Тирсә авылында чистарту өмәсе гөрләгән
Бүген Тирсә авылының күп кенә оешма-учреждение хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Тирсә авыл җирлеге Советы, амбулатория, янгын сүндерү часте, агрофирманың бишенче филиалы, коммуналь челтәрләр хезмәткәрләре авыл урамнарындагы чүпләрне җыйдылар. Авыл янындагы тукталыш яны да, Тирсәгә керү юлы да чип-чиста булып калган. Тирсә авыл җирлеге Советының административ бинасы территориясе дә ялт иткән.
- Коллективлар бик тырышып эшләделәр. Барысына да рәхмәт. Мондый өмәләр алга таба да дәвам итәчәк, – ди авыл башлыгы Рафил Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев