедия рус телендә басылган, татар варианты киләсе ике ел дәвамында чыгачак.
Китапны тәкъдим итү Арчадан башланган. Энциклопедиядә районның барлык авыллары турында мәгълүмат бар, укучылар шулай ук колхоз һәм мәктәп тарихы белән таныша алалар. Моннан тыш, биредә районның 187 атаклы кешесе турында мәгълүмат урнаштырылган.
«Китап төзүчеләр материаллар җыюда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте һәм энциклопедияне бүләк итте. Алар районга 20 данә китап алып килделәр», — дип хәбәр итә басма.
- «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Милли китапханәсендә һәм Казан федераль университеты китапханәсендә «Татарстан Республикасының торак пунктлары» энциклопедиясенең өч томнан беренче томы пәйда булачак, дип хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182452/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев